16+

Татарстанда берничә миллион сум салым елдан-ел “качып” кала

Быелның 1 декабренә кадәр физик затлар үзләренең милек салымнарын түләп бетерергә тиеш. 9,1 миллиард сум дигән сүз бу.

Татарстанда берничә миллион сум салым елдан-ел “качып” кала

Быелның 1 декабренә кадәр физик затлар үзләренең милек салымнарын түләп бетерергә тиеш. 9,1 миллиард сум дигән сүз бу.

- Татарстанлыларга җаваплылык хас, бүгенгә 4 миллиард 800 миллион сум салым түләүләре керде инде, - диде Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

МФЦ белмәгәнеңне белә
Физик затларга салым түләүләрен искәртеп, 2,238 миллион хәбәр җибәрелгән, 985 мең хәбәр “шәхси кабинет”ка куелган. Әгәр кешенең салым түләве 100 сумнан кимрәк булса, андыйларга хат-хәбәр тапшырылмый. Хат килмәгән очракларда МФЦда салымнар һәм түләүләр бурычларың бармы-юкмы икәнлеген белешеп алу зыян итми.

Республикада 1 миллион кеше 1,3 миллиард сум җир салымы түли. Җир салымында 577 мең кеше ташламалардан файдалана, 260 миллион сум кесәдә кала, дигән сүз. 1,6 миллион кешегә 2,8 миллиард сум милек салымы билгеләнә.

Күләгәдәге акчалар
- Теркәлмәгән йортларны һәм гаражларны исәпләсәк, ничә миллиард сум салым түләүләре кермичә кала? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Төзелеп бетмәгән йортларга салым билгеләнми. Муниципаль берәмлекләр белән берлектә йортларны һәм корылмаларны ачыклау-теркәү чаралары алып барыла. Андый мисаллар бик күп түгел, шунлыктан, миллиард сумнар салым кала, дип әйтеп булмый. Теркәлмәгән йортлардан һәм корылмалардан, мөгаен, берничә миллион сум салым түләүләре керми каладыр, - дип җавап бирде Марат Сафиуллин.

Татарстанлыларның милек өчен салым түләүләрендә узган еллардан җыела килгән 1 милиард 500 миллион сум бурычы исәпләнә.

“Алтыннан” булса машинаң
Республикада 1,02 миллион кешегә 5 миллиард сум транспорт салымы салына. Марат Сафиуллин аңлатканча, хәзер 3 миллион сумнан башлап 10 миллион сумга кадәрге бәяләрдәге шәхси автомобильләргә транспорт салымын 3 мәртәбәгә арттырып салу бетерелгән. Автомобиль бәясе 10 миллион сумнан артканда гына двигатель куәтенә карата 3 коэффициенты кулланыла. Татарстанлылардан 18,5 мең кешегә транспорт салымын түләүдә ташлама каралган, бу 21 миллион сумны тәшкил итә.

- Татарстанда иң кыйммәтле ничә сумлык машиналарда йөриләр?-дип, чираттагы соравымны бирдем.
- Республикада шәхси куллардагы 7 147 автомобиль кыйммәтле санала. Кешеләрдә 30 миллион сум бәяләрдәге автомобильләр дә бар, - диде Марат Сафиуллин.

Физик затлар, уртача күрсәткечләрдә, 1276 сум – җир салымы, 1802 сум – милек салымы, 4896 сум транспорт салымы түли. Салымнарны электрон рәвештә дә түләргә мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading