16+

Солдат дуслар 37 елдан соң күрешә

Язмыш галиҗәнапләре беркайчан да алдан кисәтми.

Солдат дуслар 37 елдан соң күрешә

Язмыш галиҗәнапләре беркайчан да алдан кисәтми.

Ике яшь егет гомер буе дус булып, аралашып яшәрбез дигән матур хыяллар белән яналар, тик тормыш без уйлаганча гына бармый шул.

Республиканың ике читендә яшәүче Сөнгатулла Нурмөхәммәтов белән Рәсим Ялаловны 1978 елда армиягә алалар. Гру¬зиягә эләгә алар. Күпмедер вакыт узганнан соң Сөнгатулланы башка частька күчерәләр. “Бүгенгедәй хәтеремдә: кичке тугызынчы яртыда берүземне алып киттеләр. Частька барып кергәч, исем китте. Андагы чисталык, тәртипне әйтеп аңлата торган түгел.

Аптырадым. Кая эләккәнемне аңламый тордым. Баксаң, яшерен часть икән бу”, – дип искә ала абый. Яңа солдатны бик тиз үз итәләр. Кайсы яктан булуы белән кызыксыналар. Монда синең якташың да бар, диләр. Әгерҗе районы егете Рәсим Ялалов булып чыга ул. Менә шулай якын дуслар булып китә алар. Татар егетләренең икесе дә автобус йөртүче булып хезмәт итә. Кайтыр вакытлар якынлашкан саен, планнар коралар. Бергәләп туган якка кайтып китү турында хыялланалар. Кайткач, Әгерҗе белән Балтач районнарына чиратлашып кунак булу турында уйлыйлар. Тик...

Кайтыр вакыт җиткәндә генә төз буйлы чибәр Сөнгатулланы Әрмәнстанга Октябрь революциясе парадында катнашыр өчен алып китәләр. Ереванда парад узу белән кайтарып җибәрәбез, дисәләр дә, тоткарлыйлар. Ул кире әйләнеп кайтканда якын дусты туган якка юл алган була. Кайтырга фәрман чыккач та китми, дустын көтә ул. 10 көннән артык торган солдатны часть командиры куалап диярлек кайтарып җибәрергә мәҗбүр була. Рәсим, дустымны көтим инде, дип ялварса да, тыңлаучы булмый. Ялгызы гына кайтып китми чарасы булмый. Ике дус аерылыша...

Яшь барган саен, абыйның армия дустын күрү, аның хәлен белү теләге арта гына. Балалары белән Рәсимне интернет аша эзләп карарга була. “Аның Исәнбай авылыннан икәнен белә идем. Шуннан чамалап бер кызга хат язарга булдык. Ялалов Рәсим Сабир улын эзлибез, сезнең әти түгелме, дип яздык”, – ди абый. Озак та үтми, Айгөлдән хат килеп төшә, эзләгән кешенең әтисе булуын яза. “Әти, Сөнгатулла Нурмөхәммәтовны беләсеңме?” – дип сорадык, – ди килене Зөлфия. – Әти ул чакта авырый иде инде. Диванда ятып тора иде. Сикереп торды да елап җибәрде. Үзебез дә бу хәлгә аптырадык. Бераз тынычлангач, бергә хезмәт иткән дусты булуын әйтте”. Бу хәл 2017 елның май аенда була. Телефон аша сөйләшәләр. Икесенең дә шактый җитди авырулар белән авырганлыкларын беләләр. 

2018 елның гыйнвар аенда 37 елдан соң күрешәләр. Абый авылдан Ижауга машина баруын белгәч, юлга кузгала. Сузарга ярамый, Рәсим дустының гомере санаулы гына калганын белә ул. Ике дус олы юлда очрашырга сүз куеша. Гаиләсе зурдан кубып әзерләнеп көтеп тора. Юл чатында бер-берсен тиз таный солдат дуслар. Алар шул ук, тик чәчләре генә агарган, маңгайларына гына сырлар кунган.

Рәсим дә Сөнгатулланы эзләгән булып чыкты. Тик авылны бутаган. Безнең Бөрбаш авылы Саба районының Шәмәр¬дәнгә якын урнашканга, элеккеге заманнарда тормыш шул станция белән нык бәйле булганга, абыйның телендә күбрәк Шәмәрдән сүзе яңгыравы табигый хәл. Бөрбаштан икәнен генә оныта Рәсим дусты. “Эзләтеп тә карадым, Шәмәрдәндә андый кеше юк, дип җавап бирделәр”, – дигән Рәсим абый. 
Сөйләшеп сүзләре бетми балалары ярдәме белән табышкан солдат дусларның. Яшьлек дусларын искә төшергәннәр, бер кочак фотоларны караганнар.

Армиядә төшкән барлык фотолар Рәсимдә киткән була. 37 ел буе саклый. Ул аларны бөтенесен дустына бирә. Алай гына да түгел, солдат Сөнгатулланың куенында йөргән, Әрмәнстанга киткәндә синдә торсын әле дип биреп калдырган абый өчен кадерле булган фотоларга кадәр саклый. Анда әби белән бабайның, ике кечкенә кыз - апа белән минем фотолар була. 

Берничә айдан Рәсим абый вафат була. Абый солдат дустын соңгы юлга озатырга бара. Сөнгатулла абый 2019 елның ямьле май таңында йоклаган килеш үзе дә солдат дусты Рәсим янына китеп бара. Алар тагын бергә, мәңгелектә бергә...

Лилия Нурмөхәммәтова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading