Саба районы Алан-Елга авылының үз блогеры белән рәхәтләнеп серләштек
Заманча техника белән мавыгып, социаль челтәрдә фикерләре белән уртаклашып китүчеләр артты.
Блогерлар һәрбер авылда да диярлек бар.
Саба районы Алан-Елга, Шекше авылларының үзенчәлекле табигатен күзәтүче блогерның да язмаларына битараф калып булмый. Вак детальләрне күреп алып, шундый зур итеп иркенләп яза ул. “Кыш буе чаңгыда йөри, җәен болыннан кайтып керми. Бик актив кеше ул”, – дип, таныштырдылар безне Халит абый Гатиятуллин белән.
– Сыер-сарыклар беткәннән соң, без пенсиягә чыккач, ярый Ходай шушы телефоннарны чыгарды. Беренчесе – хатын белән талашасы юк. Икенчедән, хатын-кызның кибетләрдә йөреп чыкканын өчәр сәгать көтеп утырсак та, ачу чыкмый хәзер. Үзең кереп китәсең дә, интернет дөньясыннан чыга алмыйча ятасың. Өйдә дә икебез ике бүлмәдә телефонда утырабыз. Шулай күңелле генә яшәп ятабыз, Аллага шөкер, – дип уенын-чынын бергә кушып таныштырды Халит абый үзе белән.
Ул иркенләп китеп, интернет дөньясындагы хәлләргә күзәтү ясап чыкты. Бигрәк шаян телле кеше булып чыкты ул.
– Хәзер бөтен нәрсә онлайн бит, хәтта секс, ярату да онлайн. Сөйләшеп китәсең дә, кайберсе кияүгә чыгарга да әзер. Аннан блокка куябыз, өйрәндек бит инде онлайн серләрне. Шуның белән көн үтеп китә кайчак. Хөкүмәтне сүкмибез. Кайбер кеше пенсия әз дип зарланырга тотына. Миңа пенсиянең аз да, күп тә булуы кирәкми. Барыбер аны хатын ала бит. Тормыш алып барырга китә инде ул акча. Кайчак 300 сум сорыйсың инде хатыннан. Ул аны өч тапкыр сорагач кына суза әле. Әйтерсең 3 миллион акча бирә. Шулай яшәп ятабыз инде, – дип көлдерә безне Халит абый.
Шушында туып, шушы авылда гомер итә ул. Хатыны Һәдия апа белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Халит абый Кибәче совхозында җитәкче булып эшләгәндә генә туган авылдан читтә яшәп алалар. Шуннан ары Алан-Елганы ташлап китми алар. Яңа ихата корып, йорт җиткереп чыгалар.
– Әти-әниләр, әби-бабайларны озаттык. Балаларыбызны да югалттык... Дүрт бала зиратта. Өчесе үле туды, берсе авыру булып туып 3 яшьтә үлде. Шундый авыр вакытларны да кичердек. Һәдия көйле булды. Миңа түзде, сабыр кеше ул. “Ашыкма, сабыр ит әле”, – ди ул. Мин тиз төшенкелеккә биреләм, – ди Халит абый.
Лаеклы ялга чыккач, башка эшләми ул. Җитәкчелектән калырга сорасалар да, балалар, оныклар белән мәш килеп яшәүне өстенрәк күрә.
– Оныкларның әле берсен бакчага илтәбез, әле икенчесен йөртәбез. Бозау чалабыз да, ике ботын ике кызга дибез. Тавык ике күкәй салса, ике кызга, дибез. Кызлар килә дә ачулана, безгә дип мал асрамагыз, без сатып та алабыз, диләр. Биргәч – алып китәләр үзләре. Безнең 7 баш бозау, 3 күркә, 15 үрдәгебез бар. 100 баш чебине алып суеп, ашап таратып бетердек. Тагын икенче партия чеби дә алдык. Талашып ятмас өчен дә мал асрау кирәк. Алар янына чыккач, бераз нервылар да басыла. Без алты туган. Барыбыз да исән сау, аралашып-йөрешеп торабыз. Күршеләр белән бик дус-тату яшибез, – дип сөйли ул.
Халит абый онлайн дөньяда гына түгел, чын реаль тормышта да үзенә күрә бик хыялый хисле кеше булып чыкты. Башта ул миңа тыкрык буендагы ерганакны ничек ныгытуларын, күпер салынуын, агачлар утыртуларын күрсәтеп йөрде. Бу бакча кыры, елга яр буе үзенә бер ял зонасына да әйләнгән. Чияләр плантациясе арасында күршеләр, туганнар белән утыру өчен урыннар көйләнгән, мичләр чыгарылган. Суы бар. Туган көннәрне дә шушында уздыралар икән. Аннан ары киткәч, элеккеге уенлык урыннарга барып килдек. Кыскача гына экскурсия ясадык. Монда, хуҗа кеше әйткәнчә, нинди генә агач утыртылмаган.
– Уенлык иде. Ул чакта кеше клубка керми иде, биеп-җырлап, “Наза” уйнап, гармун белән кич утыралар иде. Без – малайлар шушы тау кыреннан карап утыра торган идек. Олылар да карарга килә. Хәзер шул урыннарга Татарстанда нинди агач бар, барысы да утырттык. Имәне-каены да, бояршник та, чикләвек куагы да, эт шомырты һәм эт миләшенә кадәр... Чияләрне истәлек булыр дип һәрбер буш җиргә төртәм. Агач та утырттым, бакча да ясадым. Элек маллар төшке вакытта төшә торган урынга 200 төпләп чия утырттык. Куяннан саклап калып булса инде. Урман кырыена да чия утырттык. Киләчәктә кеше Полянга чиягә барып йөрмәсен. Ул сортлы түгел, әмма үзебезнеке, – дип искә ала ул балалык-яшьлек эзләрен сагынып.
Блогер буларак табигатьне еш төшерүен яшерми. “Әле чыршылыкның бер башын, әле икенче башын төшерәм. Чишмәләрне-суларны интернетка куям. Куймасам, түзеп булмый. Кич утыруларны төшерәм. Күршеләр белән җыелып кич утырабыз”, – дип сөйли ул.
Спортчы булмаса да, Халит абый кыш көне чаңгыда еш чыга. Үз көенә генә йөреп әйләнеп кайта. Шундагы бөтен матурлыкны социаль челтәрдә урнаштыра. Иренмичә бөтенесен тәфсилләп аңлатып яза. Шулай итеп, иртүк торып урманга да, чыршылыкка да, болынга да еш йөри.
– Хәзер вакыт күп. Беркемнән куркасы юк. Эшләгәндә бит әле барыбер кемнәндер куркыта, – дип сөйли Халит абый. – Бер көн интернет эшләмәсә, ачу чыга башлый. Социаль челтәрләрдә, төрле серләшү төркемнәрендә утырам. И-и язалар, каенанадан зарланалар, ирдән зарланалар. Аларга җаваплар да язам. Барысы да чынбарлык бит. Кеше тормышында ниләр генә юк. Бу тормышта олы бәхет – яраткан кешең белән тору. Авылда яшәү – җәннәт тормышы. Шәһәрне андый ук дәрәҗәдә дип уйламыйм. Бездә ашау да күп, ит ашамасак тора алмыйбыз. Өйгә пенсияне китереп бирәләр. Ул тынныч кына торганда, ашау-эчүгә җитә. Безгә ике этажлы өйләр дә, джиплар да кирәк түгел. Өебез җылы, ризыгыбыз күп мулдан. Үзебезчә гади генә яшәп ятабыз. Ходай тигезлектән аермасын. Хатын булмаса булмый, ул беренче урында.
Алан Елга блогерының шактый җор телле, үткер күзле, тормышны яратучы кеше икәнлеген аңлагансыздыр инде. Халит абый янында безгә дә бик күңелле булды. Рәхәтләнеп күздән яшь чыкканчы күптән көлгән юк иде.
Комментарийлар
0
0
Молодецлар,булган кешедән,бар да була.Укырга рәхәт.
0
0