16+

Социаль ипотека бетереләме, әллә дәвам итәме?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төзелеш тармагына кагылышлы матбугат конференциясе булды.

Социаль ипотека бетереләме, әллә дәвам итәме?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төзелеш тармагына кагылышлы матбугат конференциясе булды.

Төзелеш күргәзмәсе

“Казан Экспо” үзәгендә 10-12 июльләрдә “Төзелеш” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк.

– Төзелешләр бару төрле предприятиеләрнең эшчәнлегенә уңай этәргеч бирә, – диде Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев.

Россиянең 14 төбәге һәм Кытай компанияләре катнаша шушы чарада. Үзбәкстан кунак сыйфатында килә.

– Татарстанның икътисадына файда китерсен өчен оештырыла мондый күргәзмәләр. Чималларны, әлбәттә, онлайн да карарга мөмкин. Ләкин, сиңа рәсемдәге матур товар килерме соң әле? Күргәзмәдә турыдан-туры танышасың, хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырасың. “Төзелеш” халыкара күргәзмәсен үткәрү өчен республика бюджетыннан 1 тиен дә тотылмады. Чара экспонентлар кертемнәренә нигезләнелеп оештырыла, – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина.

“Казан Экспо” үзәгенең 3нче павильонындагы төзелеш һәм төзелеш чималлары, технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсен тамашачылар 10 һәм 11 июль көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр карый ала. Керү бушлай.

Татарстанның үзенең цемент заводы

Талия Минуллина республикага төзелеш өчен коры катнашмалар җитештерүче завод сатып алу буенча сөйләшүләр барганлыгын әйтте.

– Цемент тиешле күләмнәрдә җитеп бетмәү төзелеш тармагы өчен җитди мәсьәлә. Безгә катнашмаларны күпләп җитештерү кирәк. Бу җитештерү куәтләре бездә барлыкка килер дип көтәбез, – диде ул.

Казансу аша “очып” чыгарбыз

Казанда “Аэрокүпер” (“Аэромост”) төзелеше башланганлыгын хәбәр итте Талия Минуллина. Канат юл Вахитов белән Яңа Савин районнарын тоташтырачак. Анда 3 станция була. Вахитов районы ягында –  Горький паркы һәм “Урам” экстрим паркы, ә Казансуның уң ягында, ягъни, Яңа Савин районында – “Ак Барс Арена” футбол стадионы. Беренче белән икенче станцияләр арасы –1 чакрым, икенче белән өченче станцияләр арасы – 1,7 чакрымны тәшкил итәчәк. Казансу аша канат юл төзелешен 2030 елга тәмамлау ниятләнелә, проект 3 миллиард сумга төшә.

Яшәсен социаль ипотека!

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев таныштырганча, республикада быел, узган елдагы кебек үк, 3 миллион 600 мең квадрат метр торак тапшыру бурычы тора. Бүгенгә инде 2 миллион 420 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Быелның 1 сентябренә яңа 11 мәктәп сафка бастырылачак.

– Социаль ипотека бетәчәк икән, дигән сүзләр ишетелә. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Мондый сүзләр һич тә дөрес түгел. Социаль ипотека Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә бик популяр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш буенча комиссия рәисе буларак, төзелешләрне күз уңында тота. Безнең иң олы инвесторыбыз – халык. Республика халкы төзелешләргә ел саен 400 миллиард сум акча кертә. Социаль ипотека бетмәячәк, ә дәвам итәчәк. Имеш-мимешләргә ышанырга кирәкми, – диде Илшат Гыймаев. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading