16+

“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый”

Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез. 

“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый”

Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез. 

Хат язу модасы кисәк кенә тормышыбызны ташлап китеп, күпләрне җылы сүз, кайнар сәламнәрдән мәхрүм итсә дә, шөкер әле, каләмле укучыларыбыз бүген дә бар. Шуларның берсе – Рәйсә Галимуллина. Кукмара районы Мәмәшир авылында яши. Безне бик еш кына берсеннән-берсе кызыклы, гыйбрәтле, тормышчан, талантлы каләм тотып, оста язылган хат-язмалары белән сөендереп тора. 

Аны күптән күрәсем, кара-каршы утырып сөйләшәсем килеп йөри иде. Беркөнне Кукмара якларына барып чыккач, машинабызны Мәмәшир ягына таба бордык.

 Капка төбендә безне Рәйсә апаның ире Хәмзә абзый каршы алды. Ә авторыбыз үзе: “Яраткан газетам “Шәһри Казан”нан киләләр бит!” – дип газ мичендә коймак пешереп йөри иде.

Оныгының исеме Йолдыз  булгангамы (Сәрдектә яши), уртак телне бик тиз таптык. Бер-беребезне күптән күргән-белгән, элеккеге танышлар, алай гына да түгел, якын дуслар шикелле аралаштык. Шулай булмыйни, Җандашлар икән бит без! Аның да әйтер сүзләре каләме тулы. Аның белән сөйләшеп утыргач, шундый нәтиҗәгә килдем – ул язучы-әдип булырга тиеш булган бит. Бу дөньяга кешеләрнең күңелләрен дәваларга, чистартырга, агартырга килгән булган. Ләкин һөнәре буенча язучы булмаса да, халәте һәм рухы буенча ул – әдип. Моны аңлар өчен газетабызны даими укып барырга гына кирәк. Еш басыла ул, һәр язмасы күңелләргә майлы бәлзәм булып ята. Теле бик матур, җанлы, халыкчан. Һәрбер язганы күз алдына килә: чәчәкләрне сурәтләсә, аларның хуш исләрен дә сизәсең, карлыган куаклары турында язса, аларның мөлдерәп торган күзләрен күргәндәй буласың.

Рәйсә ханым шушы Мәмәшир авылында алты балалы гаиләдә туып-үскән. Канат чыгаргач, туган ояда торып калырга теләмичә, бераз чит җирләрдә эшләп, яшәп, җанына туган җирен сагынуны мөлдерәмә тутырып кайта ул. Аннары аларны шигырь юлларына сала башлый.

Язучы булырга теләгәннәргә, гадәттә, китаплар укырга киңәш итәләр. Әйе, укымыйча гына язарга өйрәнеп булмый. Бу яктан Рәйсә апаның бәхете баса. Ул мәктәп китапханәгә эшкә урнаша, унике ел гомерен белем иленең китап мәгарәсендә уздыра. Татар әдәбияты, милли хәзинәбезнең шуның кадәр бай булуына гаҗәпләнеп соклана. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевның китапларын тетелдереп бетергәнче укый. Аннары кулына каләм дә ала.

Шулай яраткан бабае белән гомер көзенә кереп барганда язмыш аңа зур сынау да әзерләгән икән бит. Соңгы араларда хәлсезләнгәнен сизә башлаган була инде ул, ләкин олыгаюга сылтау бар бит барыбызда да. Әйе, беркем өчен дә еллар эзсез генә узмый инде, анысы. Тик монда хәл җитдирәк була. Кан тамырлары нык тыгылып, йөрәккә дөрес эшләргә ирек бирмиләр икән. Август башына операция дә билгелиләр. “Ясатмасаң, гомерең кыска калган. Бәлки, бер ел, бәлки, иртәгә”, – дигәннәр. “Уңышлы чыгуы да 50гә 50”, – дияргә дә онытмаганнар. Мондый хөкем карарын ишеткән Рәйсә апа: “Әйдә, язмыштан узмыш юк!” – диеп, Аллаһның үзенә тапшыра. Бабай белән бер ай буе гадәти яшәп яталар. Юк, гадәти генә дию дөрес булмас һәрбер көннең, һәр минутның, хәтта мизгелнең дә кадерен белеп, әрәм итмәскә тырышып яшиләр алар бу җәйне. Һәр чәчәкнең хәлен белеп, Салават күперенең төсләре белән җаннарын нурландырып.

“Юк, йөрәгемә пычак тидермим!” – дип катгый фикергә килгән булса да, рус милләтеннән булган Валя килене аякларына ятып-ялварып әнисен операциягә керергә үгетли. Улы күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышса да, ана йөрәге сизенә - ул да бик борчыла. Кызын инде әйткән дә юк. Аларны да тынычландырырга теләп, үзенең өметенә дә Абелхәят суы сибәсе килеп ризалаша. “Син елап утырганнан гына дөнья үзгәрми”, – дип язачак ул аннары.

Менә ул көн дә килеп җитә, санаулы вакыт тиз үтә. 10% кына эшләгән “ялкау” йөрәкне игә китерер өчен ак халатлы фәрештәләргә сигез сәгать буе операция өстәле артында көч түгәргә туры килә. Операция уңышлы уза. Ләкин тәне аркылыга-буйга турала. Мондый әрнү-сызлануларны мәхәббәт кенә дәвалый ала. Гомер иткән карчыгының исән-сау калуына сөенгән Харис абзый өйләренә алып кайтып, сабый баланы караган кебек карый, тәрбияли үзен. Кирәк чагында күтәреп тә йөри.

Коронавирус котырган заман була бу, хәтта хәл белергә килүчеләрне бусагадан да уздырмый. Һәм бик дөрес эшли, замана чире, шөкер, урап, тими уза. 
“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый”, – дип язачак аннары ул үзеннең социаль челтәрдәге сәхифәсенә. 
“Икебез ике полюс кешесе без, – дип тә язган ул бабае турында. – Мин китап укырга яратам, дөньямны онытып, эченә кереп укыйм. Яшь чакта шәл бәйләгәндә дә укый идек. Бабай хоккей өчен үлеп китә. “Ак Барс” уйнаганда өйдә тәмам тынычлык бетә. Колагы катыланганга тавышын нык итеп ачып куя, минем илһамны куркытып качыра, – дип тә өстәгән шаяртып. 

Әйе, шаяртып-яратып кына. “Син кирәк таңнарым атканда”, – дип яза алмас иде, югыйсә. Ә бит физиклар да капма-каршы полюслар бер-бесенә тартылалар, ди. 17 мартта (менә бүген икән бит!) 49 ел була шулай капма-каршы полюста бер-берсенә тартылып бергә яшәүләренә. Алтын туйларын күрү дә насыйп булсын. Хәмзә ага гомере буе шофер булып эшләгәнгә, Рәйсә ханымның гомере озатып-көтеп һәм каршы алып узган.

 Кеше өчен иң шифалы дәва ул кирәкле булуыңны тою. Менә шул хис Рәйсә ханымга да көннән-көн күбрәк яшәү дәрте өсти, аякка бастыра. Ә инде терелеп, яшәүнең мәгънәсен бар тирәнлеге белән аңлап, яңача яши башлагач, әйтер сүзләре тагын да күбәеп, каләме үткенләнә. 

Нократ елгасы буенда матур табигать кочагында узган балачагы, яшьлегендә илһам чишмәсеннән кушучлап эчкән кыз ул. Авылын бик ярата. Аңа җанлы, тере итеп карый. Чит җирләрдә – Кемеревода яшәп сагынуның ни икәнен белеп кайткач: “Синдә яшәп, сине сагынам!” – дип яза. Бала хәсрәтен күрергә дә туры килә аңа. Икенче баласы – көтелгән улы туганчы ук гүр иясе була. Үзе дә гомере бетмәгәнгә генә исән кала. Табиблар бүтән тапмаска да кушалар. Тик туасы җан үз вакытында аваз сала – бу юлы да малай. Хәмзә абзыйның түбәсе күккә тия. 

“Авыл хәтере бик тирән. Үткәннәре хәтер төбеннән казып чыгарып истәлекләрне яңарта. Читтә вафат булганнарга да шәфкатьле ул авыл. Үпкәләп тормый, үз кочагыннан урын бирә”, – дип язган Рәйсә ханымның йокысыз төннәре күп. Аннары алар йә шигырь юллары булып тезеләләр, йә матур истәлек-хатирә булып туалар. Ул үзе күргәнне, үзе кичергәнен-тойганны гына яза. Шуңа да язмалары (аларны әсәрләр дияр идем) тормышчан килеп чыга.
 Рәйсә апа Мәмәширнең комсомолец Рәхи урамында яши. Әйе, мәктәп дәреслекләренә бәете кергән батыр егет урамында. Ул әле аларга туган тиешле дә булган. Юк, очраклык кына түгелдер монысы да. Рәйсә апа аңа багышлап бәет тә яза.

 “Бар дөньяны агартырлык аклык бар минем җанда...” – дип әйтер өчен никадәр көч һәм талант кирәк! Җанының һәр күзәнәге якты дөньяны сөю белән тулган булгач, ничек инде язмый кала алсын!

Тик бүген кулына каләм тотып түгел, ә ноутбук яки телефон артына утырып җыя ул хәрефләрне. 2017 елдан – интернетта. “Бөтен нәсел-нәсәбә белән өйрәттеләр мин-әбине экран белән эшләргә,–- дип шаяртты. – Минем каләм белән язганны беркем дә танымый, хәтта үзем дә. Укып белдем, баш мие бик кызу эшләгәндә язу шундый була икән ул”.

“Мин кайчак “99лы” кайвакыт “101ле”, – диюче, үзе әйтмешли, авыл хатыны юморга да бик бай. “Эһ, язасы иде камырына бер стакан юмор салып, зур кашык белән сатира кушып, чынбарлык чүпрәсе салып кабартып. Миңа кадәр дә бу дөньяда яшәп киткән ничә буынны җыясы иде бер табынга һәммәсен дә”, – дип тә хыяллана.

 Без Рәйсә апа белән коймак белән чәй эчә-эчә сөйләштек. Тәмле дә, гамьле дә аралашу булды ул. Коймакны тәмле итеп пешерергә булышкан табагачы – дәү әнисеннән, бабасы нигезеннән үк калган ядкәр. “Мин әбиемә охшаганмын. Табагачны кулыма алганда дәү әниемне дә күргәндәй, аның сүзләрен ишеткәндәй булам, – ди ул буыннар чылбырын ялгап яшәвенә сөенеп. – Аннары миннән соң сындырып чүплеккә генә атарлар инде”, – дип тә борчыла.
Юк, алай булмас дип ышанам. Оныгы Йолдыз (олы кызы Ләйсән кызы) да дәү әнисенә охшап, туган тел сагына баскан бит әнә. Университетның татар теле һәм төрек теле бүлеген тәмамлап, авылларында балалар укыта.

“Дөнья вак-төякләрдән җыела торгач, бер бөтенгә әйләнә бугай инде ул. Кайвакыт инәләрем дә саклап кала алмый, тамырыма кизәнәләр”, – дисә дә, газраил белән шактый еш очрашырга туры килсә дә, өметен өзүчеләрдән түгел ул. “Татар телем яшәгәндә, халкым исән булганда энҗе-мәрҗәнгә тиң халкым фикере, халык сүзе югалмас әле, иншаллаһ!” – ди.

Язмамны да аның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Оста барда телең тый!” – ди безнең акыллы халык. Рәйсә апа үзе турында күбрәк белә һәм остарак яза да. Һәм исән булып тагын язачак әле. Тик менә фотога төшереп кенә булмады үзен. “Табагачым төшсен, ул тарихи”, – диде.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading