Моны www.uslugi.tatarstan.ru сайтында хокукны теркәү бүлеге аша да эшләргә була яки 8-800-100-34-34 телефоны аша белгечкә языласың. Күп функцияле үзәктә кабул итүләр бары айның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә башкарыла. Шулай ук бары 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр генә «обременение»не төшерергә мөмкин. Кабул итү бүлмәсенә язылганнан соң, Төбәкара вәкиллеккә кайсы көнгә, сәгать ничәгә язылуыгыз турында хәбәр итүегез мәҗбүри. Шулай ук бирелгән талон номерын да әйтергә кирәк (ул гадәттә, ПР хәрефләре белән башлана). Әгәр язылган көнгә бара алмыйсыз икән, бу хакта шулай ук төбәкара вәкиллеге җитәкчесен кисәтергә кирәк. Язылган көнгә күп функцияле үзәккә паспорты булган барлык гаилә әгъзаларына да килергә кирәк. Гаиләдә балигъ булмаган балалар булса, аларның туу турындагы таныклыкларының төп нөсхәсен алып килү мәҗбүри. Шулай ук Төбәкара вәкиллектән алынган тикшерү актының оригиналын, күчерелмәсен һәм пай түләве турындагы белешмәнең нөсхәсен алып килү сорала. Төбәкара вәкиллектән килгән белгеч тә фатирдан «обременение»не төшерү процессында катнашачак.
– Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучылар исәп счетына ай саен ничә сум акча күчереп барырга тиеш?
Алия Вафина, Яшел Үзән.
– Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды коммерциячел булмаган оешма белән социаль ипотека килешүе имзалаганнан соң, ай саен исәп счетына билгеле бер күләмдә акча күчереп бару сорала. Бу торак базарында бер квадрат метрның уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. Исәп счетына салынасы акча шул 1 квадрат метрның 11 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш. Базардагы 1 квадрат метр торак бәясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлык тарафыннан билгеләнә. Хәзерге вакытта бу сумма 3843,29 сумны тәшкил итә.
– Әни белән социаль ипотека программасы буенча алынган фатирда яши идек. Мин өйләндем, хәзер хатыным авырлы. Әмма ул безнең фатирда теркәлмәгән. Бала өчен 200 мең сум күчсен өчен нишләргә була? Гомумән, бу мөмкинме?
Альберт Садыйков, Казан.
– Әгәр дә баланың әти-әнисенең берсе булса да социаль ипотека программасына кертелгән булса, 200 мең сум компенсациягә өмет итәргә була. Дөрес, ул дәүләт ярдәме акчалата бирелми, аны банктагы исәп счетына да күчереп булмый. Бары торак буенча кредит суммасын киметү өчен генә файдаланырга мөмкин.
– Кеше бер тапкыр социаль ипотека программасы буенча фатир алса, ул торак шартларын яхшырту өчен кабат программа буенча чиратка баса аламы?
Фәизовлар гаиләсе, Чаллы.
– «Министрлар кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү» турындагы Министрлар кабинеты карары нигезендә, (16.09.2013г. №659) фатирга дәгъва кылучы гаилә социаль ипотека программасы буенча бары бер генә тапкыр фатир алырга хокуклы. Дөрес, искәрмәләр бар: гаилә 2013 елның 1 октябренә социаль ипотека программасы буенча кабат торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылса яки гариза тапшыручы социаль ипотека программасын финанслаучы предприятие хезмәткәре булып саналганда, программа буенча икенче тапкыр да фатир алырга дәгъва кыла ала.
– Укытучыларга социаль ипотека программасы буенча торак алганда өстәмә ташламалар каралган. Укытучылар гаиләсе фатирны 2010 елда алган. Әмма аларга бернинди дә ташлама ясарга теләмиләр, ди. Нигә икән?
Инсаф Яруллин, Яшел Үзән.
– Бер ел эш тәҗрибәсе булган, яше 35 яшьтән артмаган яшь укытучыларга социаль ипотека программасы белән фатир алганда чынлап та ташламалар каралган. Мәгариф һәм фән министрлыгы фатир бәясенең ун процентын күчерә. Әмма бу 2012 елның 1 гыйнварыннан соң фатир алучыларга гына кагыла.
– Социаль ипотека буенча алынган фатир бәясен түләп бетергәннән соң кая мөрәҗәгать итәргә?
Зәмирә Бикбаева, Казан.
– Социаль ипотека буенча пай түләүләрен түләп бетергәннән соң, программа буенча килешүдәге 14 яшьтән зуррак булган гражданнарга Торак фондының төбәкара вәкиллегеннән пай түләнү турында белешмә алырга кирәк. Үзең белән паспорт, ИНН, займ килешүен алып килү сорала. Әлеге документ фатирны үз милкең итеп рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.
Сәхифәбезнең киләсе темасы инвалидлык алу тәртипләренә кагылачак. Сорауларыгызны 8 (843) 562-50-12, 562-50-03 телефоннары аша редакциягә юллый аласыз.
Фото: kazankp.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар