16+

Приставлар килсә, сөенечкә түгел

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган кеше җаваплылыктан качып котыла аламы? Шушы сорауны мин Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Габдерахмановага бирдем.

Приставлар килсә, сөенечкә түгел

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган кеше җаваплылыктан качып котыла аламы? Шушы сорауны мин Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Габдерахмановага бирдем.

- Ничек телим - шулай яшим дип уйлау ул - мәгънәсезлек. Җәмгыятьтән кача алмыйсың, - дип башлады сүзен Гөлнара Альберт кызы. - Мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган кеше үзенең штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Узган ел Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә тиешле штрафларны түләттерү өчен республикадагы суд приставлары бүлекчәләренә 261 мең 232 башкарма эш йөкләнелгән иде. Бу җәмгысы 149 миллион 400 мең сум штрафлар. Ел ахырына 94 миллион 234 мең сум штраф мәҗбүри түләттерелде.
- Мәгълүм ки, эшчәнлектә компьютер технологияләрен дә актив кулланасыз.
- «Юл приставы» («Дорожный пристав») аппарат-программа комплексы тәэсирле яңалык булды. Элек ЮХИДИ инспекторлары белән үткәрелгән уртак рейдларда бурычлыларны кәгазь битләрен актара-актара эзли идек. Электрон челтәрләр аша мәгълүматлар базасы белән тоташкан күчмә аппарат-программа комплексы исә хуҗасы штрафларын түләмәгән транспорт чарасының дәүләт теркәү санын секундлар эчендә ачыклый. Узган елның августыннан башлап ел ахырына кадәр автомобиль юлларында 2195 бурычлы туктатылды. Урыннарда ук (терминаллар аша) 7 миллион 684 мең сум штраф түләттерелде, 5,5 миллион сум квитанция кенәгәсе буенча кабул ителде. «Юл приставы» комплексын файдаланып Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Биектау һәм Бөгелмә юлларында ЮХИДИ белән уртак рейдлар быел да атна саен оештырыла. Зур күләмнәрдә штрафлары җыелган кешеләрнең 355 берәмлек милкенә, хәтта автомобильләренә дә арест салынды.
- Гөлнара Альбертовна, йомгаклап, үзегезнең киңәшләрегезне җиткерсәгез иде.
- «Татмедиа» басма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгы белән берлектә яңа проект башлау ниятләнелә. Штраф бурычлары күп җыелган, шуның өстенә исерек хәлдә юл кагыйдәсен бозган кешеләрнең фоторәсемнәре матбугатта бастырылачак. Штрафларны бурычлыларның банклардагы саклык акчаларыннан, эш урыныннан турыдан-туры тотып калу гамәлгә кертеләчәк. Бурычларың 10 мең сумнан артса, чит илгә чыга алмыйсың. Кешеләр үзләренең хезмәт урыннарына, өйләренә приставлар килгәнен көтмәсеннәр иде, чөнки мондый хәлләр бик авыр тәэсир калдыра. Төп штрафыңнан тыш, приставлар салган өстәмә штрафны да түлисе була. Штрафны вакытында түләү, ә иң дөресе, кануннарны үтәү хәерле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading