16+

“Сез ишекләр ачык булмаса, тәрәзәдән бәреп керә идегез”

Пирамида концерт залында «Калеб» җыены 10 яшьлек юбилеен үткәрә.

“Сез ишекләр ачык булмаса, тәрәзәдән бәреп керә идегез”

Пирамида концерт залында «Калеб» җыены 10 яшьлек юбилеен үткәрә.

Әлеге чара яңа буын шагыйрьләрне, композиторларны, җырчыларны таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максаты белән оештырылды. 70тән артык проект гамәлгә ашырылды, 80нән артык җыр иҗат ителде. Ә бит “Калеб” тарихы консерватория бинасында урнашкан бер бүлмәдә җыелып әңгәмәләр корудан башланган. Проектның “әнисе” Гүзәл Сәгыйтова өчен дә чара дулкындыргыч, кадерле иде. 

- “Калеб” - горурлыгыбыз, илһамыбыз, гомернең бер чорының матур нәтиҗәсе. Шул ук вакытта күңел ярасы да. Бу елларны “Калеб”кә генә игътибар биргән булсам, юбилей башка дәрәҗәдә узар иде. Шулай да, әйтер сүзләребез күп. Программабызны җыйган бөтен шагыйрь, композитор, җырчыларның иҗат җимешләре урын ала алмады. Димәк, 10 ел эшчәнлегебез акланды. Әлеге чараны үткәрергә Казан мэры Илсур Метшин этәрде: “Татар яшьләрен күрсәтергә кирәк”, - диде. “Калеб” консерваториядә туды, үсте. “Калеб” композиторларның: “Исән шагыйрьләр бармы әле?” - дигән соравыннан башланды. Бу сүзләр әдәби клуб оештырырга этәргеч бирде. Кыю булдык, үз максатыбызга бардык. Җитәкчелек тә: “Сез ишекләр ачык булмаса, тәрәзәдән бәреп керә идегез”, - дип шаяртты. Безнең белән ярдәм кулы сузган, иҗатыбызны яраткан һәркемгә рәхмәтле, - диде ул.

Кичәдә “Калеб” иҗат лабораториясе кысаларында иҗат ителгән җырлар башкарылды. Сәхнәдә алдан әзерләгән видео-котлаулар күрсәтелде. Җырчылар тамашачыны тере тавыш белән шатландырды.

- Кичә генә “Калеб” яшьләре белән танышырга килгән төсле, ун ел үткән икән. Без көч сынашырга түгел, тәҗрибә уртаклашу, яңа иҗат җимешләрен булдыру өчен берләштек. Лаборатория кысаларында матур җыр туса, шатланабыз. Үзем дә эзләнергә яратам, шуңа күрә яшь композитор, шагыйрьләргә юл бирергә кирәк. Иҗат мәйданында һәркемгә урын җитә. Ә “Калеб” бу мәйданны тулыландырып тора, - диде Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова.

Юбилей кичәсендә фонограмма яңгырамады диярлек. Җырчылар Ильяс Камал җитәкчелегендә “LA PRIMAVERA” оркестры һәм “JAVE” төркеме көйләренә кушылып җырлады. Нурбәк Батулла да тамашачыларны  бию номеры белән шаккаттырды. Нурбәкнең хәрәкәтләренә таң калып  карап утырдык. Кичәдән шагыйрьләр дә читтә калмады. Сәхнәдә шигырьләрдән өзекләр яңгырады. “Калеб” үз эшен бүген дә дәвам итә. Быел да яшь иҗатчылар “Безнең җыр” проекты кысаларында төркемнәргә бүленеп, яңа әсәрләр тәкъдим итәчәк. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да бу чараның әһәмиятен ассызыклады. 

 - Бу проект аша композиторлар, җырчылар таныштым. Иҗатымны башка яктан сынадым. Җырга шигырь язу, гадәти шигырь иҗат итүдән бик аерыла. Аваз тезмәсен сайларга, җырга текст төзү рәвеше белән танышырга кирәк.  “Калеб” - ул үсеш, иҗат, дәрт. Яшьләр өчен мондый мәйданчык булу - зур бәхет, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading