Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев «социаль ярдәм адреслы булганда, әлеге программа чынлап та нәтиҗәле булачак» дигән фикердә.
- Әлеге система иң бай илләрдә дә бар. Аз керемле гаиләләргә ярдәм кулы сузу - төп бурычларның берсе. Программаның идеясе әйбәт, әмма аны гамәлгә ашыру механизмнарын яхшылап уйлап бетерәсе бар. Ашыгу - шайтаннан дигән гыйбарә бар бездә. Мондый эштә ашыгу кирәкми. Халыкка сыйфатсыз товар тәкъдим ителмәсен, коррупциягә дә урын калмасын, - ди ул.
Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев сүзләренчә, адреслы электрон карточкалар булдыру идеясе юктан гына барлыкка килмәгән.
- Мохтаҗларның саны соңгы елларда артты, аларга һичшиксез ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хөкүмәт тә аларны яклауны үзенең бурычы итеп күрә. Бонусларны да нәкъ менә продуктлар алуга тоту шарты да уйланып эшләнгән. Җирле җитештерүчеләрне дә күз алдында тотканнар. Бу - дәүләт заказы дияргә була. Аларны да яклауның бер гарантиясе булып тора. Әмма программаның тискәре яклары да юк түгел. Билгеле бер продуктлар гына алырга тиеш булгач, аларның сыйфаты да начарланырга мөмкин. Тагын бер проблема чыкмагае, ул да булса - продуктларга бәя күтәрелү. Монополистлар, сүз куешып, бәяне дә күтәреп куярга мөмкин бит, - ди ул.
Яңа программа турындагы фикерен сорап, без Казан илкүләм тикшеренү-технология институтының икътисад кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Булат Бакиевка да шалтыраттык.
- Яңа карточка системасының никадәр уңышлы булу-булмавы турында әйтергә иртәрәк. Программаның бөтен детальләре дә безгә билгеле түгел. Миңа калса, анда күп нәрсә уйланылып бетмәгән кебек. Аерым алганда, оештыру процессы сораулар тудыра. Аның өчен документларны җыя, өйрәнә, тикшерә торган махсус инфраструктура, штат булдырырга, җиһазлар сатып алырга кирәк. Ә түләүләрнең күләме бик аз, бер кешегә аена 1200 сум. Бу системаны эшләтеп җибәрү өчен генә дә хөкүмәткә күп акчалар тотарга туры киләчәк. Шуңа да аз керемле халыкка ярдәм итүнең гадирәк схемасын уйлап табарга кирәк. Әйтик, аларның эш хакыннан тотып калына торган акчаларының, ягъни керемгә салымның күләмен киметергә була, - диде ул.
Иске яңа карточка
Карточка системасы яңалык түгел. Беренче тапкыр ул Беренче бөтендөнья сугышы чорында кертелә. Большевиклар вакытында кызылармиячеләр, эшчеләр, шахтерлар, тимерьюлчылар иң яхшы паекларны алган. 1929 елда СССРда ипине карточка белән генә алып булган. 1930 елда инде башка төр товарларны алу өчен дә карточка кирәк булган. 1941 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта тагын карточка системасы кертелә. 80нче еллар башында да талоннар кулланылды. 1993 елга кадәр халык аракы, шикәр, чәй, тәмәке, ярма, сабын, кер порошогын шул талон белән алды. Буш кибет киштәләрен, су буе чиратларны әле дә хәтерләүчеләр күптер. Талонның үзен алыр өчен дә чират була иде. Ул вакыттагы талоннар акчаны алыштырмады, дефицит товарны алу мөмкинлеген генә бирде. Акча бар, аны алырга әйбер юк иде бит. Хәзер дә бар ул талоннар, әйтик, «Бәхетле» социаль ашханәләрендә аз керемле гаиләләр талоннар белән бушка туклана. Кулинария производствосы директоры урынбасары Лилия Габдрәшитова «ШК»га сөйләгәнчә, социаль ашханәләр Казанда -алтау һәм Нократ Аланында - бер.
- Ашханәләр 2006 елдан эшли башлады. Аларда 1120 кеше туклана, барысы да аз керемле гаиләләрдән. Исемлекләрен социаль яклау бүлекләре булдыра. Талоннарны да ай башында шуннан алалар, - ди ул.
Комментарийлар