Рифкать Миңнеханов: «Исәнмесез! Мин кайттым!»
Кичә элеккеге ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кичә элеккеге ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп билгеләнде.
Әлеге учреждение укыту-пропаганда эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
- Быелның 8 августында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе вазифасыннан китәчәгемне әйткән идем. Иркенәеп калдым, - диде Рифкать Миңнеханов, үзен яңа вазифада тәкъдим иткәч. - Эчке эшләр органнарында 44 ел хезмәт куйдым. Дәүләт хезмәте - җитди мөнәсәбәт таләп итә. Әти, илгә хезмәт куегыз, дип әйтә иде. Илгә хезмәт итү - Миңнехановларга хас сыйфат. Тәкъдимне кабул иттем. Татарстанда ЮХИДИ - көчле орган, ЮХИДИ командасына рәхмәт! Бергәләшеп, юлларда үлемнәрне, һәлакәтләрне киметү өчен эшләрбез. Йөкләрне үлчәүне тулысынча автоматлаштыру, видеотеркәү сыйфатын яхшырту, инновацион технологияләрне кулланышка кертү максатында эшләргә кирәк.
Ахырда Рифкать Миңнеханов киңәшмәдә катнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә аерым мөрәҗәгать итте:
- Исәнмесез! Мин кайттым! - диде ул.
Фото: tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары белән очрашты
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда «Забота» махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге ачыла
Комментарийлар