16+

Содага бәя арта дигән сүз никадәр хаклы?

Социаль челтәрләрдә сода кытлыгы турындагы мәгълүмат таралды, янәсе, сентябрь ахырында аңа бәяләр артачак.

Содага бәя арта дигән сүз никадәр хаклы?

Социаль челтәрләрдә сода кытлыгы турындагы мәгълүмат таралды, янәсе, сентябрь ахырында аңа бәяләр артачак.

Кайбер телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, содага ихтыяҗ хәзер шулкадәр зур, аны хәтта турыдан-туры заводка барып алар, складлардан инде бернәрсә дә сатып алып булмый. 2023 елның көзендә сода белән нәрсә булачак? “Аргументы и факты” шуңа ачыклык керткән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы содага бәяләр арту һәм дефицит турындагы яңалыкларны кире кага. Башкарма хакимият органы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, илдә иң эре сода җитештерүче "Башхим" заводында җитештерү элекке дәрәҗәдә саклана һәм россиялеләрнең продуктка ихтыяҗын 100 процентка каплый. Ел ахырына кадәр содага бәяләр үзгәрмәячәк һәм ярты килограммлы пачка өчен 45 сум дәрәҗәсендә калачак.

Сода артыннан туп-туры заводка бару зарурлыгы нәрсәгә бәйле дигәндә, монда эш складлардагы сода кытлыгында түгел, ә экономиядә: продуктны җитештерүчеләрдән сатып алу арзангарак төшә, чөнки компания акчасын аны складка илтүгә сарыф итми.

Сатып алучылар соданы кайдан – складтанмы яки заводтанмы аласын ирекле рәвештә үзләре сайлый ала, диелгән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading