16+

Сезнең алда баш иябез!

69 ел буе аяз күкләребез, тыныч-имин тормышыбыз, матур таңнарыбыз өчен без, әлбәттә, кадерле ветераннарыбызга рәхмәтле. Алар булмаса, язлар белән безгә җиңү килмәс иде.

Сезнең алда баш иябез!

69 ел буе аяз күкләребез, тыныч-имин тормышыбыз, матур таңнарыбыз өчен без, әлбәттә, кадерле ветераннарыбызга рәхмәтле. Алар булмаса, язлар белән безгә җиңү килмәс иде.

«Сәйдәш» концертлар залында, «Ветераннар, сезнең алда баш иябез» дип аталган концерт чарасы белән, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин фронт һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Кичәдә «Солдатлар», «Герман көе», «Журавли», «Катюша» кебек татар һәм урыс телендә башкарылган сугыш чоры җырлары яңгырады.
«Сәйдәш» бию театры да, җырлары, биюләре белән, фронт вакыйгалары мизгелләрен ачып бирә алды. Әби-бабайларыбыз аларның чыгышларын күз яшьләрен сөртә-сөртә карады. «Гөлназ» вокал коллективы, Рафил Зәләлиев, Гүзәл Низамова, Марсель Фәйхуллин, Зилә Вилданова һ.б. да патриотик рухтагы җырларын, музыкаль композицияләрен хөрмәтле ветераннарыбызга багышлады. 40 ел элек шушы сәхнәдә беренче чыгышы булган, бүген Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән Кирам Сатиев ветераннарны татар һәм рус халык көйләреннән попури белән сәламләде. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Шаһит улы Ганибаев да ветераннарны котлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading