“Татарстан Республикасында 2013-2023 елларда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
Скопировать ссылку
“Татарстан Республикасында 2013-2023 елларда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
Татарстан кайда да – беренче
– Татарстанда 2013 елда нибары 508 автомобиль генә газ ягулыгында эшли иде, хәзер андый транспорт чаралары 13 мең 129 берәмлек. Узган елны гына да республикада 1221 транспорт чарасы газ ягулыгына күчерелде. Автомобильләргә газ тутыру станцияләре 44 берәмлеккә җитте. Газомотор ягулыгы базарын үстерү буенча республикада 10 елга исәпләнгән яңа программа әзерләнә, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Быел тагын 6 урында автомобильләргә газ тутыру станциясе (АГНКС) һәм 7 урында КриоАЗС төзү планлаштырылган. АГНКСлар табигый газүткәргечләргә тоташкан, алар үзләре үк табигый газны сыегайтып транспорт чараларына тутыра. КриоАЗСлар, гадәттә, табигый газүткәргечләрдән ерактагы территорияләрдә оештырыла, әлеге станцияләргә сыегайтылган газ саклау һәм транспорт чараларына тутыру өчен махсус автоцистерналарда башка җитештерүчеләрдән китерелә.
– Татарстан газ-мотор ягулыгына күчү күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында әйдаман. Газ экология, финас ягыннан отышлы һәм ил икътисады өчен дә файдалы. Республика җитештерүчеләре газ ягулыгында эшли торган “КамАЗ”, төягеч “Кировец”, чылбырлы эксковатор, газ автобуслары чыгаруны үзләштерде. Газ-мотор ягулыгы базарының тагын да җанлырак үсеше өчен күрше-тирә төбәкләрнең дә бу юнәлештә үсеше зарур. Бездән кузгалган транспорт чараларының ерак юлларда газ тутыру мөмкинлеге булсын, шулай ук газга бәяләрне күтәрмәскә тырышырга кирәк, мин транспортчылар мәнфәгате яклы, – диде Олег Коробченко.
Эшкуарлар белми әйтмәс
– Газ бензинга караганда 25 сумга арзанрак. Үзебезнең АГНКСларда ягулык картасы, ЭкоБонус бирәбез. М-12 тизйөрешле автотрассасында да АГНКС төзү планнарыбыз бар, – диде “Газпром газомоторное топливо” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин.
“Газпром СПГ технологии” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе республикада АГНКСлар төзүдә күрсәткән теләктәшлекләре өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
– Безнең дә М-12 тизйөрешле автотрасса белән җирле юллар тоташкан урыннарда АГНКСлар төзү планыбыз бар, – диде Алексей Кахидзе.
“РариТЭК Холдинг” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Батыршин сүзләренә караганда, республикада транспорт чараларына һәм АГНКСларга газ җиһазлары җитештерү тотрыклы рәвештә башкарыла.
“Шанс” компаниясенең башкарма директоры Эдуард Куприянов аңлатканча, транспорт чарасына газ куллану аппаратлары җиһазландырган өчен дәүләт тарафыннан субсидия каралган. Мәсәлән, “Лада-Веста” җиңел автомобилен газга көйләү 100 мең сумга төшә.
– Автомобильгә газ җиһазы урнаштыруга тиешле 100 мең сумның 50 проценты сервис учреждениеләрендә үк чигерелә, моның өчен каядыр барып, гаризалар язасы түгел. Түләнелгән 50 мең сум хисабына “Ягулык картасы” бирелә, шул рәвешле, билгеле бер вакыттан акчаң кире кайта. Икенче вариант: транспорт чарасына газ тутырачагың турында 5 елга килешү төзисең, бу очракта транспорт чарасына газ аппаратлары бушлай урнаштырыла. Йөк машиналарын газга күчерү 300-500 мең сумга төшә, биредә дә ташламалар каралган, – диде Эдуард Куприянов.
Куен дәфтәренә:
Транспорт чарасын газга күчерергә ниятләгәндә сертификатлы автолабораториядә үзеңнең транспорт чарасына бәяләмә, ә ЮХИДИ идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Сервиста газ җиһазы урнаштырганнан соң, кабат ЮХИДИдә техник карау узу һәм транспорт чарасына кертелгән үзгәрешләрне теркәтү зарур. Транспорт чарасын үзлектән газга көйләү яки лицензиясез “осталардан” башкарту тыела.
Комментарийлар