– Әмма канунны һәрьяклап уйлап, камил рәвештә кабул итәргә кирәк. Продуктларны урлауга юл куймыйча, ул адресатына барып җитәргә, мохтаҗларга дөрес итеп бүлеп таратылырга тиеш. Санкцияләнгән продуктларны бульдозер белән издергәннәрен телевизордан күрсәтеп торалар. Тик ул бер өлеше генә, калган зур өлеше кибет киштәләренә сатуга китә. Игътибар иткәнегез бармы икән. Казанда хәерче базарында ашарга яраклылык вакыты чыккан продуктлар сатыла. Алар да бит ташланырга тиешле булган товарлар. Кәгазьдә утильләштерелде диелә, чынлыкта сатуга чыгарыла. Бу күренеш булмасын өчен, кануны да бар яклап уйланган, төгәл булырга тиеш, – ди ул.
Димәк, канун кабул ителгән очракта, бу продуктларның хәйрия оешмалары кулына барып җитүен контрольдә тотарга кирәк була.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин фикеренчә, ил канунарына буйсынырга тиешбез, әмма ачның хәлен җиңеләйтергә яраклы ризыкларны трактор астына салып таптау күңелгә ята торган нәрсә түгел.
– 1921 ел ачлыкларын, дәһшәтле сугыш чорларын кичергән халык өчен тонналаган азык-төлек түгел, хәтта каткан ипи кисәге дә кадерле булырга тиеш. Безне авылда әби-бабай бәрәңге кабыгын да чүпкә салмаска, мал-туарга ашатырга өйрәтте. Бүген шәһәрдә яшәп, бәрәңге кабыгын җыймасак та, аерым савытка каткан ипиләрне җыеп барабыз. Аннан авылга тавыкларга алып кайтабыз. Бәлки авылдагы тавыклар безнең каткан ипи сыныкларына ул кадәр мохтаҗ да түгелдер, әмма балалар кечкенәдән ризыкка хөрмәт күрсәтергә өйрәнергә тиешләр. Һичшиксез ил кануннарына буйсыну тиешле, канунны бозган җәзасын да алырга тиешле. Әмма ризыкның гаебе юк. Өстәвенә, һәр нәрсәнең үз тәртибе, һәр өлкәнең үз кешеләре, үз белгечләре бар. Аллаһы Тәгалә: “Бер нәрсәне белмәсәгез, белгечләрдән сорагыз”, – дигән. Әгәр шул өлкә кешеләре бу теләкне игьтибарга алып, аның тәртип-нигезләмәсен булдырсалар, бер дә начар булмас иде. Кайбер азыклар кешегә ашату өчен яраксыз дип табылса да, хайваннарга, кош-кортларга яраклы булуы мөмкин. Гомәр ибн Габделгазиз халифә булган заманда кешеләрнең ипигә ихтыяҗы калмагач, ул сахраларда яшәүче вәхши хайваннар өчен махсус улаклар куйдыра һәм: “Мин идарә иткән илдә вәхши хайваннар да ач булырга тиеш түгелләр”, – дип әйткән. Илнең байлыкта, бәракәттә яшәве өчен үзенең сәүдә-икътсидын төзүе, җир асты казылмаларын чыгара, эшкәртә белүе генә җитми, илнең һәр әгъзасын, зурысын-кечесен булган ризыкның, байлыкның кадерен белергә өйрәтергә кирәк, – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар