– Бушлай ашарга килүчеләрнең туксан проценты – өлкән кешеләр. Пенсияләре, нигездә, фатир өчен түләүгә һәм даруларга китеп бара. Монда килеп, алар итле кайнар ризык ашый ала, – ди Ильяс Гыймадов.
30 октябрь көнне, Өлкәннәр көне уңаеннан, туклану пунктына килүчеләргә бәрәңге, ярма, үсемлек мае һәм ит тә өләшкәннәр. Кияргә киемнәре булмаучыларны киендереп тә җибәрәләр.
“Кеше приюты”на авыр хәлдә калган башка категория кешеләр дә килә. Алар арасында эшсез һәм документсыз, фатирсыз калучылар да, якыннарына кирәксезгә әйләнгән авыру кешеләр дә бар. Яңа документлар эшләткән арада алар шушында яши, эшкә урнаша. Юлына кайтырлык акча туплагач, китеп баралар. Кемдер фатир арендалап яши башлый. Мөмкинлекләре булмаганнарны картлар яки инвалидлар йортларына озаталар.
Комментарийлар