Русьта кемне дә булса җирләгәндә еш кына профессиональ елаучыларны чакыра торган булалар. Шундый ук традиция Грузиядә дә булган.
Нәкъ менә шуңа күрә Сталин белән хушлашу өчен Мәскәүгә аннан берничә мең елаучы килгән, диләр. Ләкин бу чыннан да шулаймы?
Кадрдагы елаш
Билгеле булганча, Иосиф Виссарионович Сталин 1953 елның 5 мартында вафат була. «Халыклар атасы» белән хушлашу берничә тәүлек дәвам итә. «Убить Сталина» басмасы авторы Армен Гаспарян сүзләренчә, табут янында Климент Ворошилов, Вячеслав Молотов, Анастас Микоян, Лазарь Каганович, Лаврентий Берия, Георгий Маленков, Никита Хрущев тора. Дмитрий Шепилов үзенең мемуарларында искә алганча, Ворошилов югалып калган һәм күңелсезләнгән кыяфәттә күренә, Бериянең бите тартышкан, ә Хрущев күз яшьләрен яшерми.
Әтисе белән саубуллашырга килгән Василий Сталин үкереп-үкереп елый. Василийның шул рәвешле елавын документаль кадрлар да раслый. Аның белән бергә бөтен ил елый. Һәрхәлдә, бу вакыйганың шаһитлары булган кешеләр шулай дип сөйли. «Сталин против Гитлера: поэт против художника» китабы авторы Сергей Кормилицын кешеләрнең Сталин үлеменә карата булган мондый реакциясен чагыштырмача күптән түгел генә тәмамланган Бөек Ватан сугышы белән бәйләп карый. Кормилицын фикеренчә, күпчелек өчен сугышта җиңү совет лидеры исеме белән ассоциацияләнгән, һәм эмоцияләр шуннан барлыкка килгән. Ил башлыгының табуты яныннан үткән меңләгән гади кешеләрнең күз яшьләрен дә видеоязма теркәгән.
Грузиядән килгән елаучылар
Әмма әлеге кайгырып елаган кешеләр арасында профессиональ елаучылар да булган. Василий Веденеев үзенең «Великие тайны Сталина» китабында язганча, Сталин белән хушлашу чарасына берничә мең елаучы Грузиядән махсус авиарейс белән китерелә. Кара кием кигән хатын-кызлар башлыкның табуты артыннан барырга һәм үкереп еларга тиеш була. Веденеев сүзләренчә, елаучы хатын-кызларны грузин традицияләре таләп иткәнгә китергәннәр. Иосиф Виссарионовичның чын фамилиясе Джугашвили икәнен һәркем белә. Аның әтисе милләте буенча грузин булган. Сталин Грузиядә туган һәм үскән. «Бытовая культура Грузии XIX-XX веков: традиции и инновации» хезмәте авторы Наталья Волкова сүзләренә караганда, Грузиядә профессиональ елаучылар булган һәм аларны җирләгән вакытта, үлгән кешене искә алу мәҗлесләренә чакырганнар.
Елаучылар ролендә гадәттә инде өлкән яшьтәге, әмма әле дә дәртле күңелле хатын-кызлар чыгыш ясаган, шулай ук алар артистлык сәләтләреннән дә мәхрүм булмаган. Моннан тыш, елаучылар импровизацияли дә белергә тиеш. «Старый Тбилиси: город и горожане в XIX веке» басмасы авторы Юрий Анчабадзе сүзләренчә, елаучылар даими рәвештә кара күлмәктән йөргәннәр, ак косынка, ә аның өстеннән озын кара шәл япканнар, шәлнең очлары муенга чорнап куелган.
Махсус эфир өчен?
Николай Николаев үзенең «ТАСС уполномочен... промолчать» китабында язганча, Сталинны җирләгәндә профессиональ елаучылар, радиода аларның елавы тагын да яхшы ишетелсен өчен, мөмкин кадәр катырак еларга тиеш булган. Сүз уңаеннан, ул көннәрдә радиодан бары тик трагик музыкаль әсәрләр генә тапшырылган, шуның аркасында инде булган хәлләрдән кайгырган кешеләрнең күбесенең йөрәк өянәге була.
Елаучылар хәлне тагын да катлауландырган. Ничек кенә булса да, күпләр Сталинны җирләүдә профессиональ елаучыларның булуы миф дип кенә саный, аларча, ХХ гасырда андыйлар калмаган. Ләкин бу – ялгыш фикер. «Русское устное народное творчество» китабында А.И.Кретов, ниндидер чорда мондый «һөнәрләр» һәм традицияләр, чынлап та үткәндә кала башлаган, әмма Бөек Ватан сугышы елларында илнең күп кенә җирендә бу жанрның җанлануы һәм яңа елаучылар барлыкка килүе күзәтелгән, дип яза. Өстәвенә, елаучылар авыл җирлегендә 1980 еллар ахырында да булган әле. Алар арасында хәтта һәлак булган космонавтлар һәм, әлбәттә, үлгән башлыклар өчен елаучылар да булган.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
“Русская Семерка”.
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар