16+

“Казанкомпрессормаш” коллективы “компрессор” кебек бердәм

Завод каршылыкларны җиңеп алга бара, 2 мең төрдәге сыйфатлы продукция җитештерә.

“Казанкомпрессормаш” коллективы “компрессор” кебек бердәм

Завод каршылыкларны җиңеп алга бара, 2 мең төрдәге сыйфатлы продукция җитештерә.

Казанда 1951 елда компрессор машиналары заводы ачыла. Ул 2012 елдан “ГМС төркеме” (Гидромашсервис) акционерлык җәмгыяте составына керә. Журналистлар өчен әлеге предприятиегә матбугат сәфәре оештырылды.

Үзбәк түбәтәе

Музейларында заводның данлы юлы чагылыш тапкан. Экспонатлар арасында үзбәкләрнең милли чапаны белән түбәтәе дә бар, хәтта.

– Продукция Россия төбәкләренә дә, чит илләргә дә җибәрелә. Компрессор машинасы ватылуларсыз эшләгәне өчен Үзбәкстан делегациясе безнең заводка хөрмәт йөзеннән чапан белән түбәтәй бүләк итте. Без аны музейда, башка тарихи документлар белән бергә кадерләп саклыйбыз, – ди баш белгеч Александра Курская.

Россия ялынучылардан түгел

Цехларда эш гөрли, компрессор машиналары өчен детальләрнең күпчелеге программа идарә ителешле станокларда ясала.

– Җиһазлар Россия һәм халыкара стандартлар дәрәҗәсендә җитештерелә. Илебезнең нефть һәм газ тармаклары өчен 1500дән артык проектны уңышлы гамәлгә ашырабыз. Предприятиенең куәте арта бара. Яшел Үзән шәһәрендә 2025 елда тагын бер завод эшләтеп җибәреләчәк, – дип таныштырды “Казан компрессор машиналары” җәмгыятенең идарәче директоры Илнур Сәгъдиев.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев завод коллективының 1990 еллардагы кризисны сынатмыйча узганлыгын искә төшерде.

– СССР таркалгач, дәүләт заказлары бетте, элемтәләр өзелде. Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә Казанның оборона предприятиеләре белән берлектә компрессор машиналары заводы да кыенлыкларны җиңеп чыкты, – диде Марат Галиев.

Заводларга эшчеләр кирәк

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов әйткәнчә, республиканың сәнәгать тармагында айлык уртача хезмәт хакы 80 мең сумны тәшкил итә.

– Республика сәнәгате тотрыклы үсештә, заводларга эшкә хәзер дә 12 мең кеше кирәк. Яшь буынны хезмәт тәрбиясендә үстерү мөһим, мәктәпләрдә “хезмәт дәресе”нең кабаттан торгызылуын хуплыйм, – диде Родион Карпов.

Олы гаилә ярдәме

“Казан компрессор машиналары” акционерлык җәмгыятендә 1740 кеше эшли, шуларның 87 проценты һөнәри берлек әгъзасы.

– Бердәм-тату гаилә булып эшлибез. Үзешчән сәнгать фестивальләрендә, спартакиадаларда катнашабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы эшче-хезмәткәрләребезнең гаиләләренә булышабыз. Коллектив белән акча җыешып та махсус операциягә гуманитар ярдәм җибәреп торабыз, әле мотоцикл белән квадрокоптерлар җибәрдек. Беренче сыйныфка баручы сабыйлар өчен ел саен мәктәп кирәк яраклары тутырылган сумка әзерлибез. Быел 120 сумка булдырылды, аның 100е – завод гаиләләренә, ә 20се Казан мәктәпләренә бирелде. Ветераннарны да онытмыйбыз, – дип сөйләде предприятиенең профком рәисе Вадим Борисов.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading