16+

Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган

Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган

Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.

Өстәвенә, янгын ир-атны җирләгән вакытта чыккан. Гаиләләрнең танышлары сөйләгәнчә, Леонид махсус хәрби операция зонасына ирекле рәвештә киткән. Берникадәр вакыттан соң ул һәлак булган. Әмма әнисенең кайгысы моның белән генә чикләнми – улын күмгәндә аның йорты янып көлгә әйләнә.

Бөтен нәрсәсе янып беткән, хәтта киемнәре белән документлары да. Миңа 65 мең сум акча күчерделәр, аларны мин тапшырдым. Аңа кием-салым һәм башка кирәкле әйберләр сатып алганнар. Әлегә килененең әти-әнисендә яши. Улының хатыны һәм кече сыйныфта укый торган улы калды, – дип сөйләгән гаиләнең танышы Рөстәм Гәрәев 

Ир-ат сүзләренчә, бистәдәге зират тауда урнашкан һәм сугышчыны күмгәндә туганнары аның әнисе йортының януын күргәннәр. 
– Кешеләр куркудан һуштан яздылар: егетне күмәләр, шул ук вакытта йорты да яна, – дигән Гәрәев.

Һәлак булган егетнең әнисенә яңа йорт төзергә туры килмәячәк. Егет туган авылында яңа йорт төзи башлаган булган. Диварларын, түбә һәм тәрәзәләр куеп өлгергән. Өй төзелеп беткәч, анда әнисе яшәячәк дип ниятлиләр. Авылда йортсыз клаган хатынга ярдәм итү өчен акча җыеп, бу акчага йортны төзеп бетерергә уйлыйлар. 
–    Төзелешне үзем контрольгә алам, – ди Рөстәм.

Фото: https://vk.com/chelny_aktualno
"Комсомольская правда"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading