16+

“Мебель – ул зурлар өчен конструктор”

Һәркем өчен өй җиһазларын җыю – бер сынау. Әле мебельнең инструкциясе дөрес килмәсә, гомумән, нәрсә эшләргә кирәклеген дә белмәссең.

“Мебель – ул зурлар өчен конструктор”

Һәркем өчен өй җиһазларын җыю – бер сынау. Әле мебельнең инструкциясе дөрес килмәсә, гомумән, нәрсә эшләргә кирәклеген дә белмәссең.

Бу “баш бәласеннән” коткаручы һөнәр ияләре бар.

Илдар Халбаев өй җиһазларын җыю белән 8 ел шөгыльләнә. Ул үзе дә мебель җитештерү фабрикасында эшләп, җиһазларны җыю принцлары белән якыннан танышкан. Хәзер Илдар теләсә кайсы өй җиһазын җыеп бирә ала.

- 30 процентка якын кешеләр җиһазларны үзләре җыя башлый. Мебельне җыю бик җиңел дип уйлаучылар бар. Тик авырлыклар белән очрашкач, кешеләр мебель җыю осталарын ярдәмгә чакыра. Мебель төзүнең гомуми принциплары охшаш, ләкин һәр җиһазның нечкәлекләре бар. Беркетү җайланмалары, фурнитура төрләре бик күп. Инструкцияләр дә күп вакыт җыясы җиһазныкы булмый. Бу эш белән даими шөгыльләнмәгән кешеләр өчен, мебель җыю, чыннан да, сынау булырга мөмкин, - дип әйтте Илдар.

Тәҗрибәле өй җиһазларын җыючыга күпләрне борчыган сорауларны бирдек. 
- Иң җайлы һәм иң авыр җыела торган өй җиһазлары турында сөйләгез әле.
- Барысы да кешенең тәҗрибәсеннән тора. Караватны берничә сәгать эчендә дә җыеп була. Ә зур шкафлар белән көне буе интегергә мөмкин. Барысы да модельгә һәм катлаулылыкка бәйле. Элементлар һәм тартмалар күбрәк булган саен, җыю процессы озаграк бара. Кайвакыт шкафны диварга беркетергә туры килә, ә бу эш өчен тагын өстәмә вакыт кирәк.

- Материалның сыйфатын ничек билгеләп була?
- Күп кенә кешеләр мебельне опилкадан гына ясый дип зарлана. Андый мебельнең дә сыйфатлысы була. Мебель җитештерү нечкәлекләре белән таныш булмаган кешегә бәягә игътибар итәргә кирәк. Бик арзан җиһазларда йомшак ЛДСП, ныклы булмаган фурнитура кулланыла. ЛДСП үзенең йомшаклыгы аркасында авырлыкны тотмый, шуңа күрә җиһазлар озак хезмәт итә алмый. Уртача бәя өчен гадәттә сыйфатлырак һәм тыгызрак ЛДСП, ышанычлырак һәм ныклырак фурнитура кулланыла. Җиһазларны дөрес куллану турында да онытмыйк. 

- Кайвакыт винтларны борганда такталар ярылып китә, өр-яңа мебель бозыла. Бу нәрсәгә бәйле?
- Фурнитура дөрес сайланмаган булырга мөмкин. Тоташтырырга тиешле элементларда тишекләрнең туры килмәве, сыйфатсыз материаллар да такталарның бозылуының сәбәпчесе. Мебель дөрес җыелмаса, винтлар тоташуны тотып тора алмый һәм андый очракта да җиһазлар бик тиз яраксызга әйләнә ала. 

- Суга чыдам иң яхшы материалларны атый аласызмы?
- Суга иң чыдам материаллар пыяла, металл һәм таш. Иң тиз су үткәрүче материал - ДСП, аннары МДФ, аннан соң фанера һәм такта. Аш бүлмәләрендә өй җиһазларында, гадәттә, алгы панельләрне МДФтан ясыйлар, ә корпусны ДСПдан эшлиләр. Бу төр җиһазларның бөтен төсләре дә бар. Сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән. 

- Сез мебельне инструкциясенә карап җыясызмы?
- Инструкциядән детальләрнең урнашуын гына карыйм. Мебельне иң уңайлы ысул буенча җыям. Өй җиһазларын җыю принциплары охшаш. Хәзер мебельне инструкциясез дә эшләп чыга алам. Мебель – ул зурлар өчен конструктор. Кайвакыт җиһазларны билгеле бер тәртиптә генә җыярга кирәк, бер детальне дөрес түгел беркетеп, башкаларына зыян салырга мөмкин. Мебельне җитештерүче дә инструкциягә карата төрле карашта була ала. Кемдер урындык җыю өчен дә һәр адымны язып бирә, ә кемдер, гомумән, кухня гарнитуры җыюның нечкәлекләрен бер биткә сыйдырып бетерә.

- Россиядә җитештерелгән өй җиһазлары сыйфатлымы?
- Әлбәттә, безнең җитештерүчеләргә ышанырга кирәк. Алар күп вакытта яхшы җиһазлар ясыйлар. Бөтен яклап камил түгел, аның да нечкәлекләре бар инде. Чит ил җиһазларының да сыйфатсызы була бит. Иң мөһиме өйгә җиһазлар алганда акчаны жәлләмәскә кирәк. Әгәр сезнең мөмкинлегегез бар икән уртача бәядә булган товарларга игътибар итегез. Иң арзан җиһаздан сыйфат көтеп утырмагыз. Хәзер интернет аша гына мебель сатып алучылар күп. Андый вакытта җиһазны тотып карап, ничек эшләвен дә күзәтеп булмый. Бәягә, башка кешеләрнең фикеренә һәм аек акылга ышанырга туры киләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading