Мәскәү мэры булып Собянин кала
Мәскәүдә шәһәр мэрын сайладылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мәскәүдә шәһәр мэрын сайладылар.
Мәскәү Үзәк сайлау комиссиясе, бюллетеньнарның 100 проценты да эшкәртелгәннән соң, шәһәр мэрын сайлауның беренчел нәтиҗәләрен игълан итте. Нәтиҗәләр буенча, мэр булып Сергей Собянин калды. Ул сайлаучыларның 51,37 процент тавышын җыйган. Исемлек буенча аңардан соң, 27,24 процент тавыш җыеп, Алексей Навальный (РПР-ПАРНАС) килә. Иван Мельников (КПРФ) - 10,69, Сергей Митрохин («Яблоко») - 3,51, Михаил Дегтярев (ЛДПР) - 2,86, Николай Левичев («Справедливая Россия») 2,79 процент тавышка ия булган. Сайлауларның икенче туры булмаячак.
8 сентябрьдә, бердәм сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасының 33 муниципаль районында авыл һәм шәһәр җирлекләре органнарының депутатларын сайлау булды.
Аның якынча нәтиҗәләре инде билгеле дә. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, өстәмә муниципаль сайлауларда 481 кандидат катнашкан, шул исәптән, «Бердәм Россия», Россия коммунистлары, «Справедливая Россия», КПРФ, ЛДПР кебек сәяси партияләрдән - 426 кандидат. Үзләрен тәкъдим итүчеләр - 55 кеше. Сайлауларга килү дәрәҗәсе шактый югары булып, республика буенча 57,6 процентны тәшкил иткән. Шул рәвешле, Татарстанның 257 округыннан 256 депутат сайланган.
PS. ТР Дәүләт Советына сайлаулар киләсе елның март аенда уздырылырга тиеш иде. Тик бердәм сайлау көне булдырылганнан соң, аны сентябрь аена күчерделәр. Димәк, Дәүләт Советы депутатларын 2014 елның сентябренең икенче ялында сайлаячакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар