16+

Кыш бабай исән микән ул, әллә мине онытты инде?

Тагын бер ел үтеп китте. Туздырып ап-ак карны... Яңа елга аяк атларга санаулы көннәр калып бара.

Кыш бабай исән микән ул, әллә мине онытты инде?

Тагын бер ел үтеп китте. Туздырып ап-ак карны... Яңа елга аяк атларга санаулы көннәр калып бара.

Тик бу елда башкарасы эшләрне төгәллисе, нидер эшләп өлгерәсе килә. Мөгаен, һәркем үзенең бер еллык гомеренә дә әнә шулай нәтиҗәләр ясый торгандыр. Бер ел вакыт шулкадәр зур гомер кебек, аның һәрбер сәгатен кирәккә, файдага гына тотасы иде. Ә бит 365 көн узганын да сизми калабыз. Әле генә бу Яңа елга атлап кергән идек кебек. Ел җиңелләрдән булмады. Шулай да күпме уй-хыялларыбыз чынга ашты, өмет-ышанычларыбыз акланды. Яңа гаиләләр барлыкка килде, балалар туды, йортлар салдык, фатирлар алдык. Бер кечкенә генә шатлыгыбыз да безнең яшәешебезне матур төсләр белән бизәде. Без тормышның кадерен  күбрәк  белә башладык шикелле. 

Быел “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә дә сөенечле вакыйгалар күп булды. Редакция тарихында беренче тапкыр дини календарыбызны – “Догалы йорт”ны, махсус китап проекты буенча беренче китабыбызны “Табылдык кыз”ны нәшер иттек. Алар ярты ел эчендә таралып бетеп, укучыларыбыз кулына килеп керде. Шулай ук газета укучыларыбыз саны да артты, интернет мәйданчыкларда безне белүчеләр күбәйде. “Шәһри Казан” редакциясе хәтта “Ел лидеры” булып танылды. 

Адәм баласы могҗизага ышанып яши. Бигрәк тә шундый хис Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда туа. Улым да әнә чыршы төбенә Кыш бабайга дип хат язып салган. Ниндидер бүләк өмет итә бит балакай. Шулай көн дә бүләк тартмасын барлый бу. Башта озак кына Кыш бабай хатны алып китмәде. Аннан хат югалгач та, озак кына бүләк килеп җитмәгәч, кичке чәйдә сорап куйды:

–Әти-әни, белмисезме? Кыш бабай исән микән ул, әллә мине онытты инде?
Барыбыз да көлеп җибәрдек. Әле бит балага эштән акча күчермәгәннәрен, өйдә  бүләккә җитәрлек акча юклыкны сөйләп булмый. Шулай да могҗиза булырга тиеш бит. 

–Әле Кыш бабайның киләсе, күп итеп карлар яудырасы бар. Әнә карлар эреп бетте. Кыш бабайның чанасын йөртерлек тә кар калмады, – дип җавапларга ашыктык. Иртән исә өеп яуган кар эчендә үзебез дә могҗиза эчендә калган кебек булдык. Ух, моның кадәр кар бер төндә ничек явып өлгергән соң? Сөбханалла, машалла! Әнә шулай олылар да, балалар да тылсым дөньясында кала. Яңа елда күңелләр дә үзгәреп китә. Үзгәрәсе килә үзебезнең дә, башкаларны да үзгәртәсе килә. Яңа еллар белән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading