Басып алынган совет җирләреннән немецлар нәрсә алып була, шуны алып чыккан. Хәтта планетада иң кыйммәтле ресурс булган кара җирне дә.
Ул вакыйгаларның шаһитлары сөйләвенчә, уңдырышлы туфракны Германиягә эшелоннар белән озатканнар, ә менә күпме җир китүен билгеләү мөмкин түгел.
Оккупацияне кичергән совет гражданины А.Ф. Евич та әсир төшкән совет солдатларының немец конвойлары күзәтүе астында кара җирне арбаларга төяүләренә шаһит булган. Җирне вагоннарга төяп, Германиягә җибәргәннәр. Евич сөйләвенчә, бу хәл Украинаның бер шәһәре читендә булган. Фашистлар Адыгейдагы Гиагинск районының уңдырышлы туфрагын да бик яраткан.
Җир урлау мизгелләре шулай ук сәнгать әсәрләрендә дә тасвирлана. Мәсәлән, моңа Б.С. Горбачевский белән Владимир Лиштванов «Ржевское побоище» һәм «Жизнь прожить – не перейти-2. Дети" китапларында игътибар итәләр.
Әлбәттә, сәнгать әсәрләре авторлары һәм бу хәлнең шаһитлары абруйлы чыганаклар түгел. Әмма аларны белгечләр дә хуплый. Әйтик, Кубань һәм Воронеж өлкәсе җирләрен урлау фактларын В.А. Касьяненко «Угрозы продовольственной безопасности» монографиясендә раслый, ә Россия туфрак белгече Е.В. Шеин «Поиск» газетасына биргән интервьюсында Украина территориясеннән алынуы турында әйтә.
Шул ук вакытта оккупантларның "туфрак алуын" теркәүче бер генә язма документ та (хәтта немец архивларында да) сакланмаган. Скептиклар фикеренчә, немецлар туфрак алып чыгу өчен көчләрен дә, вакытларын да сарыф итмәс иде, чөнки алар болай да ватандашларын яулап алынган уңдырышлы җирләргә күчереп утыртырга планлаштырганнар. Моннан тыш, яулап алынган җирләрдән начар яткан бөтен нәрсәне чыгару буенча зур эшчәнлек алай озакка сузылмый.
Мөгаен, аларны туфрак түгел, башка ресурслар кызыксындыргандыр, чөнки ул җирне дөрес кулланырга да кирәк бит әле.
Шаһитлар кара җирне марганец рудасы белән бутарга да бик мөмкин. Бу файдалы казылмаларны фашистлар чыннан да Германиягә сәнәгать масштабларында җибәргәннәр. Тарихчы Н. Мюллер үзенең «Вермахт и оккупация (1941-1944)» китабында тимер рудасын немецлар – 1 033 339 тонна, марганецла рудасын – 500 499 тонна, тимер ломны – 1 850 762 тонна, көмешне 2 345 876 тонна чыгарганнар. Кара җир турында бер генә искә алу да юк, димәк, тикшеренүчеләргә әле эш бар.
(“Русская семерка”дан)
Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар