16+

Рөстәм Миңнеханов блогерларның тәкъдимен кабул итте

Узган атнада Казанның "Казан-Арена" стадионында V блогерлар неФорумы булып узды. Әлеге чара 500дән артык блогерны җыелды.

Рөстәм Миңнеханов блогерларның тәкъдимен кабул итте

Узган атнада Казанның "Казан-Арена" стадионында V блогерлар неФорумы булып узды. Әлеге чара 500дән артык блогерны җыелды.

Форум Россия һәм БДБ илләрендә социаль медиа өлкәсендә иң зур вакыйга санала. Ел саен бу чара SMM-технологияләр һәм социаль челтәрләр үсешенә битараф булмаган кешеләрне җыя. Форумны Казанда уздыру Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Анда "ВКонтакте", "LiveJournal", "Одноклассники", "Facebook", "Instagram", "Twitter" һәм башка блог-платформаларның федераль ТОП-100легенә кергән 150ләп популяр блогер катнашты. НеФорумның ачылу тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Одноклассники" соцчелтәренең маркетинг һәм бизнес үсеше буенча директоры Арсен Исрапилов, "ВКонтакте" соцчелтәренең матбугат хезмәте башлыгы Евгений Красников, LiveJournal Russia баш редакторы Василий Гулин, "Tele2" генераль директоры Сергей Эмдин һәм башкалар катнашты.

Әсгать Сәфәров форумда катнашучыларга Татарстанның бай мәдәнияткә, куәтле инновацион потенциалга ия булуын, республикада уникаль Иннополис IT-шәһәре, тарихи истәлекле урыннар күп булуын, сәнәгате киң үсеш алганлыгын билгеләп узды. Рөстәм Миңнехановның да блогер булуын һәм Instagram һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләр аша аңа мөрәҗәгатьләр байтак килүен ассызыклады.

Форумны оештыручылар әйтүенчә, Казандагы форум биш еллык тарихта иң күләмлесе. Аның ни өчен неФорум дип аталуына килгәндә, моны рәсмилектән качуга, гади аралашуга корылганлыгына ишарә булуы белән аңлаталар. Чара кысаларында "Соцмедиада креатив", "Социаль челтәрләр ничек үләчәк", "Уен стримингы һәм туры трансляцияләр", "Мобиль digital да тренд һәм каршылыклар", "Социаль челтәрләрдә ничек акча эшләп була", "Блогингның яңа форматлары: фото һәм видео", "Уен видеоблогингы", Travel-блогинг", "Lifestyle: beauty, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше", "Төбәк блогоөлкәләре: тәҗрибә уртаклашу" дип исемләнгән ун тематик секция узды.

"Блогерлар неФорумы"нда катнашучылар популяр "Хәерле иртә, Татарстан!" флешмобына да кушылды. Иң популяр дүрт блогер: Полина Бржезинская, Мария Горячева, Константин Павлов һәм Татьяна Рыбакова иртәнге сәгать алтыда Татарстан Президенты кабинетында Рөстәм Миңнеханов белән бергә бер ракурста фото ясадылар һәм социаль челтәрләрдә үз битләрендә республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга хәерле иртә теләделәр.

- Зур рәхмәт! Көтмәгән идек! Болай иртә беркем дә көтми, ә сез безне кабул иттегез, - дип рәхмәт белдерделәр блогерлар Рөстәм Миңнехановка.
Флешмобта катнашучылар республика лидеры белән селфи ясадылар. Бу фотолар социаль челтәрләр аларның битләрендә пәйда булды.
Рөстәм Миңнеханов соңрак блогерларның V НеФорумында катнашучылар белән очрашты. Президент билгеләп узганча, республика өчен блогер хәрәкәте яңа юнәлеш, әмма кирәкле.

- Без IT юнәлешне үстерәбез, электрон хезмәтләр һәм кире элемтә схемасын кертәбез. Безнең "Халык контроле" бар, мөрәҗәгатьләрнең күбесе интернет аша керә. Мин үзем дә Instagram социаль челтәрендә актив, - дип сөйләде республика лидеры. Бу блогерларга да яхшы билгеле. Чечнядан Заур Цецаев Рөстәм Миңнехановка шулай ук актив блогер - Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровтан сәлам тапшырды һәм үзен, аның дусларын «дусларга» кабул итүен сорады. Казанның танылган блогеры Нияз Латыйпов исә Иннополиста блогерлар өчен мәйданчык ачарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading