16+

Социаль ипотека хәләл дип танылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын шәригать кануннарына туры килә дип таныды һәм хуплады.

Социаль ипотека хәләл дип танылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын шәригать кануннарына туры килә дип таныды һәм хуплады.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зариповка ипотека продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында Сертификат тапшырды.

Социаль ипотека программасы шартларын Ислам кануннарына туры китерүнең кирәклеге республика гаиләләренең Дәүләт торак фондына күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң барлыкка килде. Гаиләләр, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуга һәм исәпкә куюда каршылыклар булмауга карамастан, әлеге программадан дини инанулары аркасында баш тарта иде. Чөнки Исламда ссуда проценты булган теләсә нинди килешү тыелган. Шуннан соң Фонд ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә шәригать нормаларына туры килгән социаль ипотека шартларын гамәлгә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен мөрәҗәгать итте.

Яңа финанс продукты Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан уңай бәяләнде. Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә Татарстанның Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды.

Татарстанның Дәүләт торак фондында яңа Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен Нәзарәт ягыннан тышкы шәригать контролеры итеп шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев билгеләнде.

Чыганак: https://dumrt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading