16+

Татар яшьләре форумының беренче делегатлары (ПРОГРАММА+ФОТОРЕПОРТАЖ)

4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30 чит илдән 900 делегат катнашачак. Форумның программасы белән биредә таныша аласыз.

Татар яшьләре форумының беренче делегатлары (ПРОГРАММА+ФОТОРЕПОРТАЖ)

4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30 чит илдән 900 делегат катнашачак. Форумның программасы белән биредә таныша аласыз.

4 АВГУСТ (ПӘНҖЕШӘМБЕ)
08.00-11.00 Катнашучыларның килүе, теркәү (БТК Башкарма комитеты, К.Маркс ур., 38/5) Тору урыннарына урнашу (Универсиада авылы)
11.00-11.30 "Казан" милли мәдәният үзәгенә бару (Пушкин ур., 86)
11.30-12.30 Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу
12.30-13.30 Төшке аш ("Казан"ММҮ, Пушкин ур., 86)
13.30-15.00 Эшлекле уен. Делегатларның үзара танышуы
15.00-17.00 Универсиада авылына бару һәм урнашу
17.00-18.00 "Дөньякүләм татар кафесы" (оешмаларның эшчәнлекләрен кыскача таныту) (ауд. Е303, Е304, С205, А106)
18.00-20.00 Кичке аш (Универсиада авылы)
19.00-20.00 Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе (ауд. А106)
20.00-22.00 Заманча татар музыкасы концерты (Универсиада авылының концерт залы)

5 АВГУСТ (ҖОМГА)
06.30-08.00 Иртәнге аш (Универсиада авылы)
08.00-09.00 «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенә бару (Ершов ур., 1А)
09.00-09.45 Татар яшьләре проектлары аллеясе һәм Р.Айдаровның рәсем күргәзмәсе
10.00-12.00 Форумны ачу. Пленар утырыш («Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге, Ершов ур., 1А)
12.00-12.30 Универсиада авылына бару
12.30-14.00 Төшке аш (Универсиада авылы)
14.00-16.00 Секцияләр эшчәнлеге:
1) Тарих һәм туризм (ауд. А106)
2) Мәгариф һәм тәрбия (ауд. А107)
3) Этномәдәни проектларның менеджменты (ауд. С205)
4) Татар теле һәм интернет (ауд. Е303)
5) PR һәм журналистика (ауд. Е304)
16.00-16.30 Тәнәфес
16.30-18.30 Секцияләр эшчәнлегенең дәвамы
18.30-20.00 Кичке аш (Универсиада авылы)
20.00-22.00 Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрипҗанова катнашында "Калеб" кичәсе (Универсиада авылының концерт залы)

6 АВГУСТ (ШИМБӘ)
08.00-09.30 Иртәнге аш (Универсиада авылы)
09.30-11.30 Күмәк проектлар сессиясе (Универсиада авылы)
11.30-13.00 Төшке аш (Универсиада авылы)
13.00-14.00 Пленар утырышның дәвамы (секцияләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, эш документларын кабул итү, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкче органнарын сайлау) (Универсиада авылының концерт залы)
14.00-16.00 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районына бару
16.00-21.00 Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы әдәби-мемориал музеена бару.
Форум делегатлары катнашында Арча шәһәре көне, кичке аш (Арча үзәк стадионы)
21.00-23.00 Универсиада авылына кайту

7 АВГУСТ (ЯКШӘМБЕ)
06.00-09.00 Болгар шәһәренә бару*
09.00-11.30 Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия
11.30-14.30 Казанга кайту
14.30-15.30 Төшке аш ("Казан" ММҮ, Пушкин ур., 86)
15.30-16.00 Иске татар бистәсенә, Кабан күле буена бару
16.00 "Печән базары" фестивале (аерым программа буенча)

Делегатларның китүе
*иртәнге аш ланч-боксларда автобусларда оештырылачак

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading