16+

«Миңа кредит бирмәгез»: үз-үзеңә кредит алуны чикләп буламы?

Министрлар Кабинеты үзеңә үзең кредит алуны тыю процедурасын раслады.

«Миңа кредит бирмәгез»: үз-үзеңә кредит алуны чикләп буламы?

Министрлар Кабинеты үзеңә үзең кредит алуны тыю процедурасын раслады.

Киләсе елның 1 мартыннан кулланучылар кредитлары һәм микрозаймнар алуны үзеңә үзең тыю мөмкинлеге булдырыла. Моның өчен гаризаны бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яисә шәхсән күпфункцияле үзәккә барырга була.
Финанс белгече Ләйсән Халикова сүзләренчә, бу бик кирәкле һәм күптән көтелгән закон. 

-    Мошенникларның карталардан акча урлавы яки чит кеше исеменә кредит рәсмиләштерүе турында гел ишетеп торабыз. Хәйран халыкны бурычка батырды алар. Чынлап та кредит алырга теләүчегә дә аның бернинди дә тискәре йогынтысы юк, чөнки кредитны үз-үзеңә тыюны күпме кирәк шул күләмдә чикләргә һәм киресенчә чикләүне туктатырга мөмкин. Гаризаны онлайн форматта дәүләт порталы аша бирү мөмкинлеге булу да яхшы, - ди ул. 

Сүз уңаеннан, белгеч күчемсез милекне мошенниклардан саклау өчен аның шәхси катнашыннан башка гамәлләр кылуны тыярга булуын ассызыклады. Өченче затлар, хәтта ышанычнамә булган очракта да, бернинди килешүләр үткәрә алмаячак. Моның өчен Росреестрга тиешле гариза бирергә кирәк. Шулай итеп Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) тыю турында тамга барлыкка киләчәк. 

-    Бу сездән башка күчемсез милек белән бәйле операцияләрне, әйтик, фатирыгызны сата, икенче бер кешегә күчерә яки бүләк итә, йә булмаса арендага бирә алмаячаклар дигән сүз. Кулланучылар кредитлары һәм микрозаймнар белән дә шулай булачак, - ди ул. 

Ипотека һәм автокредитлар белән башка хәл. Монда үзеңә үзең кредит алуны тыюда мәгънә юк дип саный белгечләр. Бердән, бу милек банкта залогта калган килешүләр. Әлеге кредитларны бирү озак вакыт таләп итә һәм бик күп документлар тикшерелә. Мошенниклар да андый кредитлар белән аз кызыксына ди.
Үзеңә үзең кредит бирүне тыюга килгәндә, гариза бирелгәннән соң, ул кешенең кредит тарихында чагылачак. Займ алырга теләсәләр, финанс оешмалары башта бу кешенең кредит бирүгә чикләү барлыгын тикшерергә, аннары соң гына кредит бирү турында карар кабул итәргә тиеш. Чикләү булып та кредит бирелсә, ул бурыч дөрес саналмаячак. 

Чикләүне шул ук бердәм дәүләт порталы аша яки күпфункцияле үзәккә барып туктатырга була. Кредит алудан "суыну чоры" да бар. Үз-үзеңне тыюны туктатканнан соң бер тәүлек узгач гына кредит алырга мөмкин булачак. Бу шул ук мошенниклар кармагына эләкмәс өчен бирелгән вакыт булып тора.
Үз-үзеңә кредит алуны чикләү һәм киресенчә чикләүне туктату бушка, дип ышандыралар.

Кибермошенниклар елына ил халкының 15-16 миллиард акчасын урлый. Бу Әстерхан, Липецк яки Пенза кебек шәһәрләрнең бюджетына тиң. Урланган сумманың 10 процентын гына кайтара алалар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading