16+

«Сез, татарлар, булдырып та куясыз!»

Лениногорск каласында яшәүче Әлфия һәм Валерий Никифоровлар Оренбургта узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2015» округ фестиваль-бәйгесендә үзләренең Татарстаннан булуларына ихластан горурланып кайттылар. Шулай булмый ни, гел игътибар үзәгендә була алар. Хәтта Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, яннарына килеп: «Ну сез, татарлар, булдырып та куясыз! Афәрин!» - дип соклануын белдереп,...

«Сез, татарлар, булдырып та куясыз!»

Лениногорск каласында яшәүче Әлфия һәм Валерий Никифоровлар Оренбургта узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2015» округ фестиваль-бәйгесендә үзләренең Татарстаннан булуларына ихластан горурланып кайттылар. Шулай булмый ни, гел игътибар үзәгендә була алар. Хәтта Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, яннарына килеп: «Ну сез, татарлар, булдырып та куясыз! Афәрин!» - дип соклануын белдереп,...

Лениногорск каласында яшәүче Әлфия һәм Валерий Никифоровлар Оренбургта узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2015» округ фестиваль-бәйгесендә үзләренең Татарстаннан булуларына ихластан горурланып кайттылар. Шулай булмый ни, гел игътибар үзәгендә була алар. Хәтта Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, яннарына килеп: «Ну сез, татарлар, булдырып та куясыз! Афәрин!» - дип соклануын белдереп, кулларын кыскан.
М оны каршысында 13 кешелек гаилә торганга гына әйтүе түгел, әлбәттә. Башлыкның соклану катыш хөрмәтен җиткерерлек сәбәпләр аннан башка да җитәрлек. Беренчедән, залдагыларны бу гаилә белән башкалар кебек йә футболчы, йә хоккейчы, йә булмаса «Буран әбиләре» түгел, ә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе таныштыра. Монитордан. Җитмәсә унбере дә залда Татарстан дип язылган герб төшкән футболкалардан булгач, кая гына барсалар да, әллә каян аерылып торалар. Кыскасы, Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән 107 катнашучы арасында үз йөзләре, сөйкемле сөякләре була Никифоровларның.
Җәмгыятьтә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә кыйм­мәтләрен һәм традицияләрен саклауга, балалар тәрбияләүгә ифрат күп көч куйган, җәмгыятьтә абруй казанган гаиләләрне барлаганда нәкъ менә аларны сайлап алганнар икән инде, бу һич кенә дә очраклы була алмый. Никифоровларның ишле, тату гаиләсендәге 11 баланың җидесе - Женя, Катя, Лида, Аришка, Данил, Дима, Артурның тәрбиягә алынган балалар икәнен дә әйтсәк, аларның ни өчен «Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә җиңү яулавы сүзсез дә аңлашылыр кебек.
Никифоровларны медиклар гаиләсе дип таныштырсаң да ярый.
Гаилә башлыгы Валерий Дмитриевич хирург. 1956 елгы. Ул - Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы балалар хирургиясе үзәгендә бүлек мөдире. Әлфия ханым 1952 елгы. Ул шәфкать туташы. Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да инде шактый җыелган Никифоровларның. Аларның ике балалары шулай ук гаилә традициясенә тугры калып, табиб һөнәрен сайлаган.
Бер-берсен күз карашыннан аңлап, 30 ел бергә бәхетле гомер кичергән бу пар моңа кадәр Татарстанның «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән дә бүләкләнгән булган.
Ятимнәрне үз канатлары астына алу уе балалары Евгений, Олег, Оксана, Алина буйга җитеп, берәм-берәм укырга дип, Казанга чыгып киткәч туа. Ул чагында җиде бала турында сүз дә булмый. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Башта яшь тә дүрт айлык Лидочканы алалар. Әмма күпмедер вакыттан: «Балаларны аера алмыйбыз, Лиданың абыйсы белән апасы да бар. Баланы кире китерегез»,- дигән хәбәр килеп ирешә. Шулай итеп, гаиләгә кечкенә кызның апасы белән абыйсы да кайта. Күпмедер вакыттан соң, бер ерак туганнары бәби тапканда үлә. Бу хәбәрне ишетеп җаннары тетрәнгән ир белән хатын, яңа туган баланы да үзләренә алырга дигән карарга килә. Дөресрәге, моның өчен Валерий Дмитриевичның, озынга сузмый гына: «Алабызмы?» - дигән бер сүзе җитә. Сабыйның читкә йөреп эшләүче 22 яшьлек әтисе дә каршы булмый моңа. Хәзер әнә бөтен Никифоровларның кайгыртуын, яратуын тоеп үсә Аришка... Көннәрдән бер көнне Женя балалар йортындагы дус кызы Катяны алып кайта өйгә. «Әти, Катя бездә торырга калсын», - дип ялына ул күпмедер вакыттан. Кала, билгеле.
Катяның аягы җиңел була. Озакламый гаилә тагын бер катгый карарга килә: Дима шушы көнгә кадәр кызлар белән курчаклы уйный. Аңа иптәш кирәк. Шулай итеп, моннан ярты ел элек Никифоровлар гаиләсенә тагын ике малай өстәлә. Бу балаларның иң өлкән икесенә - 12 яшь. Аннан 9, 8 һәм икесе 6 яшьлекләр, ә иң кечкенәсенә - 3 яшь. Менә шушы составта төрле бәйгеләрдә катнашып килә алар. Балаларның бөтенесе дә сәнгать мәктәбенә йөри, кайсылары вокал белән кызыксына. Әле күптән түгел Катя өчен сөенүләренең чиге булмады: Финляндиядә узган Халыкара рәсем бәйгесендә җиңеп чыккан! Ни ясаган диген? Катя һәм Женя әниләре белән бергәләп варенье кайнаталар!.. Дипломнар, рәхмәт хатларын әнә шулай әле берсе, әле икенчесе алып кайтып кына тора аларның.
Гаилә белән яуланган үрләр дә байтак. Бер-береңә ияләнү чоры шуларның иң авыры...
- Ә бит балаларның гаиләгә ия­ләнүе безнең аларга ияләнүгә караганда да авыр. Без моны ничек кенә аңлыйбыз әле... Проб­лемасыз булмый. Ул әнә шушы башлангыч чорда булып ала. Ә аннан соң җайлашабыз, - ди Әлфия ханым.
2013 елда «Ассамблея замещающих семей» дип аталган Бөтенроссия, 2012дә «Минем гаиләм» иҗат эшләре республика бәйгеләрендә, 2013тә балаларны тәрбиягә алган әти-әниләрнең төбәк форумында һәм башка зур-зур чараларда катнашып килә алар. Әле арада район күләмендә узганнары күпме? Әйтик, Валерий Дмитриевич 2013 елда «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең төбәк этабында «Шәфкатьле йөрәкле ир-ат» номинация­сендә җиңүгә ирешкән. Гаилә көне, Балаларны яклау көне, Әниләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмнәрдә дә еш күрергә була аларны. Һәр чарадан рухланып, көч-егәр алып, үз көчләренә ышанып кайта алар. Әле хәзер дә әнә Оренбурдагы хәлләрне сөйләп бетерә алмыйлар.
- Хәйран калып кайттык. Ничек итеп каршылаганнарын әйтеп бетерә торган да түгел. Өч көн буе озата йөрделәр. Без яшәгән «Факел»ны шәһәрдә иң кыйммәтле кунакханә, диделәр. Шәһәр буйлап экскурсияләрдә йөрттеләр. Жюри рәисе - Россия Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары, хатын-кыз космонавт, генерал-майор Валентина Терешкова, кая барсак та, балаларга игътибар күрсәтте. Кадетлар училищесына баргач та, безнең янга килеп: «Биредә укыйсыгыз килмиме?» - дип кызыксынды. Һәркайсыбыз белән кул биреп күрешеп чыкты. Искитмәле ачык ханым,- ди Әлфия ханым, Оренбурдагы тәэсирләре белән уртаклашып.
Бүләккә бирелгән Оренбур шәле, балаларга тапшырылган телефоннар, гомергә истә калырлык очрашулар бу сәфәр турында гел искәртеп торачак әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading