16+

Ноябрь яңалыклары: ниләр үзгәрә?

Торак-коммуналь хезмәтләр буенча түләү алу һәм электрон янчыкларны тулыландыру җиңеләячәк.

Ноябрь яңалыклары: ниләр үзгәрә?

Торак-коммуналь хезмәтләр буенча түләү алу һәм электрон янчыкларны тулыландыру җиңеләячәк.

Түләүгә компенсация бирү буенча да яңалык көтелә. Хөкүмәт бу түләүне рәсмиләштерү тәртибен раслады.

Әгәр фатир өчен түләү буенча бурычы булса, компенсациягә дәгъва итүчене кире борып җибәрергә мөмкиннәр. Шуңа да ачыклык кертик – түләнмәгән бурыч кына исәпкә алынырга тиеш. Ә бурычлар турында мәгълүмат агымдагы айның беренче числосына кадәр торак-коммуналь хуҗалык системасыннан алачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация ташламага ия булган кайбер категорияләргә бирелә, мәсәлән, инвалидларга, авыл мәктәпләре педагогларына, "чернобыльчеләргә", блокадачыларга.

 

Гавами каналлар хуҗалары Роскомнадзорга мәгълүмат тапшыра башлаячак

1 ноябрьдән хәбәрләр алмашу сервисын оештыручылар (әйтик, ватсап, телеграмм) һәм социаль челтәрләр хуҗалары өчен яңа кагыйдәләр кертелә. Бу чаралар мәгълүматны начар ниятле кешеләргә таратуны чикләргә тиеш. Гавами каналларны маркировкалау турындагы нормалар эшли башлаячак. Аудиториясе 10 меңнән артык кулланучыны тәшкил иткән паблик хуҗасы Роскомнадзорга үзе һәм каналы турында, шул исәптән контакт мәгълүматларын да кертеп, база мәгълүматларын тапшырырга тиеш. Моны "Дәүләт хезмәтләре" ("Госуслуги") порталы, Роскомнадзор сайты аша, шулай ук социаль челтәрдә чат-бот ярдәмендә эшләргә мөмкин. Каналны реестрга керткәннән соң социаль челтәр битендә махсус билге һәм уникаль сылтама өстәләчәк, аның буенча каналның чыннан да реестрда булуын тикшерергә мөмкин.

“Мәгълүматны укыган кеше аның кайсы чыганактан алуын аңларга тиеш. Әгәр сез массакүләм мәгьлүмат чарасы һәм мәгълүматны бастырасыз икән, басманың хуҗалары, баш мөхәррирләре билгеле һ.б. булачак”, - дигән "Российская газета" басмасына Роскомнадзор башлыгы Андрей Липов.

Россиядә криптовалюталар майнингы легальләштерелә

Россиядә 1 ноябрьдән криптовалюталар майнингы законлы эшчәнлеккә әверелә. Криптовалюта чыгару белән шөгыльләнү хокукы Федераль салым хезмәтенең махсус реестрына кертелгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр алачак. Сәнәгать майнингыннан бюджетның салым керемнәре ел саен 50-60 млрд.сумнан да ким булмаска мөмкин дип көтелә.

Физик затлар шулай ук криптовалюта чыгару белән шөгыльләнергә рәсми рәвештә хокук алачак. Реестрга кертүне бу таләп итмәячәк, әмма майнер-физик затларга энергия куллану лимитлары чикләренә керергә кирәк булачак. Шул ук вакытта законга шулай ук 1 ноябрьдән эшли башлаган өстәмә төзәтмәләр хөкүмәткә аерым регионнарда яки аерым территорияләрдә майнингны тыю мөмкинлеге бирә.

Тиз түләүләр системасында тарифлар үзгәрә

Россия банклары 1 ноябрьдән дәүләт адресына тиз түләүләр системасы (СБП) аша акча күчерү өчен комиссия ала алмаячак, мәсәлән, салымнар һәм штрафлар, балалар түгәрәкләре, секцияләр һәм башкалар өчен түләгәндә.

Шулай ук 1 ноябрьдән айга 100 мең сум түләүсез күчерүләр лимиты электрон акча янчыклары белән бәйле операцияләргә дә кагылачак. "Бу сумма чикләрендә СБП аша акчаны башка кешегә күчереп кенә калмыйча, үз электрон янчыкларын да тулыландырырга мөмкин булачак", - дип хәбәр итә Россия Банкы матбугат үзәге.

Ваклап сату һәм җәмәгать туклануы алкогольсез эчемлекләрне яңа кагыйдәләр буенча сатачак

2024 елның 5 ноябреннән ваклап сату һәм җәмәгать туклануы маркалы алкогольсез эчемлекләрне кабул итү һәм сату турында мәгълүматны "Гадел билге" ("Честный знак") системасына тапшырырга тиеш. Кассир төргәктәге маркировка кодын сканер аша үткәрәчәк, касса исә сату турындагы мәгълүматны "Гадел билге"гә тапшырачак. Үзгәрешләр пыяла, полимер савыттагы, алюминий һәм полимер банкадагы эчемлекләргә кагылачак. Соклар, нектарлар, морслар искәрмә булып тора.

Донорларга түләүләр алу гадиләштерелә

"Россиянең Мактаулы доноры" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затларга еллык акчалата түләү алдан (проактив) ук билгеләнәчәк. “30 ноябрьдән Россиянең Мактаулы донорлары ел саен гадиләштерелгән схема буенча акчалата түләүләр ала алачак, үзләренең банк реквизитларын дәүләт хезмәтләре аша килештерәчәк”, - дип аңлата Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин.

 

Лилия Гайнуллина әзерләде

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading