16+

“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми”

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.

“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми”

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.

* * *
– Улыма 16 яшь, беркайчан да элемтәгә чыкмыйча, югалып йөрмәде. Һәрвакыт шалтыратып, кайда икәнлеген әйтә иде. Ә бермәлне төгәл бер тәүлеккә юкка чыкты. Телефоны сүндерелгән. Бөтен дусларына шалтыратып чыктык, беркем берни дә белми. Шул вакытта башыбызда бары бер уй бөтерелде: бер үк исән була күрсен, – дип искә ала Казан мәктәпләренең берсендә белем алган егетнең әнисе. 

Аның телефоны улы югалып өч көн үткәннән соң гына шалтырый. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән адвокат була элемтәгә чыгучы. Улының наркодилер булуын, ягъни тыелган матдәләрне зур күләмдә саткан вакытта тотылуы турында хәбәр итә. Егеткә кимендә ун ел төрмә яный. 
Аларның тыныч тормышы шул вакыттан бирле соңгы ярты елда чын тәмугка әверелә.
***
– Улым 2020 елның көзендә тоткарланды, аңа 19 яшь иде. Санкт-Петербугтагы федераль куркынычсызлык хезмәтенең уку йортында өченче курсында укыды. Шундый дәрәҗәле уку йортында белем алды бит улым! —дип искә ала Э.ның әнисе Ләйсән ханым (исемнәр үзгәртелгән – Авт.). – Бу ниндидер аңлашылмаучанлык. Күз карасыдай саклап, аның өчен яшәгән балам мондый адымга бара алмый, берәрсенең кырын эше дип уйладык. 
Ләйсән ханым улы белән вакытлыча тоту изоляторында яки инде судта сак чарасы билгеләгәндә күрешү бәхетенә ирешә. Янә шок кичерә. Улына белдерелгән барлык гаепләр дөрес булып чыга. Балалары әти-әнисенә  “курьер-наркотик яшерүче” буларак акча эшләргә теләгәнлеге турында сөйли. Ләйсән ханым әйтүенчә, улы беркайчан да наркотик кулланмаган!
– Төрмәгә утыртканда улыма 20 яшь иде, утыз яшендә иреккә чыгарачаклар, яшьлеге тимер рәшәткә артында үтәчәк, – дип лаф ора әни кеше. 
***
Әлмәт районында яшәүче 20 яшьлек егет һәм кыз наркотикларны төргәкләргә бүлү өчен фатир арендалый. Калган вакытта аларны тарату белән шөгыльләнәләр. Яшьләр наркоконтроль оперативниклары күзәтүе астына алынуларын сизмиләр дә. Гаепләнүчеләрнең фатирын тентү вакытында 400 граммга якын көчле наркотик табыла. Бу табыш зур күләмдә дип билгеләнә.

Җинаять материалларыннан ачыкланганча, гаепләнүче кыз Әлмәт районы Совет урамындагы йортта фатир таба, аны арендалый һәм биредә бизнесын җәелдерә. Яшьләр наркотикларны төргәкләргә бүлгәннәр, ә аннары егет аларны микрорайондагы яшерен урыннарга илткән. Әлмәтнең берничә урамындагы йортларда оперативниклар наркотик белән төргәкләр тапкан. Шулай итеп, “наркотикларны саклау һәм тарату” маддәсе буенча студентларга 20 ел төрмә срогы яный. Яшьләр каршылык күрсәтми үз гаепләрен таный. Өстәвенә, гаепләнүче кызга тагын бер маддә — җинаятькә балигъ булмаган баланы җәлеп итү гаепләве дә белдерелгән.

Гаепләнүчеләргә соңгы сүзгә әзерләнергә вакыт бирү өчен, тыңлаулар кичектерелде, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды.

“Курьер эзлибез. Аена 90мең”
Курьер-наркотик яшерүчеләрне интернеттагы белдерүләр аша эзлиләр. Аның эчтәлеге берничә сүздән тора. Әмма шундый кызыктыргыч үзе: “Курьер эзлибез. Аена 90 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Торак белән тәэмин итү каралган”. Килешәсездер, мавыктыргыч тәкъдим! Күпләр әнә шул җиңел акчага кызыга һәм тозакка килеп каба. Әмма шундый төр эчтәлектәге белдерү бирүчеләр бу эшнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын яшереп калдыра...

– Әлеге “эшне” интернет аша таптым. Эш бирүчеләр бу маддәләрне законлы дип әйтте. Мин бит турыдан-туры кеше кулына тапшырмыйм, шуңа бу очракта таратучы булып саналмыйм. Яшереп кую ул үзең өчен саклау ысулы, димәк, сиңа шулай уңайлы, – дип искә ала Р. үзенең “дилер” булып эшләвен. 

 Кечкенә генә бер төенчекне тиз рәвештә илтеп җиткезгән өчен “эш бирүчеләре” егеткә ярыйсы гына сумма вәгъдә итә.

– Берничә сәгать эчендә өемдә миңа бирелгән матдәләрне пакетларга тутырып, күрсәтелгән адрес буенча тиешле районга киттем һәм өч сәгать эчендә 30лап пакет тараттым. Куаклык эченә ташладым, аларны фотога төшердем, бу урынның кайдалыгын билгеләп фотога төшердем дә, кураторга җибәрдем, – ди Р. 

Егет шул рәвешле бер тапкыр гына акча эшләп кала. Әмма мондый гамәл өчен 10 еллык төрмә срогы янавы турында белеп алгач, уеннан баш тарта. Хәтта залог өчен калдырган акчасы да кирәк булмый. Ирек кадерлерәк. 

– Микрокредит оешмасыннан 7 мең сум акча алдым да, шуларны "кибеткә" (наркотик белән тәэмин итүчеләргә – Авт.) залог буларак салдым. Аңлавымча, кайсылары залогсыз вариантны сайлый, ягъни бу очракта паспортыңның беренче битен фотога төшереп җибәрергә кирәк. Күрсәтелгән номерга смс язасың, җавап итеп наркотик куелырга тиешле урынның координаталары килә. Ул йорт подъезды янындагы чәчәк түтәле, куак асты булырга мөмкин. Порошок белән бергә пакет эчендә тәфсилле инструкция язылган була: нинди үлчәүләр сатып алырга, ничек төрергә, ничек салырга, фотога төшерү ысулы... Полиция белән аралашу очрагында үз-үзеңне тоту схемасы аерым тасвирлана, – ди егет. 

Хәзер ул мондый эшләрдән ераграк торырга тырыша. 

“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми”
– Оператив хезмәткәрләребез тарафыннан тоткарланган “нарко-курьер”ларның күбесе 25 яшькә кадәргеләр. Аларны социаль челтәрләр аша алдалап җәлеп итәләр. Мессенджерлар аша “яхшы эш хакы тәкьдим итәбез” диелгән төрле хәбәрләр таратыла, – дип сөйли Татарстан Эчке эшләр министрлыгында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы Вадим Костюнин. – Кайвакыт чәй, спорт туклануы товарлары тарату бу, дип тә ялганлыйлар. Курьерларның 95 проценты беренче ике ай эчендә оперативниклар кулына килеп керә. Яшьләр шуны аңласын иде – курьерлар”хуҗалары” өчен бары "кадерсез" материал. Алардан файдаланалар да, кирәге калмагач, ягъни полиция тарафыннан тотылгач, оныталар. 

2022 елда наркотикларга бәйле җинаять кылган 1816 кеше тоткарланган, аларның 88,5 проценты Татарстанның җирле кешеләре, 66,8 проценты – даими рәвештә эше булмаган затлар. Шул ук 2022 елда балигъ булмаганнар катнашындагы, законсыз рәвештә наркотик әйләнешенә бәйле 82 җинаять эше тикшерелгән. 

– Тагын бер кат искәртәм, наркотик саткан өчен кеше хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Унсигез яшь тулган кеше гомуми нигездә җинаять җаваплылыгына тартыла. Әгәр аеруча авыр җинаять кылынса, 16 һәм, хәтта, 14 яшьлек кешегә карата да җинаять эше кузгатыла, – дип кисәтте Вадим Костюнин. – Наркотик таратучыларга шундый каты хөкем чыгарылуы нигезле. Ел саен республикада наркотиклар кулланудан дистәләгән кеше вакытсыз вафат була. Аеруча яшь егетләр һәм кызлар наркотиклардан ерак торсын иде, балаларыбызны бу афәттән саклыйк. Наркотиклар таратучыларга каршы җәмәгатьчелек белән көрәшик.

Фото: http://mvdmedia.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading