16+

Кире борулары яңалык түгел

Безнең артистларны Башкортстан якларына гастрольләргә барган җирдән кире борып кайтарулары һич яңалык түгел. Әле шушы көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театрын: «Кыю кызлар» спектаклендә әхлак нормалары бозылган», - дип, гастрольләрен туктатулары аптырашта калдырды. Моннан ике һәм өч ел элек Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблен һәм кайбер җырчыларны кире боруларын...

Әлмәтлеләрнең Казанда күптән түгел генә узган гастрольләрен тамашачы яратып калган иде. Аларны караган меңләгән тамашачы анда әхлак нормалары бозылуын сизмәде. Таҗи Гыйззәт, «Кыю кызлар» комедиясе аша, узган гасыр башындагы вакыйгаларны күз алдына китереп бастыра. Үз гомерендә 37 пьеса язган классик драматург әхлак нормаларын бозган булса, аның әсәрләре театрларда бүген дә куелмас иде.
Ни өчен шундый хәл килеп чыгуына артистлар үзләре дә аптырашта калган. Бай ролендәге артистның башкорт киеме кигән шәкерткә «сасык» дип кычкыруын кабул итә алмаганнар, янәсе. Байлар ул сүзне милләтенә карап кулланмагандыр, югыйсә. Кайбер югарырак катлау кешеләренең теләсә кемне хурлавын фильмнардан да күреп беләбез бит. «Сасык» сүзе бүген кулланылышта булмаса да, аңлатмалы сүзлектә руханилар һәм башка шундый кешеләр сөйләмендә кимсетү сүзе буларак әйтелгән. Кайбер районнарда бу сүз «башың яшь әле» дигән мәгънәдә дә кулланыла. Ничек кенә булмасын, 1955 елда гүр иясе булган авторның сүзләренә бүген бәйләнеп утыру башка сыймый. 70 яшьлек тарихы булган коллективның да бу беренче генә спектакле түгел ләбаса!
Әлеге спектакльдә катнашкан артистлар әйтүенчә, Уфа тамашачысы аларны беренче уеннан соң алкышларга күмгән. Әмма Уфада тагын ике спектакльне уйнарга насыйп булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading