16+

Рөстәм Миңнеханов: «Милләтара татулык – төп кыйммәтебез»

Соңгы елда республикада җинаять эшләре сизелерлек кимегән. Аеруча фатир басу, урлау очраклары азрак теркәлгән. Кичә Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Милләтара татулык – төп кыйммәтебез»

Соңгы елда республикада җинаять эшләре сизелерлек кимегән. Аеруча фатир басу, урлау очраклары азрак теркәлгән. Кичә Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

Республиканың эчке эшләр системасында 15 меңгә якын хезмәткәр эшли. 2016 елда Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы чираттагы үзгәртеп кору чорын узды. Нәтиҗәдә, министрлыкка федераль миграция хезмәтенең республика идарәсе һәм законсыз наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте дә килеп кушылды. Былтыр, хокук сакчылары ярдәме белән, наркотикларга бәйле 3706 җинаять эше ачыкланган, 140 килога якын наркотик матдәләр законсыз әйләнештән алынган.

Экстремизм белән бәйле җинаятьләргә килгәндә, соңгы арада интернет челтәрләрдә алар аеруча күбәеп китте. «Радикаль һәм криминаль группировкаларны тыю юнәлешендә хокук саклау органнарына эшне көчәйтергә кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Август аенда Казанда Татар зиратында кабер ташларын җимерү белән бәйле вандаллык очрагы турында язган идек. Президент бу вакыйганы да искә алды.
- Татар зиратында вандаллык фактын ачыклауның чарасын күрергә кирәк. Милләтара һәм конфессияара татулык - безнең зур кыйммәтебез һәм көндәшлеккә сәләтле өстенлегебез. Без беркемгә вазгыятьне какшатырга ирек бирмәячәкбез, - диде ул.

Министрлыкның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, Президент кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерде.

- Бу ел да зур чараларга бай булачак. Хокук органнарына «Куркынычсыз шәһәр» комплекслы чараларын кулланырга кирәк. Республика буенча куела торган видеокамераларны да арттыру нәтиҗәле. Алар җинаятьләрне ачыклаганда, хокук саклау хезмәткәрләренә оператив карарлар кабул иткәндә ярдәм итә, - диде Президент.

Артем Хохорин исә Рөстәм Миңнехановтан чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәген яңарту буенча ярдәм дә сорады.
- Тиздән Татарстанда булачак халыкара масштабтагы зур вакыйга - Футбол буенча дөнья чемпионатын исәпкә алсак, әлеге мәсьәләнең актуальлеге тагын да арта, - диде Артем Хохорин.

Коллегия утырышында «Татфондбанк» хакында да сүз кузгатылды.
- Полиция бүлекләренә «Татфондбанк»тан зыян күргән кешеләрдән 150 гариза кабул ителде. Хәзер аларны икътисади җинаятьләр белән эшләүче бүлек тикшерә. Әлегә бернинди процессуаль карарлар кабул ителмәде. Җинаять эше кузгатудан бигрәк, кертемнәрне клиентларга кайтарып бетерү мөһим. Полиция банкны санацияләү эшенә комачауларга теләми, - ди Артем Хохорин.

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading