Көне буе «Печән базары»ннан ямь табып йөргән «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина да бик дулкынланып күзәтте мондагы вазгыятьне.
- Милләтебезнең югала барган һөнәрләре яңара баруы күңелле хәл. Әмма калфакны пудра савыты кебек кенә калдырганнар. Шуңа карамастан, безнең ак калфагыбыз мәңге яшәячәк. Күңелемдә ачы таш шикелле утырган бер әйбер бар: ул да булса, хатын-кызларның яулык бәйли белмәүләре, - ди Әлмира ханым.
Танылган нәшриятчы Фәния Хаҗиәхмәтнең дә күңелен тырнап торган нәрсәләр бар булып чыкты.
- Тарихыбыз һәм милләтебез белән кызыксына торган татарымны күрергә теләгән идем. Әлегә алар аз. Халык күбрәк чыксын иде мондый чараларга. Чыгуын чыкса, ярый әле килдем, күрдем, ярый әле алдым дип, сөенеп кайта ул. Хәзер шундый дәрәҗәгә килеп җиттек - китап укымый халык. Мин үзем дөньяның кайсы җиренә барсам да, хәтта галәмгә очсам да, китап кына алып барачакмын, - ди ул үзе.
Базарга бәйрәмчә итеп, калфаклар киеп килгән галимә Резедә Сафиулла-Әл-Әнсинең теләкләре исә «Печән базары»ның үз дресс-кодын булдыру хакында иде. Ул милли киемнәрдән үзе генә түгел, улы Омар да чапан, читекләрдән килгәннәр. Чыннан да, карап торуы күңелле аларга.
Шәхсән мин үзем бөтен кеше дә шулай киенеп килер дип көткән идем. Киләсе елларда «Печән базары»ның үз дресс-коды булса, биредә үзенә күрә бер вазгыять барлыкка килер иде. Без моны булдырабыз бит! - ди ул.
Әлбәттә! Монда әнә шул ни дә булса булдыра торганнар чыккан да инде. Калфаклы кызларны да аз димәс идем. Әнә татар сайтын алып баручы «Гыйлем» проектының җитәкчесе Азат Миргаязовны да уратып алганнар.
- Фәнни-популяр мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп сайтка урнаштырабыз, биредә шулай ук татар галимнәренең хезмәтләре белән дә танышырга була. «Печән базары»на атап татар телендә махсус журнал чыгардык. Монда фәндә эз калдырган, иң көчле татар галимнәре турында мәкаләләр дә бар, - дип таныштыра ул журнал белән.
Комментарийлар