Ә инде: “Кем гаепле?” – дигәненә җавапны озак эзлисе дә түгел. Ул аяк астында гына. Барыбыз да гаепле! Нишләптер, тормыш-милләт дилбегәсен җибәреп, атларның җай гына үз агымына баруына күнегеп киткән идек. Битарафлык күленә муеннан чумган, "ат үлсә – ит, арба ватылса – утын", дип яши башладык. Мәктәпләрдән туган телебезне бер гаепсезгә сөреп чыгарып, бүген аны баласына атнасына 1,5 сәгать кенә укыттыра алган милләт татар булудан качса да, аптырамассың. Һәркемнең бөек күпсанлы олы милләт вәкиле буласы килә ич инде!
Әлеге җанисәптә 17 миллион кеше үз милләтен күрсәтүне кирәк дип санамаган. “Шуларның яртысы татарлар түгелме икән?” – дип өметләнгән булабыз. Ләкин татар буласылары килсә, алар күрсәтми калмаслар иде, сөенә-сөенә, горурланып язарлар иде. Менә безнең гаиләдәге кебек. Без интернет аша компьютер каршында үттек ул җанисәпне. Барыбыз да: балалар да, киленнәр дә тезелешеп утырып тутырдык.
Соңыннан “Туган тел”не дә җырладык. Чәкчәк белән чәй дә эчтек әле, әби-бабайларны да искә алдык. Дөрес, сорауларның бигрәк тузга язмаганнары бар иде арасында. Әйтик, син торган фатирның нинди материалдан ясалуы, анда канализация бармы-юкмы икәне кемгә кирәк инде ул? Күп кеше, танышлар дәүләт хезмәте сайтларына бик тырышып та керә алмаган, аннары күбесенең шул тузга язмаган сорауларга җавап та бирәселәре килмәгән, бу чараны бик җитди дип тә санамаган. Ә элеккеге шикелле махсус кием кигән, махсус сумка аскан санаучылар ишекләрне бик сирәк какты бу юлы. Әле анда да күпләр ачмады. Чөнки заман бик яман.
Җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бик зур эш башкарды. Бигрәк тә, читтәге татарларыбызны берләштерү өчен зур тырышлык куйды. Бик күп төбәкләрдә Сабан туйлары, фәнни конференцияләр. узды. Кайберләрендә үземә дә катнашырга, халкыбызның милли тормышка ничек сусауларын күрергә туры килде. Урал, Себер якларындап яшәүче милләттәшләребез без килгәч, күз яшьләрен йотып, башларын югары күтәреп, урамда да калфак түбәтәйләр киеп, татарча җырлап йөрде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Әле бу җанисәп нәтиҗәләре бигелеле булгач та миннән: “Нишләп йөрдегез, татар саны кимегән бит?” – диделәр. “Без бармаган булсак, ул тагын да аз була иде әле”, – дидем, күземне дә йоммыйча.
Бу саннарны, моның кадәр кимүне без көтмәгән идек. Алар эссе мунчада салкын су белән коенган кебек чиркандырып җибәрде безне. Ләкин бу бу ысул сәламәтлеккә файдалы да диләр бит әле. Әлеге саннар Тукай әйтмешли, “үлгәнме, әллә йоклаган гынамы татар”ның милли аңын, аның горурлыгын уятырга да булышыр,бәлки дип ышанасы бик тә килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Берничэсе табылды)) Безгэ килмэлелэр, без дэ бармадык
0
0