16+

«Салават күпере»ендә беренче йорт куллануга тапшырылды: «Мондый фатирны төшемдә дә күргәнем юк иде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Салават күпере»ендә беренче йорт куллануга тапшырылды: «Мондый фатирны төшемдә дә күргәнем юк иде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Салават күпере" торак комплексында кичә күптән көтелгән вакыйга булды. 13 апрель көнне 13 нче кварталдан беренче йорт куллануга тапшырылды. Бу очраклылыкны Дәүләт торак фонды хезмәткәрләре үзенә күрә бер билге дип кабул итте.

- Социаль ипотека программасы буенча фатир отучыларга, предприятие хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, авария хәлендәге торакларда яшәүчеләргә - барлыгы 255 кешегә яңа фатир ачкычлары тапшырыла. Чират тудырмас өчен ачкычларны 30 көн дәвамында алырга мөмкин. Бу вакыйга шәһәр өчен дә зур бәйрәм. Мондый мөмкинлекләр тудырган өчен социаль программаларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, йортларны сыйфатлы, уңайлы итеп җиткергән "Ак таш" оешмасы хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсе килә, - диде Дәүләт торак фонды башкаручы директор урынбасары Булат Гыйлманов.
- Үз гомеремдә сигез торак алыштырырга туры килде, соңгы көннәрдә кызым, киявем белән яшәдем. Ниһаять, үз фатирыма аяк басам. Ул шундый якты, матур, зур. Мондый фатирны төшемдә дә күргәнем юк иде, - ди 93 яшен тутырып килүче Гөлҗиһан Яблокова.

Ул Саратов якларыннан, Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны. Хәер, үзе дә сугыш газапларын аз кичермәгән. 14 яшеннән колхозда эшләргә, трактор йөртергә туры килгән аңа. "Эшләп кеше үлми, гомер буе куйган хезмәтемнең әҗередер бу фатир. Без күргәнне Ходай сезгә күрсәтмәсен, сугышлар булмасын. Тынычлыкта яшик", - дип теләкләрен җиткерде ул фатирын караганда.
Ткачовлар гаиләсе дә өч бүлмәле фатирларына сөенеп бетә алмый. Әле яңа гына тәпи киткән кызлары Ариэлла фатир ачкычларын кулыннан да куймый.

- 6 ел көттек бу фатирны. Ирем спорт мәктәбендә баскетбол буенча тренер. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль ипотека программасында катнаша алуы сөендерә, әлбәттә. Моңа кадәр кайнана фатирының 12 квадрат метрлы бер бүлмәсендә яшәдек, хәзер дүртебезгә 80 квадрат метр мәйдан. Иң зур бүлмәләрне ике балабызга бирәбез, кайда нәрсә урнаштырасын инде күзаллап чыктык, - ди Анжелика Ткачева.

Шархынулиннар гаиләсе моңа кадәр вакытлыча фатирда яшәгән. "Үз куышың булу - зур бәхет. Яшьләргә тораклы булуда шундый мөмкинлекләр тудыру бик яхшы", - дип сөенә алар.

13-1 нче йортта социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торакларда беренче тапкыр заманча исәпләү җайланмаларын сыныйлар. Гадәттә, исәпләгечнең күрсәткечләрен ай саен кәгазьгә язып тапшырырга туры килсә, монда барлык мәгълүматлар да махсус чыбыклар аша идарәче компаниягә барып ирешә. Киләчәктә бу җайланмаларны чыбыксыз итәргә дә уйлыйлар икән.

- Тиздән комплескта 10-5 йорты әзер булыр дип көтелә. Хәзер анда кимчелекләрне төзәтү, докумет рәсмиләштерү эшләре белән мәшгульләр. Сентябрьгә кадәр "Салават күпере" торак комплексындагы барлык йортларда да өй туйлары гөрләр, дип ышандыра җитәкчеләр.

***

2017 елда авария хәлендәге торакларда яшәүче 5 мең кеше, 47 күп балалы гаилә, 90 яшь гаилә, 305 ятим бала, 76 Бөек Ватан сугышы ветераны, социаль ипотека программасында катнашучылар Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша тораклы булыр дип ниятләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading