16+

«Республикада җылы диңгез юк, әмма бай мәдәни-тарихи мирас бар»

Татарстанда туризм үсешенә йогынты ясаган төп фактор – М12 трассасы ачылу.

«Республикада җылы диңгез юк, әмма бай мәдәни-тарихи мирас бар»

Татарстанда туризм үсешенә йогынты ясаган төп фактор – М12 трассасы ачылу.

Республикага килүче туристларның саны арта бара. Алай гына да түгел, географиясе дә киңәя. Һәм иң мөһиме – туристлар бездә озаккарак кала башлаган. Бу хакта Татарстанның Туризм дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Төбәк белән идарә итү үзәге эфирында сөйләде.  

– Дөньядагы төп туристлык үзәкләре, кагыйдә буларак, туристлар саныннан бигрәк, тукталган көннәре исәбе артыннан куа. Алар бездә күбрәк яшәгән саен, икътисади яктан нәтиҗәлелерәк була. Безнең өчен бу бик мөһим, – диде ул. 

Сүз уңаеннан Иркутск, Улан-Удэ, Якутскидан килүчеләрнең артуын ассызыклап үтте. 

– Татарстанда туризм үсешенә йогынты ясаган икенче бер җитди фактор – М12 трассасы ачылу. Игътибар итсәгез, республика урамнарында безнең өчен гадәти булмаган төбәкләрдән килгән машиналар күбәйде. Элегрәк Самара, Ульяновск өлкәләре, Чувашия, Марий Эл, Башкирия автомобильләрен күргән булсак, хәзер үзәк Россия, төньяк-көнбатыш һәм көнчыгыш төбәкләреннән килүчеләрне дә очратырга була. Бу быелның бик сизелерлек тренды, – дип билгеләп үтте Иванов.
Республика БРИКС саммитына да ныклап әзерләнә. Спикер сүзләренчә, әлеге уңайдан туризм тармагында да төрле юнәлештә зур эшләр бара. Аерым алганда кунакханәләр актив эшли. Унбиштән артык кунакханә ил лидерлары һәм делегация җитәкчеләре өчен президент апартаментларын булдырган. Бик күп кунакханәләр яңартылган.

– Болар барысы да кунакларны матур интерьерлы яңартылган яхшы номерларда каршы алырга мөмкинлек бирәчәк. Бездә кунакханәләр Универсиада алдыннан – 2010-2013 елларда актив төзелде. Аларга ун-унбиш  ел инде. БРИКСка әзерлек зур реновация үткәрергә этәрде. Кунакларны тиешенчә кабул итү, хезмәт күрсәтү өчен кунакханә персоналы белән дә зур эш алып барабыз, – дип сөйләде Сергей Иванов.

Республикага туристларны җәлеп итү өчен туристлык компанияләре, блогерлар һәм матбугат чаралары белән актив эшләүләрен, шул исәптән вакыйга туризмын киң җәелдерүләрен дә ассызыклап үтте.  

Быелгы сезонның төп яңалыгы – елга маршрутлары саны арту. Элек Казан – Чебоксар маршруты гына булса, быел тиз йөрешле метеорлар Түбән Новгородка, Ульяновскига да йөри башлаган. Казан – Сарапул маршруты да да барлыкка килгән.

Сергей Иванов бер ун-унбиш елдан Казанны тулы канлы халыкара туризм үзәге буларак күзаллавын да белдерде. 
– Безнең республика – бай төбәк, бездә бөтен нәрсә дә бар диярлек. Әйе, җылы диңгез юк, әмма бик зур сулыклар, искиткеч табигый локацияләр, бай мәдәни-тарихи мирас бар. Бездә бик яхшы инфраструктура, уңайлы транспорт юллары. Һәм иң мөһиме башка илләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны сөенеп каршы алучы кешеләр яши бездә. Бу республиканың перспективалары бик зур булуын күрсәтә, – дип сөйләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading