Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республикада бердәнбер исән калган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Мәйданга «Победа» автомобилендә килде.
Парад театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Хәрби оркестрның Преображение полкы маршы башкаруында мәйданга Россия белән Татарстан флагын чыгардылар. Тамашачылар аны аягурә басып каршы алды. Мәскәү белән турыдан-туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин "безнең халыкны җиңә алырдай көч булмады һәм булмаячак" дигән сүзләр яңгыратты. Бер минут тынлыктан соң республика халкын бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов котлады.
Комментарийлар