
Парк җитәкчелеге рәсми сайтларында үзләрен балалар, гаилә паркы дип атый. Чынлыкта сабыйлар аттракционнарына караганда, сакаллы сабыйлар аттракционнары бик күпкә артыграк. Кайберәүләре әйләнгән чагында адәм баласын аслы-өсле рәвешкә китерә. Шул шайтан арбасына утырган сакаллы сабыйлар йокы бүлмәсендә күсе күргән кебек чинаша, шул чинашкан тавышны басар өчен тыпа-тыпа, дөп-дөп-дөп итеп торган музыка куялар. Берничә аттракцион бергә эшләгәндә тавышлар винегреты үзе бер аттракционга әйләнә. Бәяләр дә шактый тешләшә - иң арзанлы аттракцион илле сум тора. Анысын аттракцион дип тә әйтеп булмый, балалар уйный торган комлык инде ул, ишегалларында дөм бушлай комлыкны да монда акчага саталар. Балалар өчен кафелары да юк, булган кафелары халыкка сыра сатуга корылган. Кофе сораган идек, кофе аппаратыннан пластик стаканнарга сыекча агызып бирделәр. Сиксән сум. «Кырлай»ны балалар паркына караганда, яшьләр паркы дияр идем.

Бер фотога - бер әтәч
Илфак бик тырышып татарча язулар эзләсә дә, таба алмады. Язу табылмаса да, әзи табылды. Каранып йөргәндә аяк астыннан татарча сүз ишетелде:
- Бырат, Илсөянең концертлары барамы?
«Кырлай» паркының карадан киенгән каравылчысы мыек арасыннан гына елмаеп тора.
- Мин сезне паркка килеп керүгә күрдем, - дип куана үзе. Илфак, концертларга йөргән татардан миһербан көтеп бугай, тәмәкесен кабызды. Әмма әзи блатка карап кына закон бозучыларга күз йома торган кеше түгел икән:
- Монда тартырга ярамый!
Илфак, нәүмизләнеп, тәмәкесен сүндерде. Паркта татарча сүз ишетәсе килгәннәргә, татар радиолары оештырган бәйрәмнәр булган көннәрдә килергә тәкъдим итте әзи.
- Ул көннәрдә монда йөрергә урын булмый! - ди.
Илфак, озаклап «Тамаша тәгәрмәче»нә карап торгач:
- Моннан берәү сикереп үлгән иде бит, бүтән үлүчеләр булмадымы? - дип сорады.
- Покага юк! - диде абзый, никтер өметләндергеч тавыш белән.
- Минем никтер монда менәсе килми, - диде Илфак, паркның «Яшьләр үзәге» ягындагы чыгу юлына борылып.

Адым саен әллә нәмәрсәләр белән фотога төшәргә тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Ерактан татарларныкы кебек күренгән киемне күреп, шунда атлаган идек, анысы да үзбәк-таҗик киеме катнашмасы булып чыкты. «Бу татар киеме» дип исбатларга тырышты шул кием белән фотога төшәргә кыстаган Казан кызы. Аттракцион булмаган чирәмлекләрдә әби белән бабай, сыер сурәтләре. Болары паркның «Кырлай» булуын акларга тиештер инде. Төрле милләтләрдәге халыклар буенча эксперт Илфак бу әби белән бабайның татар түгеллеген исбатлады.
- Болар көмешкә куып, шуны тәмләп караган чувашларга охшаган, - ди. Монысы да татар әби-бабайлары булып чыкмады.
Парк «Шүрәле» булмаса да, чыгу юлындагы ишекләргә ясалган шүрәлеләр бар әле. Ул шүрәлеләрнең берсенең мөгезен шундук сындырганнар иде, әлегә кадәр шул сынган мөгез белән кунакларны кабул итеп тора. Ишекнең сул ягында бер аягы сынган былтыр. Аның чалымнарында Илфак үзен күрде:
- Тәмәкесен кабызырга тилмереп торган кеше кебек бу, - ди.
Парк төбендә баллы «әтәч конфетлар» сатучы әбекәйне инде берничә ел күрәм мин. Бәлки ул ник «Кырлай» икәнлеген беләдер дип сораган идем...
- Название с татарского переводится как «черное», а почему черное, не знаю, видимо, в болоте, поэтому...
- Как черное?
- Ну «кара» вроде же черное!
Менә бит, без руслар татар телен өйрәнергә теләмиләр дибез, беләләр икән бит. Әби сату итеп остарган үткен нәрсә булып чыкты. Илфак әбине фотога төшергән иде, шуның өчен миннән бер әтәч конфетны сатып алуымны таләп итте.
- Алайса фотомны чыгарырга рөхсәт бирмим!
Ул арада Илфактан җилләр искән иде инде. Конфетны үземә алырга туры килде.
Кәҗә бистәсе
Декабристлар урамы уртасында басып торабыз. Ике яклап та выж-выж машиналар чаба, йөрәгең йомшаграк булсаң, куркып егылырлык. Светофор нигәдер яңартылган «Татмедиа» бинасына хозурланып, юлның икенче ягына чыгып җиткәнне көтмәде - кызыл күзен кабызды. Шуңа урам уртасында калдык.
Элеккеге Кәҗә бистәсе бит бу. Туксанынчы еллар азагында дистәләп кәҗәсен шушы тирәдәге үләнле агачлы җирдә көтеп йөрүче бер әбине гел күрә идек әле. Хәзер әби дә, кәҗә дә юк, ә атамасы бар. Метро станциясен дә шулай атыйлар. Казанга килгән кунаклар шуны ишетеп бераз аптырыйлар да бугай. Дөрес, Кәҗә бистәсе атамасы теге әбинең кәҗәләреннән чыкмаган, әлбәттә, аның тарихы шактый кызыклы. Бистә XVI гасыр азагына таба барлыкка килгән дип фаразлый тарихчылар. Ә XVII гасыр уртасында, төгәлрәк, 1654-1656 елларда Казанда чума авыруы котыра. Хәер, Казанда гына түгел, бөтен ил шул афәткә дучар була. Русча МОР (күп үлем) дигән сүз татар теленә МУР сүзе буларак кереп кала. Казан воеводасы кенәз Хованский Мәскәүдә кеше күпләп үлеп, Казан урамнарының бөтенләй бушап калуы турында яза. 1656 елда кенәз үзе дә шул авырудан үлә. Документларда 1656 елның августында биш көн эчендә генә дә Казанда меңгә якын кешенең шушы авырудан вафат булуы теркәлгән. Авырудан котылу өчен халык ысуллары да кулланыла. Риваятьләр буенча, нәкъ менә шушы тирәдә 1656 елның җәй азагында җирле татарлар борынгы йоланы үтиләр: тәңредән үзләрен бу авырудан коткаруны сорап, ияләргә, ата-баба рухына багышлап, күпләп корбан чалалар. Күбрәк кәҗәләр һәм сарыклар чалына. Шуннан соң авыру чигенә. Шул хәлләрдән соң бу урын Кәҗә бистәсе исемен йөртә башлый. Безнең якларда кәҗәне, әрләбрәк, «Мур кыргыры» дип атау да шуннан түгелме икән?
Өйләнәсе килә!
Шуларны уйлый-уйлый, ниһаять, юл аша чыгып җиттек. Ә алда... казан! Юк, кала түгел, ә башкаланың чын символы булырлык, искиткеч матур бина - казан формасында эшләнгән Гаилә үзәге - яңа ЗАГС.
Элек бу урында каралмый-чистартылмый торган пляж иде. Түзәлмаслык кызуларда редакция халкы язып арыган башларын шушында чыгып суыткалый иде. Хәзер исә пляжның эзе дә юк, әйткәнебезчә, ул Яшьләр үзәге ягында гына калды. Шактый арырак бер кечкенә бугазда ниндидер катерлар чайкалганы гына күренә. Дөрес, бер ялангач ир-атның Казансудан чыгып килгәне дә күзгә чалынды.
Гаилә үзәге инде гөрләп эшләсә дә, аның тирә-ягын матурлау әле дәвам итә. Бинадан аз гына читтәрәк җирне тигезлиләр, җәяүлеләр өчен юл салалар.
- Бу бинага карагач та өйләнәсе килә, иеме? - дип куйды Рәмис, бераз бинаның өске өлешенә тезелгән дистәләрчә канатлы барсларга карап торгач.
Белмим, бу минем буйдаклыкка төрттерүе булгандырмы, чыннан да хисләнеп китүеме, ләкин мин аның белән ризалаштым... Чынлап та шунда өйләнәсе килеп китте. Казан бинасы даһи рәссам, сынчы Даши Намдаков пректы буенча эшләнгән. Соңгы елларда төзелгән иң көчле рухлы, иң мәгърур бина шушыдыр, мөгаен. Рәхмәт Намдаковка, аның проекты булмаса, берәр төссез-йөзсез бина төзелгән булыр иде дигән көферрәк уйлар да килеп китте башка. Матур, искиткеч матур - башка сүз юк. Әзер бинаны килеп күргәч, сынчының үзенең дә исе киткән диләр.
«Казан» гаилә үзәгенең түбәсендә 12 мең квадрат метр мәйданлы тирә-якны карау урыны. Кызганыч, вакыт соң булу сәбәпле анда менә алмадык. Менү бәясе - 50 сум. Баштагы мәлне сап-сары булып ялтырап торган казан бераз яшькелтләнгән. Ләкин бу аны тагын да матуррак кына иткән кебек.
- Гаилә кебек инде: башта ялтырый, аннан яшелләнә, аннан каралырга да мөмкин, - дип сөйләнә-сөйләнә Рәмис Казансу ярына атлады.
Наил белән Гөлгенәгә рәхмәт
Ә анда... җиргә гәҗит җәелгән. Өнсез калдым. 204 квадрат метрлы гәҗитне асфальтка ябыштырып куйганнар. Укыйм дисәң, өстендә йөреп укырга кирәк. Хәер, укыганнары күренеп тә тора: ботинка, велосипед тәгәрмәчләре эзләре гәҗит өстендә ярылып ята. «Бульвар газетасы» дип аталган бу нәрсәне июль азагында гына ачтылар әле, ул киләсе елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына багышланган. Рәмис белән икәү йөрибез өстендә. Мин берәр татарча сүз эзлим. Рәмис иелеп гәҗитне сыйпап карады. «Пластик бу, чыдам, бөкләнми», - дип нәтиҗә дә чыгарып куйды. Чыннан да, чыдамлыгы буенча гәҗит ике-өч айга җитәргә тиеш икән. Аннан яңартырга мөмкиннәр. Гәҗиткә беренче номер дип куелган, шактый гына мәгълүматлы. Бәлки икенче номерында бер булса да татарча мәкалә булыр, дип хыялланып, ары киттек.

Казансу яры бу тирәдә матур рәшәткә белән тотып алынган. Ә рәшәткәләрдә - төрле төстәге йозаклар. Боларын гаилә ныклы булсын, дип, яңа өйләнешүчеләр элә. Кыйммәтле, махсус эшләнгән аллы-гөлле йозаклар да, безнең авылдагы келәт ишеген бикли торган кебекләре дә күп монда. Үзләренә: «Роман и Катя. Навсегда вместе» дигәнрәк язулар язылган. Бераз эзләнеп йөргәч, Рәмис татарча язылган бер йозак тапты. «Наил белән Гөлгенә. Мәңгегә бергә» дип чеп-чи татарча язылган иде ул йозакка. Рәхмәт сезгә, Наил белән Гөлгенә, тормышыгыз бәхетле, гаиләгез ныклы булсын.
Дубайдан ким түгел
Арткы ягына кемнәрдер буяу белән кәкре-бөкре хәрефләр белән нидер язган матур утыргычка барып утырдык .
- Мэриядән килеп шулай пычратмаганнардыр инде бу утыргычны, - диде Рәмис, авыр сулап. Шул инде, һаман арабыздан беребез табыла тора...
Аргы якта матур булып Кремль җәелеп ята. Хәзер без утыра торган урында элек куе әрәмәлек, сазлык булган. Казанны алучыларның бер өлеше, кирмәннән чыккач та, Казансу аша шушы тирәдәге агачлыкка кереп качарга омтылганнар. Беразы качкан да.
Сул ягыбызда искиткеч матур яңа биналар. Самарадан кунакка килгән бер иптәш әйтмешли, Дубайдан ким түгел. Миндә шул урында 20 гасыр башында төшерелгән фото бар - анда бернинди бина юк. Хәер, моннан 15-20 еллар элек тә ул яклар шактый буш иде әле.
Уң ягыбызда Ленин дамбасы - Казансуның ике ярын тоташтыручы күпер. Аның да тарихы шактый кызыклы. Элегрәк ул моннан ерак булмаган монастырь хөрмәтенә Кизик дамбасы дип аталган. Халык телендә Хижицкая дамба дип йөртелгәне дә билгеле. Кизик дигәне исә Азиядәге бер кала атамасына барып тоташа. Алары турында алдагы берәр саныбызда тәфсилләп язарбыз әле. 19 гасыр азагына кадәр исә монда дамба булмаган, Казансуның ике ярын җиңел күпер генә тоташтырган. 19 гасыр азагында исә, иген уңмау сәбәпле, ач авыл кешеләре күпләп калага килә башлагач, аларга эш бирү максатын да күздә тотып әлеге дамбаны төзетәләр. Совет чорында ул Ленин дамбасы дип атала башлый. 1926 елда язгы ташу вакытында аның җимерелгәне дә билгеле. Ә Универсиада алдыннан дамба шактый төзекләндерелде, заманчалаштырылды.
Бер нәрсә гаҗәпләндерде: Гаилә үзәге янындагы ниндидер тынычлык, салмаклык хөкем сөрә. Җәяүлеләр уйга чумып, акрын гына атлый. Ә бу инде бер дә Казанга хас нәрсә түгел. Күрәсең, урыны шундыйдыр...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар