Бу сорау соңгы арада бик актуальгә әйләнеп китте. Моңа күптән түгел генә Казандагы “Светлая долина” торак комплексында булган гадәттән тыш хәл дә сәбәпсе булды. Анда бер фатирдагы тәрәзәдән билгесез ир-ат сукбай эткә мылтыктан атты.
Дөрес, ул утлы корал түгел иде, әмма аннан зыян күргән Дружок кушаматлы хайван ветеринар клиникада үлгән. Аңа ярдәм итү йөзеннән җирле халык акча җыеп, этне махсус учреждениегә алып киләләр, операция ясаталар. Ул уңышлы да булган кебек тоела, тик соңыннан сукбай барыбер җан-тәслим кыла. Халык моны эшләгән кешегә карата гадел җәза сорый, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, шулай да атучыны тапмыйлар, шуңа күрәдерме, җинаять эше кузгатылмый. Шунысы сәер, шундый ук хәл нәкъ шушы ук комплекста былтыр да булган икән. Анда да билгесез кеше коралдан сукбай эткә ата, ул да бернинди дә җаваплылыкка тартылмый кала. Әлеге хәлгә карата үз фикерен Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин да җиткерә.
- Этләрнең кешегә ташлану очракларын беләбез инде, ә монда, киресенчә, кеше хайванга утлы коралдан ата. Мондый очраклар аз түгел. Казанда яшәүче буларак, мине әлеге хәл борчуга сала. Бәлки бу былтыргы атучы да түгелдер, әмма икенчесе беренчесенә бернинди дә җәза булмавын күреп, кулына мылтык алырга мөмкин бит, - дигән фикере белән бүлеште җитәкче.
Искәндәр Гыйниятулин “Светлая долина”дагы атучыны җәзага тартуны сорап, полициягә дә, прокуратурага да гариза юллаган.
Хәзер инде җәмгыятьтә сукбай этләрне яклау дигән тенденция башланып китте, гәрчә аларның кешеләргә ташлану очраклары турында гел ишетеп торсак та. Кайвакыт халык аларга караганда начаррак яши, үзебезгә күбрәк игътибар бирегез дигән шигарьләр дә яңгырый. Шулай да, әгәр кешегә шул ук сукбай этләрне атарга, аларны җәзаларга ризалык бирсәң, бу җәмгыять үзе ерткычка әверелеп, соңыннан җинаятькә кадәр барып җиткерергә дә мөмкин кебек күренә.
Баксаң, былтыр урамда йөрүче хайвааннарның санын алганнар икән. Аның нигезендә, Казанда гына 4900 сукбай эт тотылырга һәм стерилизация узарга тиеш. Быел инде шәһәр хакимияте 4400ен эләктергән, әмма аларның саны һаман да артып бара. Шунысын да әйтмичә калып булмый, сукбай этләр кешенең йортыннан килеп чыга бит инде ул. Хуҗасы аны урамда ташлап калдыра да, хайван акрын гына үрчи башлый. Ә инде күпмедер вакыттан соң ерткычка әверелеп, кешегә ташланудан да чирканмый.
Беркөнне интернетта Азнакайдан бер видео таралган иде, берәү юл уртасында туктап, машина ишегеннән генә капчык авызын ачып, урамга мәче балаларын тапшлап киткән. Әлбәттә, йортында әллә ничә эт яисә песи тотучылар бар, әмма аларга икене генә асрагыз дип әйтеп тә, тикшереп йөреп тә булмый бит.
Ике ел элек Казан бистәләрендә этләрне бушлай стерилизация ясау программасын керткәннәр иде. Аның белән шушы вакыт эчендә нибары 450 кеше кулланган, димәк бу хакта уйланучылар бик аз. Гомумән, сукбай этләр проблемасы шулкадәр теңкәгә тиде ки, Россия Дәүләт Думасына аларны приютлардан урамга чыгаруны тыючы закон да керттеләр.
Депутатлар фикеренчә, аларны стерилизация ясап, колакларына чип куйсаң да, хайваннар көтүгә әверелеп, кешеләргә ташлана. Бу хакта халык күптәннән әйтеп килә инде. Татарстанда муниципалитетара приютлар төзергә кирәк дигән фикергә килгәч тә, сукбай этләр урамда йөри бирәләр. Ул гына түгел, кешегә сикерәләр, ботарларга да күп сорамыйлар.
Аңлашыла ки, аларны тоту, стерилизация ясап, кире урамга чыгару бөтенләй дә җүнле эш түгел. Хайваннарның популяциясе артмаса да, авызлары ачык бит, күпме кирәк – шуның кадәр тешлә. Сукбай этләр арасында бозау кадәрлеләре дә бар, алар мәктәп укучысын гына түгел, өлкәннәрне дә егып сала. Приют җитәкчеләре дә учреждениеләр саны аз, финанслау ягы какшый дип белдерә.
Әлбәттә, стерилизовать иткән очракта сукбай этләрнең саны кимиячәк, әмма алар урамда йөрсә, моннан яхшы нәрсә көтәргә кирәкми. Приютны төзеп тә буладыр, аны яңадан эшләтеп тору ягына да карарга кирәк. Алайса, лаф орабыз да, аннары каян чыга микән соң бу проблема дип баш кагып торабыз.
Комментарийлар