Көннәр җылыта, кояш кыздыра башлагач, юлларда самокат, мотоциклга атланып элдертүчеләр артып китә. Юлдан теләсә ничек хәрәкәтләнгән ике тәгәрмәчле транспорт чарасын йөртүчеләрнең тәртибен карар өчен махсус ЮХИДИ хезмәткәрләре бар икән. Сезнең дә аларны һичшиксез күргәнегез бар. Алар мотоциклга атланып, хокук сагында тора. Сүзебез, мотополиция турында.
Җәй җитүгә мотополиция хезмәткәрләре дә рейдларга чыга.
Мотополиция хезмәткәре, тәртип сакчысы кебек үк, шәһәр урамнарында булган хәлләрне күзәтергә, хокук бозуларны туктатырга тиеш. Бу үзенчәлекле һөнәр турында ЮХИДИның өлкән инспектор Ленар Сабиров сөйләде.
Ленар Сабиров – Арча районы Түбән Мәтәскә авылы егете. Ул хокук сакчысы булып инде 15 ел хезмәт куя.
– Армиядә полициядә эшләү турында сөйләгәннәр иде. Миңа кызык булып китте. Армиядән кайткач, эшкә керергә булдым. Кечкенәдән мотоцикллар белән мавыктым, шуңа күрә хезмәт юлымны шул транспорт белән бәйлисе килде. Беренче мотоциклым “Урал” иде. Хәзер дә ул күңелле чакларны искә алам. Мотополиция хезмәткәрләрен махсус укыталар, барлык кирәкле күнекмәләргә өйрәтәләр. Һәр мотоцикл йөртүчедә “А” категорияле таныклык булырга тиеш. Без барлык гадәттән тыш хәлләргә дә әзер, – ди Ленар Сабиров.
Атландың да чаптың гына түгел, мотополиция хезмәткәрләре мотоцикларының хәлен дә тикшереп торырга тиеш. Транспортның төзелешен белергә, кайвакыт зур булмаган ватык урыннарны төзәтергә кирәк.
– Мотоциклны күңел белән тоярга, яратырга кирәк. Машина яки мотоцикл арасында сайларга туры килсә, мотоциклны сайлар идем. Яраткан эшне башкару үзе дә рәхәт бит. Полициядә бик абруйлы, кирәкле хезмәт, – диде Ленар.
Мотополиция эшчәнлеген өч сүз белән аңлатып биреп була: тизлек, хәрәкәтчәнлек һәм маневрлар ясау сәләте. Мотополиция хезмәткәрләре көне буе бер урында гына тукталып тормый. Алар һәрвакыт хәрәкәттә. Бу мотополицияне башка ЮХИДИ хезмәткәрләреннән аерып тора. Мондый хокук сакчыларының “клиентлары”да тизлекне бик ярата шул. ЮХИДИ машинасына мотоциклда чабучыны куып тоту кыенга төшәчәк. Ә ике тәгәрмәчле “тимер ат”та йөрүчеләр машиналар арасыннан да хәрәкәтләнә ала. Мондый вакытларда мотополиция ярдәме бик кирәк.
– Юл йөрү кагыйдәләрен бозмасаң, мотоцикл яратучыларга бернинди куркыныч та янамаячак. Мотоцикл, мопед, скутер кебек транспорт чараларында җәрәхәт алу куркынычы күпкә зуррак, шуңа күрә һәркем махсус киемнән булырга тиеш, – дип искәртте хокук сакчысы.
Ике тәгәрмәчле хәрәкәтләнү чараларына җиңел карарга ярамый. Һәлакәтләренең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Хокук бозган өчен штрафлары да “тешли” торган. Саклагыч башлык кимәгән өчен 1 мең, транспорт чарасын махсус таныклыксыз йөрткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр. Саный башласаң әйбәт җыела, әмма кеше гомеренең бәясе юк шул.
Мотополиция эшендә иң кыены хокук бозучыга һәм якын тирәдә булган машина йөртүчеләргә зыян салмыйча кулга алу. Искәртеп үтик, мотополиция хезмәткәрләре мотоциклда йөрүчеләр өчен генә җавап бирми. Алар шулай ук, гап-гади машина йөртүчеләрнең дә тәртибен тикшерә. Һәр хезмәткәрдә рация, канда булган хәмерне исәпләп чыгара торган җайланма, юл хәрәкәтен көйләү өчен махсус таяк һәм саклагыч җайланамалар бар.
– Эшне синеке, минекенә бүлеп утырмыйбыз. Без уртак максат өчен көч куябыз. Әлбәттә, һәр бүлекнең үз бурычлары бар, әмма гадәттән тыш хәлләр вакытында аның турында гомумән онытасың. Тәҗрибәмдә янгын сүндергән дә булды. Мин һәлакәт урынына алданрак килеп җиттем, шуңа күрә эшкә тотындым. Бу минем эш түгел, янгын сүндерүчеләр килсен дип көтеп утырырга ярамый. Без кеше тормышы, мөлкәте, куркынычсызлыгы өчен җавап бирәбез. Башкалар да моның турында онытмасын иде, – диде Ленар Сабиров.
Фото: Алсу Мансурова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар