Кичә иртән Казан-Оренбург автоюлында укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматларга караганда, 13 кеше хастаханәгә озатылган, укытучының гомере өзелгән.
Иртәнге сәгать 7 тирәсендә Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча идарәсенең кизү частена Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында балалар утырган автобус катнашында һәлакәт булуы турында хәбәр килгән. «Фиат Дукато» автобусы балаларны Казанга мәктәп олимпиадасында катнашу өчен алып барган. Якынча мәгълүматларга караганда, автобус йөртүче машина белән идарәне югалткан һәм автобус дамба астына очкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, озата баручы укытучы үлгән, зыян күргән 13 кеше Әлмәт район үзәк хастаханәсенә озатылган, аларның бишесе - балалар. Һәлакәткә очраган микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, автобуста барлыгы 15 кеше булган, 3есе - өлкәннәр. Барлык пассажирлар да Казанга баручылар: бер өлеше «РИТЭК» ААҖ IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләр - бүләкләү тантанасына баручылар, калганнары - кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадага юл тотучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар