16+

Муеннарына «богау» салынган агачлар

Бу мәкаләне язар алдыннан озак кына уйланып, икеләнеп йөрдем. Чөнки хәзер, совет заманындагы кебек, газета-журнал язмаларына әллә ни игътибар бирүче юк, бигрәк тә алар татар телендә булсалар. Җаныңны сыкратып, күңелеңне борчып торган мәсьәлә уңай хәл ителми кала.

Муеннарына «богау» салынган агачлар

Бу мәкаләне язар алдыннан озак кына уйланып, икеләнеп йөрдем. Чөнки хәзер, совет заманындагы кебек, газета-журнал язмаларына әллә ни игътибар бирүче юк, бигрәк тә алар татар телендә булсалар. Җаныңны сыкратып, күңелеңне борчып торган мәсьәлә уңай хәл ителми кала.

Әйтик, шәһәребезнең игелекле халкы, мэрия җитәкчелегендә җиң сызганып, бик тә изге эш-гамәлләр башкара. Казаныбыз урамнарына агачлар утырта, ачык урыннарны төрле-төрле меңләгән үсентеләр белән бизи, шәһәребезне яшеллеккә төреп, һавасын сафландыра. Мең рәхмәт аларга! Ләкин агачларны утырту белән беррәттән, аларның киләчәк язмышларын да күз алдында тотарга кирәк ләбаса! Әнә былтыр көз, бигрәк тә өченче ел утыртканнары үзләренең кәүсәләрен бәйләгән бау-шпагатлардан буылып газап чигә. Хәзер, агачларга зыян салмый гына, аларны агач кәүсәләре эченнән тартып алу кирәк.
Мин, шушы хакта әйтеп, урман хуҗалыгына, шәһәребезне яшелләндерү оешмасына да шалтыраткан идем. Тик алар бу эш-гамәлләргә үзләренең катнашлары юклыгын әйттеләр.
Ниһаять, шәһәребез мэры Илсур Метшин катнашында үткән «Эфир» программасының «Город» тапшыруына мөрәҗәгать иттем. Телевидение хезмәткәрләренә рәхмәт инде. Алар тырышлыгы белән, җаныма тынычлык бирмәүче борчуларым «Заречье» идарәче компаниясенә һәм шәһәр мэриясе колагына барып иреште. «Заречье»дән мине эзләп фатирыма килгән ханым, жалобщик, дип орыша-орыша, үзенең минем белән очрашканын миңа бер кәгазьгә кул куйдыртып раслатты. Өйдән чыгып барышлый: «Бу мәсьәләләр буенча Киров районы хакимиятенең тышкы төзекләндерү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип киңәш итте. Һәм 3 октябрьдә шәһәребез мэриясеннән дә хат алырга насыйп булды. Әмма яшь агачларны буып торучы бауларны кисеп чыгу барыбер оештырылмады.
Киров районы аша яңа төзелгән трамвай юлларының ике ягына да утыртылган агачларның бау-шпагатларын әледән-әле кисеп, агачларның кәүсәләрен чүпләрдән арындырып йөргәндә, мин бер генә эшчене дә очратмадым. Һәм ошбу эшләр белән шөгыльләнүче кешеләрнең башка җирләрдә дә булмаганнарына ышанам. Чөнки «Кәҗә бистәсе» тирәсенә утыртылган агачлар, шәһәрдәге башка агачлар кебек, буылган хәлдә кала бирәләр. Агачның кәүсәсе, тамыры ныгуга, бауларны кисәргә кирәк бит инде ул. Бауларын алганнан соң агачлар, биләүдән алынган сабый шикелле, иркенәеп китә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading