16+

Парижга акчаң булмаса, Мамадышка бар

Татарстанның Туризм дәүләт комитеты журналистлар өчен пресс-тур оештырды.

Парижга акчаң булмаса, Мамадышка бар

Татарстанның Туризм дәүләт комитеты журналистлар өчен пресс-тур оештырды.

Ни өчен Мамадышны Люксембург белән чагыштыралар? Ә Париж белән уртаклыгы нәрсәдә? Французлар өчен анда нинди деликатес җитештерелгән? "ШК" журналистының Мамадыш шәһәрендә күргәннәре.

Могҗизалы урын
Мамадыш  районы Татарстанның иң зур территорияне били торган төньяк төбәге санала. Зурлыгы ягыннан ул Люксембургны хәтерләтә, гомуми мәйданы – 260 мең гектар, дип сөйләде Мамадышның “Туган төбәкне өйрәнү” музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова.  

Иң беренче булып “Изге касә” комплексына тукталдык. Кайчандыр бу урында берничә имән үскән. Арадан берсе аеруча юан булып, гасырлар дәвамында ул корып, эче куышланган. Телдән телгә күчеп килгән риваятьләргә караганда, 17 гасыр ахыры – 18 гасыр башында аны яшен суга һәм Изге Николай (Николай Угодник) иконасы иңә. Чишмәгә суга килгән халык аңа табына башлаган. Риваятьләрдән авыруларның һәм гарипләрнең иконага табына башлаганнан соң сихәтләнүе билгеле. Шул рәвешле бу урын “Изге касә” исемен алган. 

Мамадыш ул вакытта кечкенәрәк кенә бер авыл була. Алабуга рухи идарәсенә караганлыктан, иконаны шунда алып китеп, Никольская чиркәвенә урнаштыралар, әмма Крестный ход белән Мамадышка кайтару шарты куела. Соңгы тапкыр аны мамадышлылар 1918 елда күрәләр.

Риваятьнең кызыклы гына дәвамы да бар. Анысы инде бүгенге көннәргә карый. Бу урынга халык яңгыр сорап килә һәм дога кылгач ук яңгыр ява башлый торган була. 2013 елда икона табылган урын төзекләндерелеп, “Изге касә” комплексы дип атала башлый. Шунда ук купель (чиркәүдә бала чукындыру йоласын үтәгәндә коендыра торган ләгән) төзеп куйганнар. Апрель аеннан башлап көзгә кадәр аннан халык өзелми ди. 

Мамадыш шәһәрендә 19 гасырда сәүдәгәр Гавриил Распопов төзеткән Изге Ксения Римляныня чиркәве дә эшләп килә. Билгесез сәбәпләр аркасында яраткан хатыны Ксения белән ике кечкенә балалары вафат булгач бик каты кайгырган сәүдәгәргә дуслары чиркәү төзергә киңәш итә. Әмма чиркәү төзелгәнче үзе дә йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Аның эшен дуслары дәвам итә һәм гыйбадәтханә 1882 елда ачыла. Чиркәүдә Италия белән Грециядән кайтарылган православие реликвиялары – Спиридон Тримифунтский башмакларының һәм Николай Чудотворецның тән кисәкчекләре саклана. 

Саунасы да булган пляж
Мамадышлылар “Нократ” шәһәр пляжы белән дә горурлана. Озынлыгы 145 метр тәшкил иткән пляж 2021 елда ук ачылган. Быел ул "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты нигезендә төзекләндерелгән. «Шәһәр хуҗалыгы» муниципаль унитар предприятиесе, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты үткәргән конкурста җиңеп, 6,9 миллион сум күләмендә субсидия алган. Шул акчага киенеп-чишенү кабинкалары, коткаручылар өчен каланча, шезлонглар, прокат өчен инвентарьлар алынган, фотозона булдырылган. Пляж территориясендә хамам, сауна һәм җылытылган ике бассейн да эшли. Алар, әлбәттә, түләүле, әмма бу иң арзан бәя дип ышандырдылар безне. Шәһәргә килгән туристлар да монда килми калмый икән. Биредә булучыларның 50 проценты читтән килүчеләр, диделәр безгә. 

Сүз уңаеннан: быел республика пляжларын төзекләндерү өчен барлыгы 173,6 миллион сум акча бирелгән. 

– Әлеге акчаларга Татарстанның унбер районында 21 пляж, шул исәптән Мамадыш районындагы тагын бер пляж «Берсут» ял йорты территориясендә һәм Чаллы шәһәрендә ачылды, – диде Туризм комитеты җитәкчесе урынбасары Анастасия Софьина.
Әйтергә онытып торам, пляжга кадәр яңа төзекләндерелгән Нократ яр буенда да йөреп килдек. Ял итүчеләр анда балык тота, катамараннарда йөри ала, мангал зоналары, спорт һәм балалар мәйданчыклары эшли. 

Тау чаңгысында шуарга яратучыларга
Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы да эшли. Быелның март аенда тау чаңгысы комплексы ачылган. Берничә атна гына эшләп калса да, анда бик күп кеше булырга өлгергән. Быел аларның саны тагын да күбрәк булыр дип өметләнәләр. Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гариповның сүзләренә караганда, Нократ яр битендә 850, 550, 500 метрга сузылган өч тау эшләячәк. Тюбингта шуар өчен аерым трасса булдырылачак. Шунда өч төрле биеклектәге бау паркы, балалар мәйданчыгы да ачылыр дип көтелә. Алары җәен дә эшләячәк, хәтта тюбинг трассасы. Киләсе елга исә зиплайн булдыру идеясе бар. 

– Сентябрь ахырына проекты әзер булырга тиеш. Зиплайнның тизлеге кимендә сәгатенә 60 чакрым, ә трассаның озынлыгы 450 метр тәшкил итәчәк. Идел буендагы иң озын зиплайн булачак ул. Тагын бер өстенлеге – старттан финишка кадәрге арадагы биеклек 73 метр булачак. Башка җирләрдә, әйтик, Дагыстанда ул 35-40 метр тирәсе генә, – дип сөйләде Рәшит Гарипов. 

Мамадышка Париж аша
Мамадыштан Парижга кадәр 3 784 чакрым. Эйфель башнясын карарга дип аның кадәр араны үтеп йөрмәгез дә, чөнки ул Мамадышта да бар. Бер эшмәкәр аны шәһәрнең үзәгенә үзе үк китереп куйган. 

Франциядән килгән кунаклар үзләре дә күреп гаҗәпләнгән аны. Әмма аларны иң шаккатырганы шәһәрдәге чисталык булган. Бездә үзәктә генә чиста, ә сездә бөтен җирдә, дигәннәр алар.  Гөләндәм Давыдова Париж белән Мамадышны бәйләгән тагын бер кызыклы тарихи вакыйга турында сөйләде. 

19 гасыр ахырында мещан  Носков утырган бер пароход Мамадыш пристанена җиткәч ватыла. Яр буена чыккач, Носков шампиньон гөмбәләрен күреп ала. Халыктан, нишләп боларны җыймыйсыз, дип сорый, тегеләре, без гөмбә түгел, ит ашыйбыз, дип җавап бирәләр. Носков исә Мамадышта калып, гөмбәләрдән консервалар эшли башлый. Шул консервалары белән хәтта Парижга күргәзмәгә барып, аннан алтын медаль белән кайта. Алай гына да түгел, Мамадышта бака аякларыннан консервалар җитештерүне оештырып, аларны Парижга озата. Әмма бу бизнесы белән нәрсә булып беткәне билгесез.

Мамадыш шәһәре үзәгендә Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга куелган һәйкәл дә игътибарга лаек. Яңа үсентеләре барлыкка килгән ярылган алмагач рәвешендә эшләнгән ул. Бу яңа тормыш символы булып тора, ди Гөләндәм Давыдова. 

Программа бик тыгыз иде. Әле без Мамадышның берничә объектында гына булдык. Туристлар өчен кызыклы урыннар анда тагын да күбрәк. Көннәр матур торганда, сез дә күреп кайтыгыз. Анда сезне көтәләр!



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading