– Андрей, ә сезгә оператор буларак, иң кыены нәрсә булды?
– Төшергән видеоны эфирга чыгарыр өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, чөнки чикләүләр бар. Егетләребезнең кайсы җирлектә булуларын, ягъни дислокация урыннарын белгертмичә генә төшерергә кирәк. Хәзер Россия Оборона министрлыгы техниканы, аның санын, машиналарның ниндидер тану билгеләрен күрсәтергә ярамый дигән кагыйдә кертте. Хәрбиләребезнең йөзләрен күрсәтергә ярамый, аларны төшерер алдыннан рөхсәт сорыйбыз. Кирәк булган очракта, тавышларын үзгәртәбез. Балаклава кидереп төшерәбез. Геройларыбыз арасында төрле кешеләр бар. Күбесе ачылып китеп сөйләшә. Ә кайберләре үзләрен, тавышларын танымаслык итеп үзгәртүне сорый. Соңрак сәбәбен әйтәләр үзе. Махсус хәрби операция зонасына китүләрен якыннарына әйтмәгәннәр икән. Командировкага киттек, дип хәбәр иткәннәр. Адым саен куркыныч булуга карамастан, төркемебез бернинди корал һәм бронежилетсыз хәрәкәт итте. Шартламый калган миналар бар. Җирле кешеләр аларга күнегеп беткән, хәтта алар яныннан үтеп йөриләр. Бервакыт Донецк базарында сюжет төшердек һәм
без китеп ярты сәгать үткәннән соң шул урынны утка тотуларын белдек. Яңа Каховкада да шундый ук хәл кабатланды. Соңгы сәфәребез вакытында бер хәл турында сөйләделәр, без хәтта сюжет та төшердек. Луганскида булган бу. Басуны сукалаган вакытта тракторның алгы көпчәге астына мина эләгеп шартлаган, тракторчы могҗиза белән исән калган. Техника әле дә басуда. Куркасыңмы дигән сорауга уйланып куям. Анда җирле кешеләр, шул исәптән балалар һәм безнең сугышчылар яши бит. Без киләбез дә китәбез, ә алар шунда көне-төне ут астында. Олы яшьтәгеләр, яшьләр дә: «Без беркая да китмибез», – диләр. Гуманитар ярдәм килеп тора. Без Татарстаннан, дигәч рәхмәт укыйлар. Моңарчы безнең республика турында белмәгәннәр дә.
– Сәфәрегез вакытында кайда яшәдегез?
– Мариуполь, Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә кунакханәләрдә урыннар юк, – ди Зөфәр. – Донецкида без сигез кунакханә аша үттек һәм кич белән генә урын таптык. Бервакыт сугышчылар янында калырга туры килде. Безгә окопларда һәм блиндажларда, йокы капчыкларында йокларга туры килде. Гомумән, анда җылы һәм коры, чиста, алар анда чисталыкны саклыйлар. Дөрес, кайвакыт тычкан йөгереп узып китә. Тагын бер дулкынландыргыч мизгел. Егетләребезгә тапшыру өчен үзебез белән мәктәп укучыларыннан хатлар алып килгән идек. Олы яшьтәге ирләр дә самими, чиста күңелле балалар язган хатларны укып күз яшьләрен тыя алмады. Балалар, алгы сызыктагы егетләребезгә хатлар языгыз! Окопларда һәм блиндажларда барысы да кадерләп саклана. Солдатлар берничә чакрым озынлыктагы евроокопларда яшиләр. Биредә алар үзләренә мунча, бәдрәфләр һәм ял итү урыннары корып куйган. Электр энергиясе үткәрелгән, урын-җирләре чиста. Дислокация урынын үзгәртергә туры килсә, җирле хакимиятләр яки халык белән һәрвакыт килешәләр. Йорт бушмы, анда яшәргә мөмкинме, дип сорыйлар, хәтта коммуналь хезмәтләр өчен дә түлиләр. Бу мәсьәләгә бик сак карый алар. Хәрбиләребез тыныч халык белән гуманитар ярдәмне бүлешәләр. Ничә ел
дәвамында аңнарына урыс халкы басып алучы дип кертелгән халык безне юлбасарлар, талаучылар дип уйлаган. Моның киресен аңлагач, үзаңнары да үзгәрә.
– Без анда күпләр белән дуслаштык, – дип сүзгә кушыла Андрей Ключников. – Кешеләрнең аңнары тора-бара үзгәрә, һәм мин дә үзгәрдем. Булганны кадерли башлыйсың. Тыныч тормышта без иртән торып эшкә китәбез, кич кайтабыз. Ә андагылар иртән исән-имин уяналармы-юкмы икәнен дә белми. Бу ниндидер сюрреализм. Син XXI гасырда яшисең һәм кинәт Бөек Ватан сугышы елларына килеп эләгәсең. Әмма дөреслек безнең егетләребез ягында. Тизрәк хәерлесе белән тынычлык урнашсын иде дигән теләктә калабыз.
* * *
ТНВ телекомпаниясе журналисты Зөфәр Дәүләтшин һәм оператор Андрей Ключников «Время вспомнить» кыска метражлы кино буенча II халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы телевизион-документаль фильм» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында «ZV-2» фильмын Санкт-Петербургта тәкъдим иттеләр. Биредә Зөфәр Дәүләтшин Татарстанда оештырылган «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренең хезмәт шартлары, шулай ук Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрен Татарстан ярдәмендә торгызу турында сөйли. Махсус операция зонасындагы кешеләрнең хис-кичерешләре, ни өчен анда булулары күрсәтелә.
Зөфәр Дәүләтшинның «ZV-2» фильмы Казанда «RT.Док: Время героев» халыкара документаль кинофестивалендә билгеләп үтелгән иде.
.jpg)


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар