16+

Пенсиягә чыккач тормыш кабат башлана

Аюлар йокыга талганда, Казанның өлкәннәре уяна гына әле.

Пенсиягә чыккач тормыш кабат башлана

Аюлар йокыга талганда, Казанның өлкәннәре уяна гына әле.

Казанда сентябрьдән мәдәният учреждениеләрендә һәм спорт корылмаларында “Тормыш сөючеләр” проектының яңа сезоны ачылды.

“Тормыш сөючеләр” социаль проектында башкаланың 3785 пенсионеры актив катнаша. Алар өчен 66 мәдәният учреждениесендә бушлай иҗат һәм һөнәри түгәрәкләр эшли. Болардан тыш, 20 спорт корылмасында һәм 10 парк белән скверда спорт күнегүләре алып барыла.

Ноябрьдә тормыш сөючеләр өчен “Озын гомер уеннары” (“Игры долголетия”) спорт чарасы старт ала. Әлеге проект 2023 елда башлап җибәрелде. “Яшь ул бары тик сан гына” шигаре астында сигез айда 2 меңнән артык “алтын” яшь һәвәскәрләре спортның 10 төрендә ярышты. Бәйгеләрдә чыгыш ясаган иң өлкәннәрдән 90 яшьлек Георгий Гаврилов белән 85 яшьлек Фирая Йосыпова булды.

Проектта катнашучылар өчен шәһәркүләм чаралар да үткәрелә. “Чулпан” мәдәният үзәгендә 13 августта “Люди и горы” клубы әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән очрашты. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда актив озын гомер фестивале оештырылды. Әлеге бәйрәмдә “Алтынбикә-2024” матурлык һәм акыллылык королевасы сайланды. Бу исемгә 66 яшьлек Флера Муллаәхмәт кызы Федорова лаек булды.

“Сәйдаш” мәдәният үзәгендә 7 октябрьдә 13.00 сәгатьтә тормыш сөючеләр өчен “Шәһәр өстендә сары яфраклар бөтерелә” дигән көзге бал үткәрелә. Мәдәни чарага керү бушлай.

“Тормыш сөюченләр” социаль проекты Казан мэры Илсур Метшин тәкъдимендә 2026 елда старт алган иде.

Фото: https://kzn.ru/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading