Чистай районының Гаделша авылы халкы бүген бер теләктә яши – почта гына ябылмасын да, хат ташучылары – Рамилә Шаһивәлиева гына эшләп торсын, диләр.
Борчылулары да юкка түгел. Җыйнак гәүдәле, йөргәндә кызлар җитезлеген җуймаган Рамилә ханым, киләсе елга лаеклы ялга чыгарга җыена. 58 яшен тутыра! 140 хуҗалыклы авылда хат ташучы булып эшләвенә дә 30 ел булган икән. Ел фасылларының төрле холкына түзеп эшләргә өйрәнгән ханымның, лаеклы ялында өй мәшәкатьләрен генә көйләп яшисе киләдер дә...
– Авыл халкын кызганам. Миннән соң урыныма керәм дип торучы юк. Хезмәт хакына кызыгып та эшләрлек түгел бит, аз. Әле аның өчен дә күпме товар сатасы! Почтадагы товарның хаклары да кибетнекеннән югары, алалармы-юкмы, җилкәңне каезлап асып барасың. Алмаса да сүз әйтеп булмый, күңел тулган мәлләремне сиздермим. Хәлемә керүчеләр дә күп, аяк җименә дип, кирәкмәсә дә сатып алалар, рәхмәт. Аның каравы газеталарга теләп язылалар. Менә “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын авылда 30 гаилә алдыра! – ди Рамилә ханым.
Дөрес, авыл халкының басма матбугатны укуы да соңгы елларда кими төшкән. Шулай да егәрле авыл әле ул, биредә 700 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Гаделшалылар мөгезле эре терлек асрау җәһәтендә республикабызда өченче урынны билиләр икән, димәк, сыйлы көнгә кинәнеп, хәлле яшиләр.
–Элек ябырылып укый иде халык. Әллә тормыш басты, әллә интернет дөньясы аяк чалды, 10 ел элек булган саннар кимеде кимүен, ләкин җидешәр газетага язылучы кешеләр бар. Зөлфирә апа Садыйкова әнә шундыйлардан, укырга ярата. Роза Сафина, Фәридә Сафиуллина, Дамирә Фәтхетдиновалар да урамнарыннан үткәнемне күзләп кенә торалар, – ди ул.
Тәрәзә саен йөреп хат ташучыны көтү – авылларда гына яши торган матур гадәт. Күп авылларга бикләнү гадәте килеп керсә дә, Гаделша авылы халкы караңгы төшкәнче капкасына бик элми әле. Юк дисәң дә, хат ташучының да кичләтеп әйләнә торган көннәре була.
–Эшемне бик яратам. Мәктәпне тәмамлагач, безнең сыйныфны мәҗбүриләп авылда калдырдылар. Ә минем болай да читкә китәр исәбем юк иде. Без гаиләдә әнигә терәк булып җиде кыз үстек. Мин – төпчеге. Әти 5 яшемдә чакта үз тракторына тапталып үлде. Яз көне иде, буа буарга дип күпер эттергәндә тракторы сүнгән. Шуны чыгып кабызган да, тегесе кабынып китеп, өстенә менгән... Әнине калдырып, читкә китәр көч юк иде миндә. Сыйныфташларымны фермага билгеләделәр, мине хат ташучы иттеләр. Кияүгә чыккач башка эшкә күчеп тордым да, бераздан янә яраткан эшемә әйләнеп кайттым, – ди Рамилә ханым.
Төп йорт килене булып, кайната-кайнана белән яши ул. Ире Фәрит белән бер кыз үстерәләр. Гөлинә дә тормышлы, ире Илварт белән игезәк оныклар бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә Казанда яшиләр.
–Кызым укытучы. Янымда чакта төп булышчым иде, мәктәптән кайткач, ул бер якка асынып чыгып китә, мин икенче якка, дигәндәй. Хәдичә кайнанам 10 еллап урын өстендә ятты, буын авыртуыннан интекте. 93 яшенә кадәр яшәде. Кайнатам да җайлы кеше иде, бергә яшәгән чакларны бик сагынам. Өй тутырып кунак кайта иде. Сыйларга сые да җитте, сыйдык та, күңел иркенлеге белән яшәдек. Их, кайтарасы иде шул чакларны, – ди әңгәмәдәшем.
Кар-бураннар ерып, көн аралаш эшенә ашыккан Рамилә ханымны һәр йортта көтеп алалар. Үз хезмәтенә таләпчән, җаваплы булганы өчен дә яраталар. Бик күпләргә аның җылы сүзе дә дәва, серләре дә сыя. Ә бит бүгенге меңгә төрләнгән заманда халык белән аңлашып эшләве дә җиңел түгел асылда. Рамилә ханым кебек үз эшенең осталары булганда безнең күңел тыныч, рәхмәт аңа!.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар