Машиналар саны артып китү сәбәпле, шәһәр үзәгендәге урамнарга транспорт чарасын куеп калдырган өчен түләү тәртибе АКШның Чикаго, Детройт калаларында - 1934 елда, ә Европада 1960 еллар башында ук кертелгән. Казан исә бу эшкә быелның 9 февраленнән алынды.
Россиянең Югары икътисад мәктәбенең транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин, Казанга килеп, хәзерге заманның зур шәһәрләренә хас транспорт проблемасы турында лекция укыды. Лектор үзенең чыгышын бик-бик борынгы чорлардан башлады. Безнең эрага кадәр 705-681 елларда яшәгән Ассирия патшасы Синахериб шушы дәүләтнең башкаласы Ниневия шәһәренең "Патша урамы" дип аталган үзәк урамында, юл хәрәкәтенә комачаулык тудырып, куеп калдырылган ике тәгәрмәчле ат арбасы хуҗаларын үлем җәзасына тарту турында закон чыгарган булган, хәтта.
- Казан муниципаль паркингларны дөньяның алдынгы тәҗрибәсенә таянып оештыра, Синахериб патшаның үтә дә кырыс алымнары кулланылмаячак, -диде лектор, шаяртып.
Дөньяның икътисади алга киткән илләрендә бүген бер мең кешегә 800-900 автомобиль туры килә. Белгечләр фаразлавынча, Казан тагын биш елдан 1000 кешегә - 350, ә унбиш елдан 400 автомобиль күрсәткеченә җитәчәк. Әмма монда икенче кискен хәл бар. Башкала үзәгендәге урамнар тар булу аркасында, юллар инде ике-өч елдан ук 70-75 процентка тулачак. Бу - транспорт коллапсы, ягъни хәрәкәт туктау, дигән сүз.
- Шәһәр үзәгендәге урамнарда махсус билгеләнелгән урыннарда автомобильләр куеп тору өчен түләүле мәйданчыклар оештыру котылгысыз чара, - диде Михаил Блинкин. - АКШта һәм Европада бер кеше дә түләүле мәйданчыкларда урынны көне буена алмый. Аларда инде шәһәр үзәгенә җәмәгать транспортында керү гадәткә әверелде.
Михаил Блинкин искәрткәнчә, моның өчен бездәге җәмәгать транспорты да чит илләрдәге кебек яхшы булырга , тоткарлыксыз хәрәкәтләнергә тиеш.
- Күчеп утыру өчен җайлы транспорт системасы булдыру зарур. Метро-трамвай-автобус маршрутларының уртак платформаларын булдырырга, шәһәр читләрендә "тотып калучы" автопаркинглар төзергә кирәк. Мисалга, Бразилиянең Куритиб шәһәрендә искиткеч уңайлы метробуслар йөри, - дип дәвам итте ул.- Җәмәгать транспорты тиз һәм тоткарлыксыз хәрәкәтләнгәндә генә җиңел автомобильләргә карата көндәшлеккә сәләтле.
АКШ һәм Европада зур шәһәрләрнең үзәк өлешен машиналардан, гомумән, бушату турында хыялланалар икән инде. Лектор сүзләренә караганда, машиналар урынына велосипедлар, кече күләмле электромобильләр һәм... тарантаслар алачак. Казанда әле автомобильләшү шаукымы Милан шәһәренең 1965 елгы дәрәҗәсендә генә. Безгә кече күләмле электромобильләргә бик ерак. Хәер, Казан үзәгендәге урамнардагы ачык һавадагы муниципаль парковкаларда электромобильне калдырып тору бушлай әлегә.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 февральдән бирле муниципаль парковкаларда паркомат аша 9 мең сум, 3116 кыска санлы SMS аша 18 мең сум түләү башкарылган инде.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар