16+

Кеше белән аралашканда, телефонны читкә куеп торыгыз

Этикет эксперты Диләрә Ханова телефоннан аралашу кагыйдәләре турында сөйләде.

Кеше белән аралашканда, телефонны читкә куеп торыгыз

Этикет эксперты Диләрә Ханова телефоннан аралашу кагыйдәләре турында сөйләде.

Телефонны беркайчан да ашый торган өстәлгә куймагыз, өйдәме, кунактамы, ресторандамы – бер үк кагыйдә. Ул кесәдә яки сумкада торырга тиеш. Эш өстәленә куярга ярый. 

Кеше белән аралашканда, телефонны читкә куеп торыгыз. 
Бәйрәм яки туган көн белән тәбрикләгәндә, хәерле иртә теләгәндә, открытка урынына үз сүзләрегез белән котлап языгыз. кыска булса булсын, иң мөһиме чын күңелдән язылган сүзләр булсын.

Еш кына ватсапка төрле окрыткалар җибәрәләр, бу бигрәк тә илле яшьтән узган кешеләр арасында популяр. Сезгә ул ошамаса да, рәхмәт, хәерле иртә дип язып җавап бирергә кирәк. Җавапсыз калдыру ул кешегә карата битараф булуны аңлата. 

Теге яки бу ризыкны фотога төшереп куйганда, эстетика дигән нәрсәне дә онытмагыз. 
Этикет кагыйдәләре буенча концерт, спектакль барганда фотога һәм видеога төшерергә ярамый. Алар башланыр алдыннан, гадәттә, шундый кисәтү дә була. Төшергән фото-видеоларны соңрак барыбер карамыйбыз. Концертка килгәнсең икән, телефоныңны читкә куеп, бөтен күңелеңне биреп ял ит. 

Якыннарың, дусларың белән аралашканда телефоннан аудиоҗавап бирү рөхсәт ителә. Чит кеше белән аралашканда вакытың яки мөмкинлегең булмаса, аудио белән җавап бирерә ярыймы дип сорау дөрес була.

Смайликлар җибәргәндә дә, чама хисе булсын.
Бер кешедән килгән хатны икенче кешегә җибәрү шулай ук дөрес түгел. Мөһим булган файдалы хатны ярый. 

Эшлекле сораулар белән эш сәгатьләрендә генә мөрәҗәгать итәргә була. Эш сәгатьләре тәмамлангач, борчырга кирәкми. Әмма бу гомуми кагыйдәләр. Табиб, полиция хезмәткәре, хәзрәт кебек вазифа башкаручыларга, эш буенча мөһим сораулар килеп чыкканда, шалтыратырга була. Моны ситуациягә карап хәл итәсең. 

Чит кешенең телефон номерын башка бер кешегә аннан рөхсәт сорап кына бирергә кирәк.


Фотода: Диләрә Ханова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading