16+

"Һәркемгә бер тапкыр булса да парашют белән сикереп карарга киңәш итәм"

Сезон ачылу белән аның һәр атнасы шимбә-якшәмбене көтеп уза, уйлары белән ул аэродромда яши Эш көннәрендә ул – эколог, ә ялларда – парашютчы. Үз-үзен сынап карау, яңа хисләр артыннан куу рәвешендә башланган бу мавыгуы, профессиональ шөгыльгә әверелә.

"Һәркемгә бер тапкыр булса да парашют белән сикереп карарга киңәш итәм"

Сезон ачылу белән аның һәр атнасы шимбә-якшәмбене көтеп уза, уйлары белән ул аэродромда яши Эш көннәрендә ул – эколог, ә ялларда – парашютчы. Үз-үзен сынап карау, яңа хисләр артыннан куу рәвешендә башланган бу мавыгуы, профессиональ шөгыльгә әверелә.

Бүген Алинә Мортазина исәбендә 260тан артык (!) сикерү. 

Уналтыда “югалган” баш
Алинә Мортазинага 26 яшь, ул Чаллыда туып-үскән. 16 яшендә кыз альпинистлар белән танышып, беренче тапкыр бау белән 5-6 метр биеклектәге күпердән сикерә. Нәкъ шушы көнне ул башын “югалткандыр” да, мөгаен. Моннан соң ул күпердән сикерү вакытындагы хис-кичерешләрне, адреналин ташкынын яңадан тою мөмкинлекләрен эзли башлый. 

Казанга укырга килгәч, ул парашютта сикерү хыялы белән яна.  Аның әтисе десантчы, шуңа күрә бу аның канында булгандыр, күрәсең.  Алинә парашют белән сикерергә өйрәтә торган махсус лагерь барлыгы турында белеп ала. Шул рәвешле унсигез яшендә ул беренче тапкыр парашют белән сикерә. Кыз тәүге тәҗрибәсен бүгенгедәй хәтерли.

– Бу 2015 елның 12 августы иде. Ничек курыкканымны белсәгез икән! Мин хәтта васыять тә язып калдырдым. Унсигез яшьлек кызның нинди байлыгы булсын инде, бер карасаң (көлә). Әмма минем өчен куркуымны, үз-үземне җиңү мөһим иде. Самолеттан күзләремне йомып чыкканмындыр, мөгаен. Аннан соң җиргә төшкәнчегә кадәрге өч минут томанда кебек. Әмма күңелдәге эмоцияләрне сүз белән берничек тә җиткереп булмый. Моны тоярга кирәк, – дип сөйләде Алинә.

Гади мавыгудан - профессиональлеккә
Шул ук елны ул тагын бер тапкыр сикерә. Аннан соң тагын ике тапкыр “канатлана”. Шуннан соң инде ул туктарга теләми, парашют белән  даими сикерү мөмкинлекләрен эзли башлый. Башта әтисен уздырырга омтыла – ул тугыз тапкыр сикергән. Бу сан инде күптән узылган, әмма Алинә әле дә туктарга җыенмый.

Берара  кыз хәтта очучы булырга да хыяллана. Шул рәвешле ДОСААФта пилотлар һәм парашютчылар әзерләү курслары барлыгы турындагы мәгълүматка юлыга. Әмма очучы һөнәрен үзләштерергә аны инде алмыйлар – бу һөнәргә мәктәпне яңа тәмамлап килүчеләр генә җыела икән. Алинә исә бу вакытта инде югары белем алып маташа – Казан технологик университетында инженер-эколог белгечлегенә укый. Профессиональ парашютчы булу өчен исә мондый чикләүләр булмый. 21 яшькәчә  булу һәм өч тапкыр парашют белән сикергән булу гына шарт.  Шулай итеп, профессиональ парашютчы юлы ачыла.

Йөзләгән сикере артта калса да, курку хисе беркая да китмәгән. Хәзер дә самолеттан бушлыкка атлаганда йөрәк дөп-дөп килә, ди Алинә. Бу табигый хәл, һәркемдә үз гомерен саклап калу инстинкты бар ләбаса, дип тә өсти. Әгәр дә инде кешедә курку булмаса, бу инде башсызлык, бу очракта инде парашют белән сикермәвең хәерлерәк икән.

– Әле дә самолет ишеге ачылып, сикерергә әзерләнгәндә, бу миңа нәрсәгә инде, бәлки, ташларгадыр, дигән уйлар була. Әмма сикерәм һәм мине биләп алган хисләргә күмеләм. Шул чакта, юк, мин бу шөгылемне ташлый алмыйм, бу минем тормыш рәвешем икәненә кабат инанам, – ди Алинә. 
Үзенең шөгыле турында сөйләгәндә, Алинәнең күзләре балкый башлый, аларда очкын уйный. Үз эше белән чын-чынлап янган кешеләрнеке генә шулай була.  

Кызлар бармак белән санарлык
Менә инде 6 ел яздан башлап, көзгә кадәр Алинә һәр ял көнен Коркачыктагы (Биектау районы) аэродромда үткәрә. Парашют спортында кызлар, билгеле, ир-атларга караганда бермә-бер азрак. Алар бу спортка бер дә килми дип тә әйтерлек түгел, әмма бик сирәкләр генә озакка кала икән. Берәүләр бәби табарга китә дә, башка әйләнеп кайтмый.

Икенче берәүләр җиргә төшкәндә аякларын җәрәхәтли дә, аннары курку хисен җиңә алмый. Аннары бу спорт бик күп вакыт та таләп итә бит. Атна саен аэродромда чын мәгънәсендә яшәргә кирәк. Бу икенче эш урыны кебек. Хәтта егетләрнең дә күбесе бу режимны күтәрә алмый. Әйтик, Алинә белән бергә укыган 30 кешенең нибары 5се генә бу спортта калган.

Әмма бала табып, парашют спортына кире кайткан кызлар да бар икән. Алинәне дә бу туктатмас шикелле. Сикерүләр саны 150-200дән узса, тукталып булмыйдыр, дип саный ул үзе дә. Өстәвенә, егетен дә ул үзе кебек үк парашютчылар арасыннан тапкан. Аның исәбендә 600 тапкыр сикерү, ул инструктор булып эшли. Димәк, яңа парашютчылар династиясе барлыкка килү ихтималы да бик зур. 

Сикерә-сикерә остарасың
Парашют белән сикерү шактый куркыныч спорт төрләре исәбендә. Әмма Алинә Мостафина сүзләренчә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы бик аз. Бер карасаң, юлны чыгу да, машинада бару да куркыныч.  Ә парашютларның төзеклеге даими тикшерелеп тора, аларны чын профессионаллар төрә, әзерли.
Шулай ук парашют белән сикерүдә барлык нечкәлекләр исәпкә алына.

Моның өчен махсус һава шартлары булуы кирәк икән – җил көчле, болытлар түбән, томан булганда һәм яңгыр яуганда сикерүләр кичектерелә. Беренче урында – кешеләр куркынычсызлыгы. Шуңа күрә парашют белән сикерүчеләрне башсызлар дип атау дөрес тә түгелдер. Киресенчә, бу спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләр аек акыл белән эш итә.

– Парашют белән очканда син тынлык, тынычлык дәрьясына килеп эләгәсең. Бөтен көндәлек борчулар да, дөнья мәшәкатьләре дә онытыла. Сикерүдән, җиргә дөрес төшүдән тыш башкасын уйламыйсың. Һәркемгә бер тапкыр булса да парашют белән сикереп карага киңәш итәм, – ди Алинә. 

Самолеттан беренче сикерүләр эмбрион позасында була икән һәм парашют үзеннән-үзе ачыла. Спортчылар исә катлаулырак элементларга –  парашютны үзләре ачарга, һава дулкынында ятарга, төрле фигуралар ясарга, биеклекне контрольдә тотарга, билгеләнгән урынга төшәргә өйрәнә. Бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр арасында ярышлар да бик күп уза икән һәм барлык спортчыларга кебек үк төрле разрядлар билгеләнә. Алинәдә әлегә иң кечкенә – 3нче разряд. Әмма инде ул быел ярышларда катнашып, югарырак разряд алуга өмет итә.

Гүзәл Насыйбуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading