16+

Марат Кәбиров: «Нәрсә укыйсың?» дип сорасалар, берни укымаучылар «Тукайны укыйм» дип җавап бирә

Сез нинди китап укыйсыз? Марат Кәбиров, язучы: - «Нәрсә укыйсың?» дип сорасалар, берни укымый торган наданнарның дежур сүзе бар, алар: «Тукайны укыйм», - дип җавап бирә. Шуның сыман мин дә соңгы арада шигырьләр укыйм әле. Башкортстан шагыйрьләрен укыйм: Наҗар Нәҗмине, Әнгам Атнабаевны... Анда бит әле дә бик талантлы татар шагыйрьләре...

Сез нинди китап укыйсыз?
Марат Кәбиров, язучы:
- «Нәрсә укыйсың?» дип сорасалар, берни укымый торган наданнарның дежур сүзе бар, алар: «Тукайны укыйм», - дип җавап бирә. Шуның сыман мин дә соңгы арада шигырьләр укыйм әле. Башкортстан шагыйрьләрен укыйм: Наҗар Нәҗмине, Әнгам Атнабаевны... Анда бит әле дә бик талантлы татар шагыйрьләре бар: Салават Рәхмәтулла, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Рәдиф Тимершин. Яшьрәкләрдән Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов. Һәркайсы үзе бер дөнья. Башкортстандагы татарлар шигърияте ул Казан татарларыныкыннан да, башкорт шигъриятеннән дә бераз аерылыбрак тора. Казанда менә Ркаил Зәйдулла бар, Газинур Морат... Яшьрәкләрдән - Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар... Болар зур шагыйрьләр... Катлаулы образлар белән эш итәләр. Кайчагында бераз ясалмалырак та булып тоелалар. Башкортстан татарларында башкачарак. Анда катлаулы образлар юк диярлек, барысы да гади кебек. Алар сүз хикмәтен өстенрәк күрә, халыкчанлык белән, моң белән алдыра. Шуларны сагынып укып алам да уйлап куям: «Ә бит боларның берсен дә диярлек Татарстанда белүче юк...» Башкортстанда да татар әдәбияты барлыгын әдәбият сөючеләр генә түгел, Татарстан Язучылар берлегендә дә белмиләр бугай. Һәрхәлдә, әдәби җыеннарда да, ел йомгакларында да, башка чараларда да Башкортстанда яшәүче татар язучыларын күргәнем юк. Алар беркемгә дә кирәкмәгән үги бала кебек. Шуларны уйлыйм да күңел тулып китә, һәм якташларымның шигырьләре тагы да тирәнрәк, моңлырак булып тоела.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading