Казан шәһәрендә яшәүче Тимур Вәлиев Украинада махсус хәрби операциягә китү хәбәренә тыныч караган. Җиңүсез кире кайтмаячакмын, дигән ул якыннарына. Батыр егетебезне өйдә ике кечкенә баласы һәм сөеклесе Резедә көтә. Батырлык һәм чиксез мәхәббәт тарихы турында безгә Резедә үзе сөйләде.
"Балалар әтиләрен көн дә сорап тора, ишек ачылган саен чабалар»
- Тимурның махсус хәрби операция зонасына китәчәген белгәч, нинди хисләр кичергәнегезне хәтерлисезме?
- Ирем – үз иленең патриоты. Без Тимурның Ватанны яклау теләгеннән баш тарта алмаячагын белә идек. Әтиебезне 29 сентябрьдә өйдән эшкә озаттык. Ул "Компрессормаш"та хезмәт куя. Эшеннән туп-туры хәрби полигонга алып киттеләр. Авыр булды, моңа ничек карарга да белмәдем, паникага бирештем. Олысына – 5 яшь, кечесенә – 1 яшь тә 9 ай. Моннан тыш, ипотекасы, кредиты бар. Нишләп бетәрмен, бердәнбер тукландыручыбыз, дип еладым. 7 ел буена ир канаты астында бернинди җил-яңгыр күрмичә яшәдем бит. Полигонда 40 көнгә якын әзерлек үтте. Ялларда күрешеп тордык. Хәзер инде хәрби операция зонасында.
- Ирегез белән элемтәдә торасызмы ?
- Беренче тапкыр ул китеп берничә атна үткәч, шалтыратты, чөнки симка һәм элемтә юк иде. Ничектер җирле номер булган телефонны табарга туры килде. Барысы да яхшы, ди. Күп сөйләргә вакыты юк, берничә минут кына. Шалтыраткан вакытта миннән балалар, үземнең хәлләрем турында сорый да, бездә бар да әйбәт, ди. Баштан "Ник син шуның чаклы тыныч", дип әрли идем аны. Мин ут эчендә, ә ул берни булмагандай сөйләшә. Хәзер карашым үзгәрде. Иң мөһиме, иремнең сәламәт булуын белү. Ике сабыебыз да әтиләрен бик көтә. Октябрь аенда тоташ чирләдек, авыр булды бераз, әмма хәзер инде моны тормыш сынавы итеп кабул итәм. Тимур МХОга 30 октябрьдә китте. Балаларны җыеп озатырга бардым. Ирләр хәрби операция зонасына киткән хатыннарның мессенджерларда үз төркемнәре бар. Ротадан берсе шалтыратса, шунда ук бер-беребезгә хәбәр салабыз: "Бар да яхшы, элемтә бар". Шул берничә сүздән дә эчкә җылы керә. Без бер-беребезгә терәк, таяныч та. Елашып та, көлешеп тә алабыз. Сугышчан кардәшлек бездә. Туганнарыбыз һәм дусларыбыз да мораль яктан ярдәм итә.
- Ирегездә нинди сыйфатларны барыннан да күбрәк хөрмәт итәсез?
- Беренче чиратта, гаилә турында кайгырту. Ул безнең турыда нык кайгырта һәм мине, балаларны бәхетле итәр өчен барысын да эшләргә тырыша. Моннан тыш, бу кайгырту башка кешеләргә дә кагыла. Әйе, ирем тыныч халыкны якларга тиеш, чөнки анда балалар һәм хатын-кызлар да яши. Барлык ирләр дә аныңча уйламый шул, күпме кеше качып китте.
- Ирегез өйгә кайтканнан соң, үз ирекле булып кабат фронтка китәргә теләсә, сезнең карарыгыз нинди булачак?
- Әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. Ирем берәр нинди карарга килсә, өстәмә сөйләшү, үгетләү файдасыз булыр.
- Хәзерге вакытта сезнең иң зур хыялыгыз нинди?
- Ирем исән-сау өйгә кайтсын иде. Аның өчен догалар укыйм. Аның яраткан тәмнүшкәләрен пешерер, сыйлар идем дип хыялланам.
- Гаиләгезне берүзегез ничек тәэмин итәсез?
- Әлегә декрет ялында, балаларга пособие алам. Иремнең банк картасы да миндә. Шөкер, дәүләт тә булыша. Иремә, аларның ротасында егетләр өчен Яңа ел бүләкләре җыйдык. Бик күп кеше теләктәшлек белдерде. Аларның һәрберсенә рәхмәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар